поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.03.2010 Мәдәният

МӘХӘББӘТТӘ АҢЛАШУ

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Венера Ганиеваның иҗаты әнә шундый югары бәягә лаек. Мөгаллимлектә, “үзе ишеләрне һәм үзеннән дә уздыручыларны тәрбияләү”дә профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Җырчы исә, күпләр бәхетне гаилә, балалар белән бәйли, ә мин аны иҗатта таптым, дип аңлата.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында утыздан артык опера партияләре башкару, “Татарстан” радиосы фонотекасында сакланган ике йөзләп җыр – бусы аның бәхетле иҗатының саннарда чагылышы. Әмма аңа ирешер өчен үзеңне күпме чикләргә кирәклеген, авызың тулы кан булса да, елмаерга тырышуның нәрсә икәнен ул үзе генә белә. Иҗатташ дуслары аның хакында, хисчән, хәтта беркадәр дуамал, әгәр иҗатын чагылдырыр өчен яңа алым уйлап чыгарылса, ул, һичшиксез, аны башкарып чыгачак, диләр. Санкт-Петербургтагы Мария театрының баш режиссеры Алексей Степанюк исә: “Ул алдан ук оста иде, хәзер дә шулай калды”, – дигән бәя бирә.

 

Сәләт дигәнең һәрбер кешедә бар, аны күрә, юнәлеш бирергә генә кирәк. Бу җәһәттән Венера бәхетле. Чөнки сизгер күңелле әти-әнисе аңа вакытында юнәлеш бирә алган. Аннан соң музыка мәктәбе, “Саз” ансамбле, училище, консерватория. Ул әле дә Нәҗип Җиһановның сүзләрен, аның теләктәшлек күрсәтүен рәхмәт хисләре белән искә ала. Ә ректор ялгышмый, укучысы әле бишенче курста укыганда ук төп рольләрне башкара бит. “Кармен”да Микаэла, “Риголетто”да Джильда, “Травиата”да Виолетта – болар классик әсәрләрдән берничәсе генә. Милли әсәрләрдән исә “Алтынчәч” (Нәҗип Җиһанов), “Наемщик” (Салих Сәйдәшев), “Ерактагы кәккүк авазы” (Рәшит Кәлимуллин), “Башмагым” музыкаль әсәрләрендәге образларны ул йөрәге аша үткәреп тудырган.

 

Хәзер “Шагыйрь мәхәббәте” (Резеда Ахиярова, Ренат Харис) зур уңыш белән бара. Ә Венера Ганиева – әлеге операда инде ничә еллар алыштыргысыз Зәйтүнә. Бу җәһәттән аңа, җитәр инде, Венера, яшең дә бара, ул бит яшь кыз образы, дип төрттерүчеләр дә бар икән. Ә аның аларга җавабы әзер:

 

– Мин алмаш килгәнгә бары тик шатланам гына. Әмма алмашны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты түгел, бәлки консерватория әзерләргә тиеш дип саныйм. Чөнки бирегә авылдан башлангыч музыка белеме булмаган балалар килә. Аларга уку да беркадәр җиңелрәк формада оештырыла дияр идем. Ә Зәйтүнәне җырларлык кешеләр бар иде. Әйтик, консерватория карлыгачы Лилия Гобәйдуллина. Әмма ул хәзер чит илдә яши. Тагын шунысын да әйтим әле: миндә дә Зәйтүнәне башкарырдай бер шәкерт укый. Бәлкем аның белән бу партияне өйрәнә дә башларбыз. Исемен әлегә әйтмик, йә күз тидерербез.

 

Венера Ганиева әлеге рольгә алынгач та бик нык әзерләнә, бу Тукай әсәрләрен яңабаштан карап чыгу гына түгел, шул чор әдәбияты белән танышу, Г.Тукай музеена сәяхәт тә, белгечләр белән киңәшү дә.

 

– Шуннан күз алдына бик хыялый кыз килеп басты. Ул күбәләкләрне киптереп җыю, гербарийлар туплау белән мавыга. Менә шул бөтенләй башка дөньяда яши торган кыз Тукайга үлеп гашыйк була. Ул аның шигырьләрен, язмаларын газета-журналлардан кисеп алып җыеп бара. Сәхнәдә бик уйнарга яратсам да, үземне тыйнаграк тотарга тырыштым. Әмма сизгер тамашачы төрле чикләү, тыюларга каршы баш күтәргән хисләрне тоемлагандыр, мөгаен, – ди ул.

 

Җырчы фикеренчә, опера сәнгатенә мәхәббәтне тиз генә уятып булмый. Моны ул үз мисалында да дәлилли. Баксаң, кечкенә чагында опера ишетсә, радио яисә телевизорның тавышын тиз генә кысып куя торган булган икән. Аңа күнү, тора-бара ярату, аннан соң шул юлдан китү әлеге юнәлештә тәрбия булганда гына чынга аша дип исәпли җырчы. Ә моның өчен тәрбияне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк, зәвыклы тамашачыны шул яшьтән генә әзерләп була дигән фикердә ул. Әгәр без бу эшне үз иркенә куябыз икән, нәрсәгә ирешербез соң? Ә мисаллар күз алдында:

 

– Рәшит Кәлимуллин иҗат иткән бик үзенчәлекле рок-опера бар иде – “Ерактагы кәккүк авазы”. Ул берничә сезон гына барды. Чөнки тамашачы йөрми башлады. Монда башка опера, балетларны да мисалга китереп була. “Наемщик” та шундый ук язмышка дучар булды. Ник дигәндә, безнең милли операны аңларлык тамашачыбыз күп түгел. Ә күп нәрсә тамашачыдан тора. Хәзер “Башмагым” музыкаль драмасы әзерләнә башлады. Берникадәр яңартылачак та әле ул. Аны да заллар тулы булмау сәбәпле репертуардан төшеп калу язмышы көтмәсен иде инде.

 

Венера Ганиеваны тамашачы ярата. Опера сәнгате булсынмы ул, эстрадамы – һәр җирдә үз тамашачысы бар. “Туй күлмәге”, “Яратыгыз”, “Зинһар өчен, кермә төшләремә”, “Зәңгәр томан” кебек җырлары бик күпләрне әсир итте. Әмма ул тамашачы мәхәббәтен башкару осталыгы белән генә түгел, гадилеге белән дә яулагандыр, миңа калса. Менә шул гадилеге, кеше хәленә керә белүе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында студентлар белән уртак тел табарга да ярдәм итә. Ул алар белән профессор каланчасыннан түгел, әниләре кебек якын итеп сөйләшә. Студент аның янәшәсеннән болай гына узып китә алмый. Чөнки мөгаллимнәре һичшиксез туктатачак, хәлләрен белешәчәк, тулай торакта, тормышында берәр проблема юкмы дип кызыксыначак. Әмма уку мәсьәләсендә берәүгә дә ташлама юк. Биредә ул таләпчән, җитди. Ә укучысының берәр образга теше үтми икән, ул шунда ук сәхнәгә чыга, уйнап, җырлап та күрсәтә.

 

Опера белән янәшә эстрада сәнгатендә дә танылу – ул бик сирәкләргә генә тәти торган бәхет. Әмма монда да каршылыксыз булмый. Белгечләр дә, эстрада җырларына алынма, профессиональ үсешеңә комачаулар, формадан чыгарсың, дип кисәтә бит. Ә ул, сәләт бирелгән икән, чикләнеп калмаска, аны тулы куәтенә файдаланырга карар итә. Һәм ялгышмый да, җыр сәнгате аркасында тамашачысы тагын да арта гына.

 

Эстрадага яңалык та алып килә Венера Ганиева. Татарстанда беренчеләрдән булып фонограмма куллана башлый. Гастрольләргә җырның музыкасын аудиокассеталарда алып бару гадәтен кертә ул. Хәзер беренче концертлары­ның елар­лык мәлләрен елмаеп искә ала:

 

– Көйнең беренче аккордлары яңгырый гына башлый, залдан, син нәрсә магнитофон кычкыртасың, без тере тавыш тыңларга килдек, дип бер-бер артлы ризасызлык белдерә башлыйлар. Мин фонограммага кушылып үз тавышым белән җырлавымны исбатлар өчен микрофонны читкә алып куя торган идем. Аннан халык, бу, дөрестән дә, үзе җырлый икән, дип тынычлана, концерт та көйле генә дәвам итә иде.

 

Рус эстрадасы примадоннасы Алла Пугачева әңгәмәләрнең берсендә: “Мин нинди генә чорны кичермәдем. Әлбәттә, җырларның да төрлесе була иде. Әмма барысы да үтүчән, бары тик мәхәббәт кенә мәң­гелек дигән ышануга тугры калып, мәхәббәт турындагы җырларны гына җырладым”, – дип искәрткән иде. Венера Ганиева да шундый җырларны үз итә. Алай гына да түгел, аларның барысы да Камиленә генә багышланган икән әле.

 

Сәхнә мөнбәренә табан тәүге адымнарын гына атлаган җырчы “Татарстан” телерадиокомпаниясенең иң оста операторы Камил Фәйзрахмановны беренче күрүдә ошата. Аннан соң исә, үзе әйтүенчә, егетне күрер өчен, көн дә бер җыр өйрәнә. Үзенә җәлеп итәр өчен күзләренә сөрмәне дә мулдан тарта, ялтыравык буяуларын да кызганмый. Кызны сүзсез генә каршы ала торган егетнең теле ачыла берзаман. “Алай каты буяма инде”,– дип әйтеп куя. Концертларында Венера Ганиева хәзер дә еш кына “Синең белән мин бәхетле”, “Гомерләрне җыр итәек” кебек җырларны Камиленә багышлавын искәртә.

 

Яшьлегенең чәчәк аткан мәлендә концертлар белән Татарстанның һәр районында гына түгел, чит төбәкләрдә дә концертлар куеп йөргән Венера Ганиева хәзер дә кимен куймый. “Яшь артса да, йөрәк унсигездә икән әле”, – дип шаяртырга ярата ул. Халык аның яшь җырчылар – Илнар Ялалов, Мөнир Рахмаев һәм башкалар белән дуэт җырларын да яратып кабул итте. Озакламый ул тамашачысын юбилей турлары белән кинәндерәчәк. Җырчы юбилей дигән сүзне дә көлемсерәбрәк әйтә. Моңа аның үз карашы бар:

 

– Кеше нинди генә яшькә җитсә дә, туган көнен уфтанып түгел, ә күтәренке күңел белән, рәхәтләнеп каршы алсын иде. Яшьлек үтә инде ул, әмма хатирәләр, җырлар белән аңа кире кайтып була бит. Иң мөһиме, күңел халәтең белән яшьлектә калырга кирәк. Ә ике бишлегә килеп җитү – һич тә начар түгел. Бу түгәрәк отличница дигән сүз бит инде. Иҗатымда да, гаиләмдә дә мин бәхетле. Юбилей концерты тикмәгә генә “Мәхәббәттә аңлашу” дип аталмады. Мин ос­тазларыма, әти-әниемә, дусларыма, коллегаларыма һәм тамашачыма мәхәббәтемне белдерәчәкмен.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 58 | 30.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»