поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.09.2018 Хәвеф-хәтәр

Булган хәл: “Әни, бик тиз генә 400 сум сал миңа”

Мәрзиянең йокыга гына китеп барышы иде. Кинәт смс килгәнен хәбәр итеп телефоны чыңлап куйды. Бәрәкалла, сәгать төнге икене күрсәтә. Шулай соңлап кем яза икән, дип укырга кереште. Анда:”Мам, это мой другой номер, положи мне срочно 400 рублей”дигән сүзләр язылган иде.

Ике бала анасы Мәрзиянең йөрәге жу итеп китте. “Нәрсә булды икән? Кайсы улы язган соң моны? Тик бу вакытта  кайдан акча салып булыр икән?”, дигән сораулы  уйлар башыннан йөгереп  узды.
 
Нишләргә? Янында гырылдап яткан ире Идрисне уятып, хәлне аңлатыргамы?  Юк, кирәкми. Анардан, барыбер,  юньле сүз чыкмас. Беренчедән, нигә уяттың дип җикерәнәчәк. Икенчедән, алар инде зурлар, бу мәсьәләне үзләре дә хәл итәр, дип сүгәр. Шуңа Мәрзия тормыш иптәшенә бу хакта бөтенләй дә сөйләмәскә булды. Әкрен генә торды да, аяк очларына гына басып алгы яктагы йокы бүлмәсенә узды. Анда кече  улы -  Рәсиме изелеп йоклап ята  иде. “Димәк, хәбәрне ул язмаган. Улы  белән, Аллага шөкер,  барысы да тәртиптә”, дип бераз тынычланды хуҗабикә.
 
Аш бүлмәсенә чыгып бер стакан су эчте дә, янәдән җылы юрган  астына чумды. Урынына барып ятса да, теге сәер хәбәр  хатынга тынгылык бирмәде. “Мам, дигән бит, ярдәм сораган ич бала”, дигән уйлар һаман да Мәрзияне “каезлады”. Әллә Марска да  шалтыратып караргамы соң? Аның хәлен белергә кирәктер,мөгаен, дип уйлады ана... Юк, тукта, сабыр... әгәр дә йоклый торган булса? Бераз көтәргә кирәк... 
 
Шулай  икеләнгән арада тагын телефон чыңлап куйды. Шундый ук эчтәлекле хәбәр бу юлы Мәрзиягә түгел,  Идриснең телефонына килде. Тормыш иптәше  уянып:
-    Нәрсә бар анда?- дип сорады. Аннан тумбочкада яткан телефонын кулына алып күз йөртеп чыкты да:
-    Әнисе, сиңа язганнар. Улың акча салырга сорый, - диде тыныч кына. 
-    Мин дә ярты сәгать шундый ук  хәбәр алдым, -диде Мәрзия. 
-    Кайсысы  сорый? Олысымы, кечесеме? Салдыңмы?- дип кызыксынды ата кеше.
-    Рәсим өйдә, җиденче төшен күрә-күрә йоклый. Ә менә Марска төн уртасында шалтыратырга әллә ничек  уңайсызландым, - диде хатыны.
-    Вәт җүләр! Улыбызга ярдәм кирәк, ә син әле һаман  уйланып, уңайсызланып  ятасыңмы?! Тизрәк бул,   Рәсимне уятырга кирәк, - диде ир.  
 
  Алар шундук телефоннарын эләктереп  уллары янына атылды.Рәсим кулларына телефон тоткан әти-әнисен күреп, билгеле,  нык гаҗәпләнде. Тегеләр: “Абыеңа ярдәм кирәк, ахыры. Улым, шуны укып кара әле”, дип ипләп кенә аңлата  башлаганнар иде. Рәсим аларның әйтәсе  сүзләрен дә  тыңлап бетермичә: Ялган бу! Мондый хәбәрләрне укып та тормагыз. Барыгыз йоклагыз”, - дип бүлмәдән үк  куып чыгарды.
 
Тик ата-ана, барыбер, тынычланмады. Сәгать төнге  өч тулып килүгә карамастан, Марсның  телефон  номерен  җыйды. Аны да татлы йокысыннан уяттылар. Уллары йокылы-уяулы: “Мин әле йоклыйм, башыгызны юк-бар белән катырмагыз. Бар да  тәртиптә, -  диде дә трубкасын ташлады.
 
 Шул минутта Идрис белән Мәрзия аларның тынычлыгын урлаган, йокысын качырган гасыр могҗизасын  әллә кайларга  итеп  ташлардай булдылар. 
 
Зилә Мөдәррисова
 
Фото:https://pixabay.com
 
Чынанак: zamansulyshy.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»