поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.09.2018 Язмыш

8 каттан аска очканда Костя үлгән әтисен күрә...

Ерак юлга чыгарга кирәк булганлыктан, төпле машина йөртүче белештем. Урыс егете Константинны тәкъдим иттеләр. Икенче көнне иртүк ул мине подъезд төбендә көтеп тора иде инде. Бер күрүдә ошаттым мин аны. Үзенчәлекле елмаюы күңелгә үтеп кереп, аңа карата ышаныч тудырды.

Юл ерак иде. ә минем яңа танышым, 30 яшендә генә булса да, инде күпне күргән булып чыкты.
 
Мәктәпне тәмамлаган елны ук армиягә китә Константин. Тыныч кына хезмәт итеп кайтып бер атна үтүгә, төнлә каравылда торган әтисен бик каты кыйнап, эчендәге бөтен әгъзаларына зыян китереп үтереп чыгалар эшендә. Моны дәрәҗәле урында эшләүченең баласы оештыра. Банда кулга алына. Берничә кеше тиешле җәзасын ала.
 
Әнисенә, сеңлесенә, мәктәптә укучы энесенә булышу өчен Костя эшкә урнаша. Укырга ке­рү турында хы­ялланмый­ да инде ул. Олы яшьтәге таны­шы­ бе­лән буралар­ бурап сата башлыйлар. Шак­тый гына ярдәм була бу гаиләгә­.
 
Константинның хатыны — Яшел үзән кызы Наилә. Бик үзенчәлекле итеп таныштырган аларны Ходай. Бер дустына чылтыратырга кирәк булган Костяга. Биш тапкыр җыйган, гел бер кыз алган телефонны. Теге дусты бер номерны ялгыш язып биргән булып чыга. Өч ай телефон аша аралашалар яшьләр. Очрашкач, инде бер-берсенә гашыйк булуларын аңлыйлар. Шулай итеп, яңа бер гаилә барлыкка килә. Үкенмидер дип уйлыйм Наилә тормышын бу кеше белән бәйләп. Инде беренче кызлары Эвелина өченче сыйныфка бара икән. Кайгы да ишекләрен шакыган аларның. Алар Яшел үзәндә яши­ләр. Беркөнне Костя балконга чыгып, өстәге шкафтан кирәкле әйберне ал­ган­да, аягы белән тәрә­зә рамына басмакчы була. Әм­ма тәрә­зә рамы Костя бе­лән аска оча. Бу бит сигезенче каттан.
 
Могҗиза булып­, ул исән кала. Үзе сөйләве буенча, аска очканда ул әтисен күргән. Ул аның чәчләреннән эләктереп, йорт янында үсеп утыручы куаклыккка төшергән. Бу егетне җиргә нык бә­релү­дән саклаган. Гаиләсен, әнисен, туганнарын сөендереп, аякка баскан Константин. Сырхауха­нәдән чыгып, алты ай үтүгә, Мари Элдан килгән машина, каршы як полосасына кагыйдәне бозып чыгып, аңа килеп бәрелә. Машинаның йөртүчесенә берни дә булмый, ә менә Константинны авыр хәлдә сырхауханәгә озаталар. Бер кулына бик нык зыян килә аның. Ул үзе дөрес дәваламадылар дип уйлый, тартып-сузып, вакытны югалтканнар сыр­хауха­нәдә. Хәзер шул кулы бер­туктаусыз сызлый икән аның.
 
Константин районнардагы мәктәпләргә, балалар бакчаларына азык-төлек ташу белән шө­гыль­ләнә. һәр иртәне сәгать 4тә Казанда булырга тиеш ул. Яшел үзәннән иртәнге 3тә чыгып китә икән.
 
— Кайчан йоклыйсың соң син? — дип сорадым.
 
— Ә миңа берничә сәгать йоклау да җитә, — дип җавап бирде ул. — Балаларым нәрсә сорасалар шуны ала алам икән, бу минем өчен бәхет. Мин бер эштән дә чирканмыйм. Күп тә сорамыйм. Риза булып биргәнне алам.
 
Гаҗәпләндем, сокландым мин аңа. Бәхетле ана үстергән аны. Сөйләшү рәвешенә үк миһербанлылык чаткылары чыккан бу егет тиздән йорт сала башлый икән. Аның өчен җир кишәрлеге инде әзер. Тыныч нигез булсын иде ул. Кайгы беркайчан ишеген какмасын ул йортның.
 
Константин белән аралашу кешеләргә карата ышанычны арттыра. Аның хатыны белән шулкадәр итагатьле мөнәсәбәте, үзе турында уйламыйча, балалары өчен яшәве сок­ландыра.
 
Әгәр берәрсе белән кү­ңелсез хәл килеп чыкса, ул беренче булып ярдәм итә­чәк. Мин моңа ышанам.
 
Әнисен тыңлады Нияз ГАТАУЛЛИН. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.09.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»