поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
16.09.2018 Дин

Казан мәчетләрендә мохтаҗларга кием-салым һәм азык-төлек җыялар (ИСЕМЛЕК)

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чираттагы социаль проектын гамәлгә ашыра башлый. Бу хакта dumrt.ru порталы хәбәр итә. Проект мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү буенча «Приют» пункты өчен Казан мәчетләрендә кием-салым, азык-төлек, савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар җыюны күз уңында тота. Бүген җомга вәгазьләрендә башкала имамнары мәхәлләләр халкына бу хакта игълан ясады.

Олылар һәм балалар өчен кием-салым, озак бозылмый торган азык-төлек (тоз, шикәр, ярмалар, консервалар һ.б.лар), савыт-саба, уенчыклар, көнкүреш химиясе товарлары башкаланың түбәндәге мәчетләрендә кабул ителәчәк:
 
Кабан арты мәчете (Һ.Такташ урамы, 26)

Гаилә (Җ.Фәйзи урамы, 2)

Ярдәм (Серов урамы, 4а)

Нур-әл-Ислам (М.Бигиев урамы, 36/56)

Казан Нуры (Ф.Әмирхан урамы, 3, корп.2)

Фатиха (Кадышево бистәсе, Р.Зорге урамы, 2а)

Өмет (Борисоглебский бистәсе, Мәктәп урамы, 4а)

Салихҗан (Бестужев урамы, 66а).
 
Моннан тыш, кирәк-яракларны тәүлек әйләнәсе эшли торган «Приют» ярдәм пунктына да (Б.Шаһиди урамы, 26нчы йорт) китерергә мөмкин.  Белешмә өчен телефон: 8(843) 216-44-01.
 
«Приют» мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү пункты «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация» үзәге тарафыннан оештырылды. Биредә хәерче һәм йортсыз-җирсез калган кешеләр өчен бушлай кайнар аш белән туклану, аларны кием-салым белән тәэмин итү каралган, шулай ук куну һәм юыну өчен шартлар булдырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнашу, югалган документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Ярдәм аз керемле гаиләләргә, наркомания һәм алкоголизм чирләреннән интегүчеләргә дә күрсәтелә. Шуны да билгеләп узарга кирәк: ТР мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларны корбанлыклар белән тәэмин итеп тә әлеге социаль проектны тормышка ашыруга үз өлешен кертә.

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.09.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы