поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2018 Мәдәният

Самараның Волгарь бистәсендә Халыклар дуслыгы көне булып үтте

Халыклар дуслыгы көнен һәм Шәһәр көнен очраклы рәвештә бергә куймаганнар, әлбәттә. Безнең авыл һәм шәһәрләребездә дуслыкта, татулыкта 157 милләт вәкилләре яши. Ә мондый бәйрәмнәр халыклар бердәмлеген ныгытуга булыша.

Бәйрәмгә җыелган халыкны котлаганда Дмитрий Азаров: “Безнең илдә төрле милләт кешеләре дуслыкта яши. Алар бергәләшеп дошманнарга каршы да көрәшкәннәр, шәһәр һәм авылларыбызны да торгызганнар, илдәге эре төзелешләрдә дә бергәләшеп эшләгәннәр”, - дип ассызыклады.
 
Сүз ахырында Дмитрий Азаров бер төркем милли активистларны, артистларны котлады. Араларында Сызран мил¬ли-мәдәни автономиясе әгъ¬засы, Сызран районының Үзәк китапханәсе хезмәткәре Зөбәр¬җәт Бибикова да бар иде. Ул 22 ел буе җирле милли-мәдәни оешманың иҗат коллективында сәнгать  җитәкчесе булып эшли.
 
- Нәрсәдән башландымы? Бөтен хикмәт шунда - без үзебезнең татар җыр-биюләрен яратабыз, ә шә¬һәребездә тере татар музыкасын ишетергә тилмереп яшибез. Шулай итеп, оешма булдырдык та милли гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны халкыбызга кайтара башладык. Шушы вакыт эчендә ансамблебезгә килүчеләр дә, китүчеләр дә күп булды, ләкин ансамбль яши. Үткән елны “Сызран әбиләре” ансамбле барлыкка килде. Такмакларыбызны халык бик яратып тыңлый. Безнең тирәдә татар мәдәнияте белән кызыксынучы балалар да байтак. Беркемне дә читкә типмибез, һәркем өчен эш табыла, - дип сөйләде Зөбәрҗәт ханым “Бердәмлек” корреспондентына.
 
...Азаров сөйләгән 157 мил¬ләт халыклары менә алар - барысы да шушы мәйданчыкта җыелган бүген. Чувашларның “Улах” милли-мәдәни автономиясе мәйданчыгында күргәзмәгә куелган чуваш күлмәкләре, милли чигешләр, китаплар һәм савыт-саба арысында балалайка тотып утыручы олы яшьтәге апа игътибарымны җәлеп итте: “Апа, сез кем буласыз? Бик матур итеп көй чыгара да беләсез икән әле”...
 
- Мин Марфа Петровна Цыганцова булам. Аллаһы теләсә, 16 ноябрьдә 90 яшемне тутырачакмын. Мин Исаклы районының Самсоновка авылында туып-үстем. Мәктәп елларым сугыш вакытына туры килде. Җиденче сыйныфта укыганда көне-төне кырда эшләгәнемне хәтерлим. Печән дә чаптык, башак та җыйдык, көлтә дә бәйләдек. Ә колхоз атларын суеп, итен фронтка озаткач, кырга йорттагы сыерларыбызны җигеп чыга башладык.  Аннары мине Куйбышевның һөнәр училищесына алдылар. Шулай итеп 1956 елдан бирле шәһәрдә яшәп, заводта эшләдем. 
Минем әни дә, үзем дә кечкенәдән музыкага хирыс идек. Нәтиҗәдә балаларымның икесе Куйбышев мәдәният инс¬титутын, берсе педагогия институтының физкультура факультетын тәмамладылар. Сайлап алган һөнәрләрен бик яраталар. Өебездә балалайка, гармун, пианино, мандолина тавышы беркайчан да тынмады. Минем кызым Людмила Павлова бүген чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе булып эшли, мине дә ияртеп йөри. Халык ара¬сында картаерга күңеллерәк бит ул, - дип балалайкасында уйнавын дәвам итте.
 
Марфа апага каршы мил¬ләт¬тәшләребез - Неф¬тегорскиның “Дуслык” ансамбле әгъзалары урын алган. Ан¬самбльнең актив әгъзасы Фәния Хисмәтуллина да кыскача гына оешманың эш¬чән¬леге турында сөйләп үтте:
- Валерий Штейнер җитәк¬челегендәге ансамблебез Неф¬тегорски шәһәренең Неф¬тяниклар мәдәният сарае уздырган чараларда актив катнаша. Быел кышын аның 20 еллык юбилеен зурлап уздырган идек. Мәдәният йорты җитәкчелеге безнең ан¬самблебезгә милли киемнәр тегәргә дә, башка чараларны уздырырга да акча табып тора. Самарадагы өлкә Сабан туйларында зур концертлар белән чыгыш ясыйбыз. Кызганычка, ансамблебезнең олы буын артистлары берәм-берәм сәхнәдән төшәләр, ә яшьләребез әлегә күп түгел - ансамблебез ветераннарының оныклары Алинә Стерликова, Аделина һәм Альбина Зариповалар гына татар биюләрен өйрәнеп киләләр. Шәһәребездә мәчет булса, аның каршында татар теле, гарәп графикасы дәресләре оештырылса, бәлки милли рух балаларыбыз күңеленә  тирәнрәк сеңәр иде? 
 
Әлбәттә, сеңәр. Ләкин мо¬ның өчен милли оешмаларның зур эше кирәк. Мисал өчен, бү¬генге чарага килгән Сызран шәһәренең милли-мәдәни ав¬тономиясе рәисе Ринад Шә¬рәфетдиновны һәм ислам дине нигезләрен укытучы Галиулла ага Габ¬д¬рәшитовны китерергә була.  Аларның оешмасы Сызранда татар теле дәресләрен укыту өчен президент гранты откан һәм шушы көннәрдә татар классы ачып җибәрү өчен дәреслекләр, компьютерлар, интерактив такталар сатып алу белән шөгыльләнә. 70ләп кеше кичке мәктәпкә язылган да инде. Группаларда балалар да, әби-бабайлар да, урта яшьтәге эшкуарлар да, хәтта руслар да бар икән. Галиулла аганың гарәп графикасы дәресләренә дә шул хәтле үк кеше йөри. Оешманың үз сайты да бар, анда Светлана Лаврентьева җиң сызганып бөтен яңалыкларны язып бара. Оешманың эше турында укып белгән сызранлылар җылы өйләреннән чыгып, оешма эшенә килеп кушылалар...
 
Әйе, халыкны берләштерү өчен җыр һәм бию коллективлары да кирәк. Ә менә оешкач, татар милли оешмасының икенче кичектергесез адымы - татар теле дәресләре булдыру, дигән уйларга батып барганда каршымда үзбәк күлмәге кигән урта яшьләрдәге хатын пәйда булды.
- Пути Балтуева мин. 25 ел элек Үзбәкстаннан Самарага күчеп килдек. Балаларыбыз да биредә үстеләр. Төпчек кызым Тәхминә укуын тәмамлап, банкта эшли башлады инде, - дип зәһәр үзбәк  акценты белән сөйләп китте ул. Тәхминә дә мине күреп елмайды һәм саф рус телендә: “Здрасьте”, - диде. Чәчләрен сары төскә буяган бу кыз бер дә үзбәккә охшамаган иде. Кызганычка, аның туган телен белү-белмәве белән кызыксынмадым. 
 
- Ә үзем ничек базарда сата башлаган идем, әле дә шунда, дип дәвам итә ана. Самара безгә бик ошады, беркая да китәргә җыенмыйбыз. Руслар, татарлар арасында да дусларыбыз күп. Кунакка йөрешкәндә мин - пылау, татарлар - бәлеш, ә руслар балык расстегае һәм щи белән каршы алалар. Ә туган илебезне сагынганда шушы оешмабызга киләбез. Биредә олылар өчен дә, балаларыбыз өчен дә кызыклы милли чаралар, бәйрәмнәр уздырылып тора. Халыклар дуслыгы йорты бик зур һәм файдалы эш башкара...
 
Әйе, бүген шушы эшнең нәтиҗәләрен күрәбез менә.  Волгарь бистәсенең София мәйданында һәркемгә дә эш табыла. Әнә “Самара өлкәсенең башкорт Корылтае” оешмасы янында “Ләйсән” бию ансамбленең нәни төркеме бар көченә “Бөрлегән, бөрлегән!” дип кычкырып җырлый. Аларны ишетеп, Дмитрий Азаров та яннарына килеп басты һәм беравык тыңлап торды. Аннары ул татарларның мәйданчыгына сугылды һәм Талип хәзрәт Яруллин, Вазыйх Мөхәммәтшин, Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горлановлар белән фотога төште. Башка мәйданчыкларда да өлкә башлыгына төрле милләт халыкларының мәдәнияте,  музыка инструментлары, ашамлыклары, кул эшләре турында сөйләделәр. 
 
Балалар мәйданчыгында бигрәк тә җанлы - балалар батутларда сикерәләр, аттракционнарда катнашалар, “Кояш балалары” мәдәни үзәге куйган спектакльләр карыйлар, мастер-классларда һәм милли уеннарда эшкә өйрәнәләр. Ә спорт ярышларында Шенталы районы, Денис авылының җиңелмәс спортчысы Рөстәм Нуретдинов татарларның спорт¬ка да хирыс булуын күр¬сәтә...
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Автор фотосурәте.
 
 
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 15.09.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»