поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.03.2010 Язмыш

КУЛАСА

Миндә аңа карата туган беренче тәэсир җирәнү булгандыр. 45-50 яшьләрдәге, үз яшенә бик матур сакланган Фирдәүсә апа белән бер мәҗлестә утырдык. Матур озын чәчле, үзенә тартып торган ачык зәңгәрсу күзле, әле артык күзгә ташланмаган, әмма үзенә күрә бер шарм өстәүче җыерчыклары – бөтенесе дә килешле иде әлеге апаның. Ә менә җирәнү хисе аның мәҗлескә 35 яшьләр тирәсендәге ир-егет белән килүе, өендә параличланган ире калуын белгәч туды. Әмма…

– Син беркатлы балага охшагансың, – дип килеп сүз каткач, мин бөтенләй югалып калдым. Минем ничә катлы булуымда сезнең ни эшегез бар, авыру ирегез турында уйлар идегез, янәсе. – Мин син уйлаганча себерке хатын түгел. Бары тик үз бәхетемнең тәмен татырга минем дә вакытым җиткәндер дип уйлыйм. Ә ирем… Сөйлимме соң инде, юкмы язмышымны?

 

– Ирем Рәфит белән 21 яшьтә кавыштык. Мин университетның татар теле бүлеген, ул төзүчеләр институтын тәмамлаган идек. Миңа калса, бик яратышып өйләнештек инде. Кода-кодагые күрше районнан гына икәнен белгәч, әнкәй бераз сораштырган булып чыкты. «Атасы бер итәк калдырмый торганнардан икән», – дип бик ачынып әйтте. Әй, ул чакта теләсә нәрсә әйтсеннәр – барыбер колакка керми ич инде ул. Алма агачыннан ерак төшмәс дип уйлап та карамадым. Мин мәктәптә, ул бер төзелеш фирмасында эшли башладык. Казанда тулай торакта бүлмә алдык.

 

Барысы да мин корсакка узгач башланды бугай, хәер, бәлки, алданрак та булгандыр. Таудай корсагым белән уртак аш бүлмәсендә аш туртасы җыеп тора идем – күрше Таня түти касыгыма төртте: «Син күрмисеңме, әллә сездә – татарларда ирнең типтерүенә түзү каралганмы?» Ни сөйлисең син, дип елый башлаган идем, йә-йә маңка агызма, бераз үз-үзеңне тәртипкә китер, бизән-ясан, кәнтәйлән, дип өйрәтә башлады. Нинди кәнтәйләнү – корсагым үземнән алда йөрсен дә, битеңне тимгел-тимгел кара тут бассын да, кешенең хушбуй исеннән дә укшыта башласын да… Йа Хода!..

 

Маңка гына кызый булсам да ул чакта ушлы булганмын – балама зыян китерә күрмим дип, тынычландым. Имеш, минем Рәфит матур булгач, юри сүз кертмәкче булалар арага, ышанмыйм. Шөкер, бала тапканчы башка «касыкка төртүче» булмады. Ләйсәнгә ике ай идеме икән – ишекне киенгән-бизәнгән бер хатын шакыды. Рәфитнең кырыну җайланмаларын кулыма тоттырды да, «миңа башка килеп йөрисе булмасын, все кончено», дип чыгып та китте. Мин ни «ә», ни «җә»сез басып калдым. Сөтем бетте. Рәфитне елый-елый шешенеп беткән күзләр белән каршыладым. Мин бит инде үземчә акланыр, һич югы гафу сорар, башка андый нәрсә булмас, дип тезләнүен көтәм. Ул, авызыннан аракы исе аңкытып: «Син, дивана, бүген генә белдеңмени әле. Нәрсә, синең асылынып төшкән корсагыңны, сыр-сыр майларыңны кочаклап ятар дип уйлаган идеңмени?» – дип тыныч кына йокы бүлмәсенә кереп китте, бер биш минут уздымы икән, гырлап йоклап та киткән иде. Аннан соң да бик күп күрсәтте – әмма шул беренче «аңлашу» төне гомергә хәтергә сеңде. Мине яңа гына бала тапкан хатыннар аңлар – андый вакытта күңел, ай-яй, нечкә була икән…

 

– Бүгенге акылым булса, әлбәттә, гомерлеккә араны өзәр идем дә тормышымны яңадан башлар идем, – дип сүзен дәвам итә Фирдәүсә ханым. – Ә ул вакытта... Кая ул, баланы алып авылга кайтуым булды, үз әнием куып чыгарды. Янәсе, сине беркем дә көчләп кияүгә бирмәде, төшкән җирең таш булсын… Ә минем күңел ташка әйләнгән иде. Бер атна булса да яшәт яныңда, бик кыен бит, дип башлаган сүземне әни тагын да кырысрак бүлде: «Авылдашлар янында рисвай итмәкче буласыңмы?!»

 

Менә бүген уйлап куям да – синең балаңа кыен булганда, нинди авылдашлар ул? Йа Хода, нинди мескен татар хатыннары – ирең сине мыскыл итеп, яшәгәндә түшең белән җир себер инде. Мин дә кире Рәфит янына кайтып утырдым. Кая барыйм – балама ике ай. Үз-үземә, «түз», дидем. Бала аяклансын, янәсе. Яшермим, күңелдә Рәфит, акылга килер дигән өметем дә бар иде. Баланы да ятим итәсем килмәде, үземнең дә хисләр, бәлки, суынып бетмәгәндер. Ул исә азды. Шул азуы белән бер кочак чир җыйды, хастаханәләрдә ятып чыкты. Әмма дәртен ул гына басмагандыр – хатын-кызларының исемлеге артканнан-артты. Ләйсән исә чирләшкәрәк булып үсте. Бронхиты бетми җанга тиде. Аның белән табибтан табибка йөреп минем Рәфит өчен борчылырлык нервларым да тузды. Рәфит үзе безнең гаилә өчен акча кызганмады – диңгезләргә дә, шифаханәләргә дә йөртеп кенә торды. Акчаны да начар эшләмәде. Безнең үзебезчә хәзер модада булган фиктив гаилә булгандыр инде. Миңа карата аның бернинди кызыксынуы калмаган иде, мин дә аннан ир назы өмет итмәдем. Еллар узу белән мин үземне җенесе булмаган бер бүкән итеп хис итә башлаган идем инде. Юк, үземне кызгандырырга теләп әйтүем түгел. Чын менә, ул вакытта бар теләгем – баланы кеше итү, аякка бастыру иде.

 

Хәер, тагын бер мәртәбә сумка тутырып өйдән чыгып киткәнмен икән әле. Ләйсәнгә биш-алты яшьләр булдымы икән – шифаханәдән кайтып кердек. Ул вакытта өч бүлмәле, заманына күрә «шик» ремонт ясалган уртак фатирга. Ишекне ачып уздык. Рәфит өйдә юк, бер хатын-кыз кухняда кофе эчеп утыра. «Мин аның сөяркәсе», – диде ул сүзне озакка сузмый. Бергә яшәгәннәр. Чыгып киттем. Аерылышабыз, дип торганда каенанам килде. Каенана буларак түгел, хатын-кыз буларак: «Мин дә гомерем буе түшемә җыйдым. Җиңел булмады. Аның урынына менә хәзер балаларым, гаиләм бар. Түз, ялгызларга соңыннан кыенрак», – диде. Рәфит тә, Ләйсәнсез тора алмыйм, дигәч, утырдым.

 

Ләйсән үсә-үсә, Рәфит тагын берне алып кайтыйк дия башлады. Кая анда икенче бала, кая ул шул чирканчык белән бер түшәккә яту! Күз карашымнан аңлады үзе, башка ул темага сүз катмады. Ә мин Ләйсән үскән саен безнең «скелет гаилә»гә үзем беректем – баланы кеше итәсе, пар гаиләдә үскән кыз дип кияүгә бирәсе бар! Ә әтисез бала ул бала түгел, ул гарип кеше дигән сүз. Әтиле бала исә горур, карашы туры…

 

Акчага кытлык кичермәсә дә, Ләйсән әтисен хөрмәт итмәде. Үсә-үсә безнең икебезнең ике бүлмәдә яшәүне дә аңлады бит инде. Институтны тәмамлады, әйбәт кенә бер егет белән йөри башлады, аннан матур итеп, минем хыялымдагыча итеп кияүгә бирдек. Үз әнием кебек әүвәл кияүнең гаиләсен белештем – шөкер, «гулящийлар» юк, бик үрнәк гаилә. Аллага мең шөкер, уңды балам.

 

Рәфитнең авыруы көтелмәгәндә килде дип әйтә алмыйм. Ул болай да шактый таптады хастаханә юлын. Ә беркөн иртән юыну бүлмәсеннән чалшайган бит белән килеп чыккач, миңа гаепләүләр белән ташланды: «Каргадыңмы мине, ала карга?! Мине кешелектән чыгарырга маташасыңмы?» Мин инде аннан андый гына сүз ишетмәгәнмени, сүгенеп торганчы тизрәк хастаханәгә бар, дидем. Аның хәле китә башлады. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакырдым, хастаханәгә урнаштырдым. Аннан инде ул инвалидлык алып чыкты – ярты гәүдәсе хәрәкәтләнә алмый иде. 47 яшендә ул өйгә бикләнде. Билләһи, каргамадым мин аны – бик авыр чакларымда Ходайдан: «Кодрәтләрең чиксез, рәнҗемәскә куәт бир», – дип сорый идем. Әмма кеше яше җирдә ятамыни…

 

47 яшемә кадәр тулы эш көне эшләп карамаган килеш эш эзләп чаптым — Рәфитне ничә еллар эшләгән оешмасы шундук онытты. Соңгы елларда «постоянная»га әйләнгән сөяркәсе килеп ишек төбендә трусикларын калдырып китте. Мин тырышлыгым белән бер ресторанның өлкән администраторына әйләндем, элек ничек үткәрергә белмәгән көннәрем-төннәрем яшен тизлеге белән очалар да очалар иде.

 

Монда парлап килгән Ленар белән бер ел элек таныштык. Бик яшь күренсә дә, ул да кырыкка якынлаша инде. Ленар мунча пиннегенә әйләнгән Фирдәүсәдән роза чәчәге ясаган кеше инде. Мин бит корыган ботак, җансыз ташкурчак идем. Түгәсе күз яшьләре кипкән, ир кешедән нинди дә булса җылы сүз ишетеп буласын күз алдына да китермәгән, үзенең хатын-кыз икәнен оныткан кеше. Мин бу җирдә бары тик ана булдым. Ленар үзенең симпатиясен белдерә башлагач, мин хәтта югалып калдым – нишли бу бәндә заты? Чәчәкләр, җитәкләшеп Казансу буенда йөрүләр, йөрәк рәсеме төшкән җыен юк-бар… Хәер, алгарак киттем. Мин бит Ленарны беренче чәчәк күтәреп килүеннән үк кире бордым — монда театр түгел һәм мин анда төп рольне уйнамыйм. Ул, минем кызым янына барып, хәлне аңлаткан. Ләйсән кистереп әйтте: «Синең бәхеткә тулы хакың бар. Гомере буе типтергән әтигә син бер нәрсә дә тиеш түгел. Җиңүчеләр азактан елмая, диләрме әле?» Һәм мин ачылдым. Мин 47 яшемдә хатын-кыз булдым – ир терәген, ир назын, ир ышанычын да шушы яшемдә генә татып белдем. Рәфит тә әлеге яңалыктан читтә калмады. 26 ел көткән гафуны да сорады, «матур итеп гомерне яшәп бетерик», диде. Әй шул көнне телем кычытты – теге вакытта, мин биләүсәдәге баламны кочаклап әрнүгә түзә алмый елаган төндәгечә, үз хәнҗәре белән үзенә кадап, син инвалидны кочаклап ятар дип уйлаган идеңме дип әйтергә! Әйтмәдем, аңа булган ачу тоныкланган, җанда битарафлык кына хөкем сөрә иде.

 

Ленар белән чит илгә барып кайттык. Казанда аның фатирында очрашабыз. Өйләнешү турында берничә кат сүз кузгатты – минем андый адымга ук барасым килми. Бәлки, бу әкият озакламый бетәр, ә аның паспорты пычранып калыр. Мин хәзер киләчәккә карамыйм, бүгенге көн белән яшим. Рәфитне дә дәүләт йортына озатырга яхшысынмыйм — сиделка алдым, матди ягын үзем кайгыртам.

 

– Бу тарихны миңа ник сөйләдегез соң, – дим Фирдәүсә апага, инде икенче күзлектән карап.

 

– Сине бит яза торган кеше диделәр. Яз, гыйбрәт булыр. Дөнья ул куласа, сеңлем, бер әйләнә, бер баса. Бәлки гомерләре буе менә шулай гайрәтле булырмын, дөнья минем тирәдә әйләнәчәк дип йөргән ирләр укыр. Әйләнми, бәгырь кисәгем, әйләнми. Менә безнең Рәфит белән язмышны кара син – акчага кытлык кичермәдек, кайгы-хәсрәт күрмәдек. Чит хатыннар белән чуалмаса, бүген тагын да күбрәк балалар үстереп, оныклар сөеп, чит илдән чит илгә ял итеп кенә йөрер идек. Кемгә кыен булыр иде? Мин аңа үч итим, гомере буе йөргәннәренең әҗерен кайтарыйм дип сөяркә тапмадым бит – миңа Ходай Тәгалә мәхәббәт бирде. Менә шуннан аңла инде – бәхетме ул, әллә кайчандыр бер-беребезгә тугры булабыз дип корган никахны саклый алмаган өчен җи-бәрелгән бәхетсезлекме?

 

Ленар мәҗлес беткәнче бер генә минутка да Фирдәүсә апаны игътибарсыз калдырмады – әле иңеннән коча, әле иелеп колагына нидер пышылдый, әле борын очыннан үбеп ала. Фирдәүсә апа тыйнак кына елмая, ә күз алмасыннан бер кочак наз коела...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»