• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

13.09.2018 Криминал

Бөгелмә эшмәкәренә карата ачылган җинаять эшен прокуратура кире какты

Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренә карата җинаять эше ачу турындагы карарны Татарстан Республикасы Прокуратурасы кире какты. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы фикеренчә, Тикшерү комитетының җинаять эше ачу турындагы карары законлы түгел һәм гамәлдән чыгарылырга тиеш, дип яза агентлык.
 
12 сентябрь иртәсендә битлекләр кигән һәм коралланган ике карак Бөгелмәдә танылган эшмәкәр Евгений Деданин йортына басып кергән. Ирне, аның хатынын һәм аларда кунакта булган дустын бәйләгәннәр. Деданин һәм аның дусты котыла алган. Ир-атлар арасында чыккан сугыш вакытында, эшмәкәр пычак алган һәм җинаятьчеләргә берничә мәртәбә кадаган. Алган яралардан караклар вафат булган.
 
Тикшерү җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклаган – алар Самара өлкәсендә яшәүче Иван Нетроголов һәм Владислав Колоярцев. Моннан тыш, каракларның өчәү булуы да ачыкланган – аларның берсе качып котылган, ләкин бераз вакыттан соң кулга алынган.
 
Әлеге факт буенча Евгений Деданинга карата “Саклануның тиешле чикләрен узып үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Шул ук вакытта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Деданиннар гаиләсенә һөҗүм итү буенча, “Талау” маддәсе нигезендә дә җинаять эше ачкан.
 
Татарстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, РФ Җинаять кодексының 37 маддәсенең беренче бүлеге нигезендә, берничә очракта көч куллану җинаять булып саналмый. Саклану кирәк булган вакытта, сакланучының яки башка кешеләрнең шәхесен һәм хокукларын, җәмгыятьнең яки дәүләтнең закон белән якланган мәнфәгатьләрен куркыныч җинаятьчедән яки башка заттан яклаганда, әгәр бу җинаять көчләү булса, сакланучы яки башка затның гомеренә куркыныч тудырса, җинаятьчегә зыян салу, җинаять булмый.
 
Сакланучының яки башка затның гомеренә куркыныч тудыручы, көч кулланылган җәмгыятькә куркыныч җинаять, аны кылган вакытта сакланучының яки башка затның гомерен зур куркыныч астына куйган гамәл булып санала. Сакланучының яки башка затның гомерен куркыныч астына куеп, корал куллану яки корал урынына кулланган предметлар - мондый җинаятьне раслый.
 
“Шулай итеп, Бөгелмә эшмәкәре тиешле саклану чараларын кулланган. Аның саклануның тиешле чикләрен узу турындагы тикшерү нәтиҗәләре объектив мәгълүматлар белән дәлилләнмәгән”, - дип әйтте “Татар-информ”га Руслан Галиев.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.09.2018
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте