|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2018 Фаҗига
Ике коралланган җинаятьчене үтергән татарстанлы суд каршына басачак12 сентябрьдә Бөгелмәдә коралланып өен басарга кергән каракларны үтергән өчен йорт хуҗасы Евгений Деданин суд каршына басарга мөмкин. Бу хакта «Вести КАМАЗа» яза. Алдан хәбәр итүебезчә, алган яралардан ике кеше һәлак булып, өченчесе качып китә. Аны соңрак тоткарлыйлар. Үтерелгән каракларның берсе Самара өлкәсеннән 38 яшьлек Иван Нетроголов, икенчесе - 29 яшьлек Владислав Колоярцев булуы билгеле.
Йорт хуҗасы 41 яшьлек Евгений Деданин исә саклану чараларын арттырып куллануда гаепләнә. Хәзерге вакытта суд-медицина, суд-генетик, суд-баллистик, суд-трасологик һәм суд-психиатрик экспертизалар үткәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|