поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.09.2018 Җәмгыять

“Теге” дөньядан... хәбәрләр

Беркөнне шулай танышым шалтыратты. «Акылдан язам бугай мин. Теге дөнья дигәннәренә ышанмас җиреңнән ышанырсың», – ди бу. Аннары тавышын киметә төшеп, пышылдауга күчеп: «Телефоныма «теге»ннән хәбәрләр килә башлады бит», – дип өстәде.

Сизеп торам: үзе дә шактый курыккан, минем дә тынычлыгымны алды. Коты ботына төшкән дияр идем, телефон аша гына аралаштык. Шулай да тавышының калтыранып чыгуыннан хәленең шактый мөшкел булуын чамалау кыен булмады. Ничек инде дустыңны кыен хәлдә ялгызын калдырасың. Күчтәнәчләр алдым да, киттем моның өенә. Ул да мине көтеп торган диярсең, өстемне салып, түргә узуымны да көтмәстән, сүз башлады.

– Яз башында бер хезмәткәребез юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булган иде. «Яшь кеше бит, вакытсыз өзелгән чәчәк кебек гомер», дип бик кайгырыштык. Югалту һәрчак авыр була. Дусларны, көн дә аралашкан хезмәткәрләрне югалту, бигрәк тә. Мин дә тиз генә аңыма килә алмадым. Ләкин бер кырык көннәр үткәч, телефонымда аның номеры кабаттан пәйда булмасынмы?! Югыйсә, аны телефонымнан сызган идем инде. Ни уйларга да белмәдем, смс-калар килә башлагач, төн йокыларым качты. Җитмәсә, ул хәбәр хәрефләр белән түгел, серле саннарда ниндидер шифрлар астына яшеренеп килә.

Шунда кайсыдыр бер гәзиттә мәкалә укыганым исемә төште. Анда вафат булган әтиләре, ятим калган гаиләсенә ярдәм итәргә теләп, телефоннан саннар әйткән һәм нәкъ шул санлы лотерея билетына машина откан, имеш. Дөньяда ни булмас диген. Миңа алай машина ота торган билет номерын әйтерләр дип уйламыйм. Шулай да куркыта. Синең фани дөньядагы соңгы көнеңне хәбәр итсә, нишләрсең. Җавап язарга да батырчылык итмим. Кул бармый. Ә бит беләсең, мин курка торганнардан түгел. Эчке эшләрдә эшлим. Хәтта Чечен Республикасында командировкада булып, медаль алып кайттым. Ә монда смскадан куркып тор инде. Кызык икән ул курку. Балачакта җепшек көнне Кар бабай ясый идек бит, тәгәрәткән саен, кар күбрәк ябыша да зурая. Монда да шулай. Курыккан саен, ныграк куркасың икән ул, – дип сөйләде танышым.
 
– Әйдә, җүләрләнеп утырма, менә мин барында шалтыратып кара ул номерга! – дидем, исем китмәгән кыяфәт чыгарырга тырышып.
Башта, юк-юк, дип киреләнеп маташкан иде дә, аннары бөтен батырлыгын йодрыгына туплап, таныш номерны җыйды. Бик озак шалтыраганнан соң гына алдылар. Трубканың теге башында җавап ишетелгәнче ничә үлеп ничә терелгәнен үзе генә белгәндер. Йөзе – кып-кызыл комач, аннары кәфен төсенә керде. Өмете өзелгән иде инде. Аллага шөкер, алдылар. Ләкин дәшмиләр. Тез буыннарыма кадәр калтырый башлады.
 
Ярый әле, безне бу дөньяга кире кайтарып, туктый язган йөрәкләребезнең тибешен җайга салып, телефоннан ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелде. Бу теге үлгән ирнең тол калган хатыны иде. Сөйләшә торгач, шул аңлашылды: смскаларны мәрхүмнең өч яшьлек кызы җибәргән икән. Яза белми, телефондагы саннарга уйнап кына баскан булган.
 
Хәер, мин моның азагы шулайрак буласын чамалаган идем инде. Бу хакта хәбәр итү белән берәр бала шаяртадыр дип уйлаган идем. Менә шулай, «ике дөнья бер кәнди», дия иде минем әби. «Курыкканга куш, койрыгы белән биш», дип тә өсти иде аннары...
 
Йолдыз Шәрапова.

---
Өмет
№ --- | 12.09.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»