|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2018 Экология
Татарстанда кырау төшүе көтеләРеспубликада кырау төшүе көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 11 сентябрьдан 12сенә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, кырау аркасында авыл хуҗалыгы культураларына зыян килү куркынычы арта. Аларны саклап калу өчен тиешле чаралар күрергә һәм капларга киңәш ителә.
--- |
Иң күп укылган
|