|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2010 Шоу-бизнес
ЗИННУР DVD ЧЫГАРДЫЗиннур дисәң дә килешә аңа, Зөлфәт дисәң дә килешә. Гомумән, аңа барысы да килешә. Былтыр Зиннур Казан тамашачыларына беренче концертын тәкъдим иткән иде. Ике атна элек шушы концертның язмасы дөнья күрде. Программа нигездә шансон җырлардан тора. Концертта Зиннурның сабакташы Алия Исрафилова да җырлый. Айгөл Бариева белән башкарган дуэтны да күрергә, ишетергә була бу дискта. Зиннурны котлап сәхнәгә күтәрелгән дусты, эшмәкәр Алмаз Хәкимуллин да ике җыр башкара. Сәнгать кешесе булмаса да, ул җырларга ярата икән. "Бу минем беренче коймагым, ул бераз төерле дә. "Супер" дип мактый алмыйм. Тотынган һәрбер эшемә нык тәнкыйть белән карый торган кешемен. Шоу, шаккатыргычлар юк монда. Гап-гади концерт. Шунысын гына әйтә алам, ихласлыгы, белән җәлеп итәргә мөмкин. Анда яктылык та начаррак инде. Алла боерса, икенчесен оештырганда, анысын исәпкә аласы булыр", - дип сөйләде безгә Зиннур өр-яңа дискы турында.
tatsong.ru
Рәйсә БОРҺАНИЕВА |
Иң күп укылган
|