|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2018 Мәдәният
Халык артисты Тимергали Зиннуров каберенә таш куелдыБүген, 7 нче сентябрь, Лаеш районы Пелево авылында Татарстанның Халык артисты Тимергали Зиннуров каберенә таш куелды. Әлеге тантаналы чара ТР Мәдәният Министрының беренче урынбасары Эльвира Рафаилевна Камалова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов һәм Лаеш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Хантимеров Илнар Миннеилдархан улы шулай ук Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гайниев Илнур Зөфәр улы чыгышыннан башланып китте. Чарада мәшһүр артистның туганнары, Тинчурин театры коллективы һәм шулай ук башка театр һәм Язучылар берлегеннән вәкилләр дә бар иде.
--- |
Иң күп укылган
|