поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.09.2018 Хәйрия

3 яшьлек Мәрьямгә безнең ярдәм кирәк

3 яшьлек Мәрьям Сабирҗанованың әнисе, кызын сәламәтләндерү өчен, мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм көтә. Сабыеның дәваланган саен сәламәтләнүен күреп шатланган ана аның тереләсенә өметен өзми.

– Кызымны 32 атнадан таптым. Туганда бик кечкенә иде. Бер кочак авыру белән туды. Баш миенә дә зыян килгән, психик үсешендә дә тайпылышлары бар иде. Аның диагнозларын әйтеп кенә бетерерлек тә түгел. Шуңа да карамастан, кызымда яшәү теләге көчле булды, – дип сөйли әнисе Фәридә. Тууга, бер­ничә катлаулы операция  узар­га туры килә сабыйга. Шул вакытта әнисе баласының яшисенә тагын бер кат ышана. Тик өч яшен тутырса да, Мәрьям үзе генә утыра белми әле, йөри дә алмый. Яшь­тәш­лә­реннән бик күпкә калыша. Моны табиблар дәвалануга соң тотынуга бәйләп аңлата.
 
“Неврология авыруларын ир­тәрәк дәвалыйсы калган икән. Мин үзем дә башта югалып калдым. Баламның күзгә карап яр­дәм соравын авыр кичердем. Ә со­ңыннан ничек тә үземне кулга алып, көчле булырга тырыштым. Балам хакына сабыр булырга, авырлыкларны җиңәргә дә өй­рәндем. Әмма Россиядә кызым кебек авыруларга массаждан баш­ка дәва бирмиләр. Әнә шуңа да, ярдәм сорап, Чехия табибларына мө­рәҗәгать иткән идем,– ди Фәридә. – Бер тернәк­ләндерү үзә­гендә берничә курс дәвалану үттек. Шуннан соң кызымдагы үзгә­реш­ләрне күрә башладым. Аның йө­зендә елмаю барлыкка килде. Яшәү теләге тагын да артты. Аңа карагач, үземнең дә күңелем кү­тәрелеп китә. Баламны бик тә дә­валыйсым килә. Әмма бар да акчага килеп төртелә. Кирәкле сумманы үзебез генә җыя алмыйбыз. Шуңа да игелекле кешләрдән яр­дәм сорыйм”.
 
Мәрьямне дәвалар өчен 450 мең сум акча кирәк. Вакыт күп түгел. Алар 2 ноябрьдә тернәк­ләндерү үзәгендә булырга тиеш. Сабыйга ярдәм итәргә теләү­челәр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Әнисе Сабирҗанова Фәри­дә исемендәге 
Саклык банкы картасы:
 
4276 6200 3347 2436
Яндекс-кошелек:
 410014728556788
МТС: 89173969302 (мобиль банк)
Акча күчерер өчен Билайн номеры : +7 967 770-62-93

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.09.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»