поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.09.2018 Мәгариф

Казан Кремлендә Борһанов сүзләре турындагы мәгълүмат ялган булуын әйттеләр

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның сыйныф җитәкчеләренең заманча мәгарифтәге роле турындагы сүзләрен дөрес аңламадылар. Ә фейк массакүләм мәгълүмат чаралары, ата-аналарда канәгатьсезлек тудыру өчен, бәхәсне күпертте. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларга шулай дип әйтте.

Лилия Галимова искә төшергәнчә, алдан Борһанов сүзләре контекстан алынган һәм дөрес җиткерелмәгән, ә укытучы турындагы сүз тел сайлауга кагылмый дип әйтте. Министр белем бирү процессында сыйныф җитәкчеләренең әһәмияте һәм өйрәнелә торган туган телне ирекле сайлауда роле турында аеруча басым ясап әйтте.
 
«Башта ук дөрес аңлатылмаган, матбугат чараларында күпләп таратылган сүзләр җәмгыятьнең фикерен чуалта. Бу алдан уйлап эшләнгән ялган мәгълүмат һөҗүме булуы бик ихтимал. Башта без Telegram-каналларга таратылуын, аннары бу теманы ялган материаллар эшләүдә үзара бәйле кайбер ялган матбугат чаралары күтәреп алуын күзәтәбез. Бездә кайбер матбугат чараларына бу теманы яктырткан өчен акча тәкъдим итүләре, әмма күпчелек редакцияләрнең баш тартуы мәгълүм», — диде Лилия Галимова.
 
Абруйлы республика экспертлары да алданган. Алар мәгълүматны тикшермичә, тел мәсьәләсе буенча республика позициясе белән бәйле булмаган фикерләрен әйткән, дип яза Татар-информ.
 
«Без Дәүләт Думасы кабул иткән федераль законны хуплыйбыз, анда туган телне мәҗбүри өйрәнү, ә телне сайлау ирекле булуы турында белдерелә», — диде Галимова.
 
Алдан Интернетта Рафис Борһановның мәгариф чараларының берсендә яңгыраган сүзләре турында мәгълүмат чыкты. Министрның укытучыларның заманча мәгарифтәге роле турындагы сүзләре киң җәмәгатьчелек арасында шау-шу һәм кайбер ата-аналар арасында канәгатьсезлек тудырды. Аның сүзләрен тел мәсьәләсе белән бәйләделәр. Соңрак Борһанов үзе уйдырмаларны кире какты һәм үз сүзләренең мәгънәсен аңлатты.
 
"Сүземне кабатлап әйтә алам. Мин укытучыларга зур хөрмәт белән карыйм. Үз укытучыларым алдында тезләремне чүгәргә әзермен. Баланы тәрбияләүдә сыйныф җитәкчесе роле бәяләп бетергесез. Ул һәрвакытта да балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә кагылгысыз авторитет булды. Алар балага барлык нигезләрне дә нәкъ менә педагог салганын аңлый.
 
Бу очракта конференциядә сүз туган телне сайлау хокукы турында барды. Сыйныф җитәкчесе туган телне сайлау ирекле булуын тәэмин итүне күзәтеп торырга тиеш. Бу аның көченнән килә. Шуңа күрә, бу мәсьәләгә укытучылар бик җаваплы якын килер дип ышануымны әйттем. Сүзнең мәгънәсе нәкъ менә шул иде. Мөрәҗәгатьләргә килгәндә - мин аларны күрмәдем, алар минем адреска килмәде. Шуңа күрә, миңа калса, минем сүзләремне дөрес интерпретацияләмәделәр", - диде министр.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»