поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Гыйнвар
  • Әлфия Авзалова (1933-2017) - җырчы
  • Нәҗип Җиһанов (1911-1988) - композитор
  • Илнар Хөснуллин - журналист
  • Шәйхи Маннур (1905-1980) - язучы
  • Вазыйх Фатыйхов - журналист
  • Илдус Гыйләҗев (1946-2018) - шагыйрь
  • Нәфисә Василова (1943-2006) - җырчы
  • Айзат Шәйхелмәрданов - автор-башкаручы
  • Сәйяр Хәбибуллин - композитор
  • Мәхмүт Максуд (1900-1962) - язучы
  • Фаяз Дунай (1936-2007) - язучы
  • Зөфәр Ханов (1924-2002) - көрәшче
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
29.03.2010 Авыл

СЫЕРЛЫ КЕШЕ МОНОЛОГЫ

Бала-чагасыз йорт ятим, диләр. Сыерсыз, сарыксыз, казсыз, тавыксыз калган авыллар һәм ишегаллары да үксез, минемчә. Көтү кайткач сала урамнарына таралган яңа сауган сөт исе генә дә ни тора бит! Шөкер, күп булмаса да, бар әле сарай тутырып мал-туар асраучылар. Газетабызның алдагы санында күтәрелгән теманы дәвам итәбез. Бу юлы сыерлы кеше монологын тыңлап карагыз.

– Без, авыл халкы, түшәмгә төкереп, тик ятарга өйрәнмәгән шул. Безне гомер-гомергә эш коткарган. Әнә күршедә яшәүче Хатирә апа, таякка таянып йөрүгә калгач, олы яшьтәге сыерын бетергән иде, сагыштан саргаеп, чиргә сабышты. Түзмәде, балаларыннан тавык кайтартты. Электән үк көтүдән мөгри-мөгри кайкан малы, ишегалды тулы казы, тавык-чебеше белән яшәгән буын ничек итсә итә, сыер, сарык асрарга тырыша шул. Бетерергә риза түгел. Ә хәзерге яшь-җилкенчәкнең малны асрап маташасылары килми. Авыл җирендә дә бер тавык та тотмаучылар бар. Әмма андыйларның тормышы юк. Бер чынаяк сөткә, бер кадак майга интегеп йөриләр. Тырышсаң, терлегең дә, үзең дә тук буласың инде. Дөрес, сыер һәм үгез асраучылар елдан-ел азая бара. Әмма әлегә авылда ике сыер да, хәтта өч-дүртен тотучылар да бар. Күп сыер асрауның файдасы юк түгел инде, берсен сатасың, берсен ашарга суясың, берсенә ризык юнәтеп, сөтенә кинәнәсең. Сарыкны җәй көне тавык урынына суябыз дип асрыйбыз. Санап-исәпләп караучыларның, сыер тотуның чыгымы 5 мең, дигәннәрен ишеткән бар. Әмма даими асраган кеше аның чыгымлы икәнен уйлап тормый инде. Бала-чага ишле булса, кунак килсә, табынга рәхәтләнеп сөтен-каймагын, катыгын, әйрәнен, эремчеген чыгарып утыртасың. Үземнеке дип, авыз тутырып ашыйсың. Йә булмаса, шәһәрдән кунагың, бала-чагаң кайтса, күчтәнәчкә төяп җибәрәсең. Файдасы бар инде, юк түгел анысы.

 

Дөрес, инвестор килгәч, билне кысыбрак буарга туры килде. Ферма тирәсендә эшләүчеләр аз-маз гына булса да өйдәге малларына да өлеш чыгара ала, ничек тә тартып бара, җиңелрәк иде. Хәзер дүртәр сыер асрау авырлашты. Әнә бер авыл агае яртышар-яртышар ике капчык белән тотылган иде, беркетмә төзеделәр, суд булды: 1300 сум штраф түләде. Күрше авыл колхоз булып калды әле, инвестор кермәде. Аларның ферма буенда әллә ничә эскерт салам тора. Безнең авылда да гомер буе эскерт сөйрәтеп куялар, шуннан ташый идек. Хәзер заманча комбайннар саламны он итеп чыгара да җиргә сибә. Ашлама була, файдага китә, имеш.

 

Ни генә дисәләр дә, сыерсыз яшәүне күз алдына китерүе кыен. Мөмкинлекләр булганда асрарга иде әле. Һава торышы яхшы торып, печәне чабылгач, фуражлык-онлык игенен әзерләп калып, ничек итсәң итеп, арба, ат белән ташыгач, моңарчы чыгымга асрамадык. Тукта, түзик, балаларны укытыйк, аларны башлы-күзле итик, дидек. Файдасы булмаса, берьюлы өч баланы югары уку йортында укытып булыр идеме икән?! Быел җәй, мәсәлән, бер тана белән бер үгез суеп саттык. Уртача 30ар мең сум булды. Көз көне бер баш малыңа 20-25 меңгә еллык иген (арпа, бодай) ала алсаң, әйбәт була, шул җитә. Кайда да тынгысыз булу, теләк кирәк. Яратып эшләсәң, кышлык печәнеңне әзерләсәң, сәндерәңнән генә төшереп салу берни дә түгел. Сыерга ашатырга ризыгы булса, җырлый-җырлый йөрибез бит сарайда. Пенсиягә чыккач, сәламәтлекләре какшый башлагач, кәҗә асрауга күчүчеләр дә бар анысы. Тик монысы инде башка тема. Кем әйтмешли, көнең кәҗәгә калмасын...

 

Бар әле сыер асрауның да файдасы. Әгәр киресен уйлап, бөтенләй төшенкелеккә бирелгән вакытларда һич югы җан, күңел турында уйлап куегыз. Үксез-ятим булып калган лапас, мал эзләре төшмәгән юллар, авыр тынлыктан уфтанып утырган авыл урамнарын бер читкә куегыз да тар тыкрыклардан этешә-төртешә, тузан туздырып хуҗалары янына ашыккан сөтлебикәләрне күз алдына китерегез.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.03.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы