поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.09.2018 Мәдәният

Онытылу. Туфан Миңнуллинга хат

Элек без хатны “Хат башы, яз каршы” дип башлый идек. Туфан абый, сиңа чираттагы хатымны язарга утыргач та сүземне шулай башлый яздым. Безнең язышу берьяклы гына булачагы башка да кермәгән. Ярый, башкалар укыр әле дип күңелне юатырга гына кала. 25 августта синең туган авылга кайттым әле, иртәнге сигез дә тулмаган иде.

Өйләрең каршындагы чирәмлектә өч самавыр чыжлап утыра, учак ягып, ике казан асканнар, татарча җырлар яңгырый. Мине күр­гәч, мәдәният йорты директоры Кадыйров Айрат йө­гереп килеп җитте. “Иртәлә­гәнсең, Риман абый”, – ди.
 
– Киресенчә, соңга калдым. Көтү куган вакытка килеп җитәргә иде исәп.
 
– Соңга калдың шул, көтү күптән чыкты инде. Искә төшеп китте әле, бер җәйне Туфан абый иртән-иртүк капка төбенә баскан да көтү чыкканны карап тора. Янына килдем дә:
 
– Синең көтүгә куасы мал-туарың юк бит, Туфан абый, нигә таң тишегеннән торып чыктың? – дим.
 
– Менә көтүдә ничә сыер бар икән дип санап торам. Шак­тый икән, болай булгач, авыл яши әле, – дигән иде Туфан абый.
Айрат әйтүенчә, бүген авыл көтүендә кырык чамасы сыер бар икән. Тик бу утыз хуҗалыклы авылда өй саен сыер асрыйлар дигән сүз тү­гел. Хәле булганнар бер­ничә мал тота. Шулай да авылның яшәешен сыер белән бәйлә­вең дөрес, Туфан абый. “Сыер тавышы ишетел­мәсә, бу бет­кән авыл була”, – дип әйткәли идең.
 
Шуны уйлап куйдым әле, Туфан абый, әгәр Олы Мә­рәт­хуҗада син тумаган бул­саң, бу авыл да гомер көз­ләренә кергән булыр иде инде. Си­нең туган көнеңдә кәе­феңне җибәрәсе килми, шулай да әйтми булдыра алмыйм, 25 август көнне Мә­рәт­хуҗада сине дус итеп йөр­гәннәр бик күренмәде. Бәлки, туган кө­неңнең числосын онытканнардыр, бәл­ки, башка эшләре килеп чыккандыр. Иҗат әһел­ләреннән бер Ркаил Зәйдулла гына бар иде. Хәтерлим: “Таттелеком” элем­тә оешмасы егетләре синең җимерелә башлаган йорт-җирне, карал­ты-ку­раны торгызгач, туган ниге­зеңә бер төркем язучылар, ша­гыйрьләр кайткан иде. Өч йортыңны, шуларның бер­сендә ачылган музееңны карадылар. Шуннан соң район үзәгенә барып, Кама буендагы бер кафеда чәйләп-мәйләп утырдык. И-и, шул вакытта синең өчен ничек куанганымны күрсәң, Туфан абый! Нотык тоткан һәр­берсе си­нең исемеңне әйтеп өзгә­ләнде. Менә бит нинди хөрмәт дип сокланып утырдым. Каләмдәшләрең, шулай ук район вәкиле дә сине онытмаска ант иттеләр, Туфан абыйга бара торган сукмакны үлән капламас, ди­деләр. Тик менә бу баруымда, әйткәнемчә, Ркаилдән башка бер генә җан дус­тыңны да күрмәдем. Ниш­ләмәк ки­рәк, үзең әйтмешли, “хәтере­без гел кыскара бара” шул.
 
Искә төшеп китте әле, моннан 14 ел элек мин син­нән интервью алган идем. Картлык, онытылу турында сөй­ләшеп утырдык. Син иң яманы ялгыз калу дигән идең. Ялгызлыкны син гаилә белән генә чикләмәдең. “Хө­күмәте дә җүләр түгел бит аның: комачаулап йөрмә, өеңдә тик ят дип пенсия бирә. Димәк, кеше хөкүмәткә дә кирәк булмый башлый, шулай итеп ул ялгыз кала. Ярый әле мин эшләп йөрим. Драматург, депутат буларак үз йөгемне тартып барам. Берзаман миңа да: “Ярар, Туфан Абдуллыч, гомер буе эшләдең, инде җитәр, ял ит!” – диячәкләр, дидең һәм бер гыйбрәт тә китергән идең. “Соңгы палеолит чорында кроманьон дигән халык булган. Менә шул халык картайган һәр кешене ашап бара торган булган. Без дә бар үткәнне бетереп барабыз. Бу – Русия дигән илдә яшәү рәвеше. Мин исән чакта – мин бар, мин үлгәч, мин юк килеп чыга”, – дигән идең.
 
Бу сүзләреңнән соң тә­мам куркуга төшкән идем, Туфан абый. Чөнки пенсия яшем җитеп килә иде. Димәк, исән булсам да, кадерем бетәчәге куркытты мине. Әле җитмәсә: “Мине безнең илдә бәхетле картлык киләчәгенә кемнәр генә ышандырырга тырышса да, ышанмаячакмын”, – дип тә өстәдең. Менә картлык ди­гәннәре миңа да килде, Туфан абый. Бәхет­ле­ме мин? Бә­хетле. Чөнки ак­сак-туксак бул­сам да, йөреп торам. Әле эштән дә кумадылар. Эш­ләмәсәң, пенсия ярты айга да җитми. Әле җитмәсә, пенсия яшен озайтырга җые­налар. Син нәрсә әйткән булыр идең икән, Туфан абый. Хәер, бу илдә бәхетле картлык көтәргә ярамый, дидең бит инде.
 
Ярый, туган көнеңдә кү­ңелсез уйларны читкәрәк куеп торыйк әле. Туган ниге­зеңдә якын дусларың җыел­маса да, авыл халкы сине бик зурлады. Район электр элем­тәсе оешмасы җитәк­чесе Миңнур Нәбиуллин белән си­нең туган көнне ничек уздыру турында яздан бирле сөй­ләшеп килдек инде. Бер-ике атна чамасы вакыт калгач, язучыларга, Камал театрына хәбәр салыйк микән, юк микән, дип аптырадык. Шу­лай аптырый торгач, чакырып кунакка гына йөри­ләр, дигән фикергә килдек һәм берәүгә дә хәбәр салмадык. Туфан абыйның туган, үлгән көннәре үзгәрми бит инде, аны искә алу кирәк дип тапкан кеше үзе килер, дидек.
 
 
Ә туган көнең чын бәйрәм булды, Туфан абый. Хат башында самавыр, казаннар турында әйткән идем бит әле. Айрат Кадыйров туган кө­не­ңә сарык суйган булган, казаннарда ит пеште. Өстәл өсте тәм-томнар белән тулды. Күршең Хәмитнең хатыны Роза авыл мичендә коймак пешереп алып чыккан. Аның тәмлелекләре, Туфан абый, ул коймак мине көне буе йөртте әле. Хәмит дигән­нән, аңа авыл халкы “Туфан малае” дип тә әйткәли икән. Үзең исән чакта, авылга озаг­рак кайт­маганда, йорт-җи­реңне караштырып торган ул. Әл­бәттә, “Туфан малае” дип төрттереп, киная белән әйтү­челәр дә табылган. Ә Хәмит: “Туфан малае булып кара әле син!” – дип күкрәк суга торган булган. Ә синең дустың, заманында сезнең колхозда парт­оешма секретаре булып торган Миңнур Нәбиуллин: “Ходай Арчага – Тукайны, безгә Туфанны биргән”, – дияргә ярата.
 
 
Матур сүз өчен әйтми ул. Инде менә алты ел буе йорт-җиреңне карап тоту, синең рухыңа Коръән ашлары үткә­рү кебек эшләрне башлап йөри. Әле синең туган көн алдыннан Мәрәтху­җада өмә дә уздырганнар. Егер­медән артык кеше чыккан. Туган кө­нең­не дә авыл халкы үткәр­де. Дөрес, һәр эшне башлап йө­рүчеләр синең нигезне яңа­дан торгызган “Таттелеком” егетлә­ре инде. Алар булмаса... Ни әйтергә дә белмим инде, Туфан абый. Уйга сала торган сүз­ләр дә ишеттем бит әле. Синең нигезең­не, музееңны карап тоту мәсь­әләсе борчый мине. Аны “Тат­телеком” оешмасы хәл итә алмый, чөнки аның эше түгел бу. Синең дустың – Лотфулла Шәфигул­линның урын­­ба­сары Рөстәм Гомәров бер кызык сөйләде әле. Белмим, кызыкмы бу, әллә башка нәр­сәме... Элем­тәче егет­ләр тергезгән “Ахун чиш­мәсе”нә су алырга килгән бер хатын: “Безнең авылда су каты, фә­лән чакрым шушында ки­лер­гә туры килә. “Таттелеком” бай бит, нигә шушы чиш­мәдән безнең авылга торба сузмый икән?” – дип әйткән ди. Рөстәм Гомә­ров шуны сөй­ләгәч, аптырап сүзсез калдым. Туфан абый ни дигән булыр иде икән дип уйладым. Сүзен тапкан булыр идең әле. Бәлки, бу дөньяда һәр­кемнең үз миссиясе бардыр. Бәндә баласы үз эшен җи­ренә җит­кереп башкарса, зарланырга урын калмас иде, дияр идең, бәлки. Әле Миңнур әйтеп торды: “Туфан абый шушы авылда гына да күпме кешегә йорт салышты. Районда ни­чә­мә-ничә мәк­тәп төзеттер­де”, – диде. Әйе, “төзеттерде” диде, чөнки теләсә кайсы оеш­мага, теләсә кайсы түрә бүлмәсенә сине алар беренче итеп кертеп җибәрә торган булганнар. “Туфан абыйны кире бор­маячакларын бе­лә идек”, – ди Миңнур. Авыл­ны, димәк, татарны саклауда син үз миссияңне үтәдең.
 
Икенче Туфан күренми шул хәзергә. Ярый әле синең рухыңны саклап тотучылар бар. Мин, әлеге дә баягы, Сәр­би әби таягы дигәндәй, элем­тәче егетләрне, авыл­даш­ларыңны күз алдымда тотам. Әле тагын синең исе­меңне йөрткән Түбән Кама драма театры бар. Аның баш режиссеры Рөстәм Галиев: “Мәрәт­ху­җага инде ун ел буе килә­без”, – ди. Авыл клубында си­нең пьесаларың буенча куелган спектакльләрне күр­сә­тәләр. Бу юлы артистлар көн­дез җы­енда да катнаштылар. Спек­такльләрен карый алмадым инде, якты күздә Казанга кайтып өлге­рим, дидем. Икен­че көнне Миңнур шалтыратты: “Клубтан төнге бер­ләрдә генә таралыштык”, – диде.
 
Менә шулай узды синең туган көн, Туфан абый. Егет­ләр белән инде килә­чәктә нишләргә икән дип уйланабыз. Ркаил Зәйдулла: “Татар­станның бу төбәгендә туган шәхесләр арасында Туфан абый – иң олпаты. Олы Мә­рәт­хуҗада аның исе­мендәге “Мәдәни үзәк” оештырырга кирәк”, – диде. Ул Үзәкнең эшчәнлеге нидән гыйбарәт булырга тиеш – тәгаен генә бер фикергә килмәдек әле. Әмма аның шушы төбәктә татар әдә­биятын, мәдә­ниятен үс­терүче бер Үзәк булырга тиешлеген әйттек. Син юкка гына өч йортыңның берсен иҗат йорты итәргә телә­мәгәнсеңдер, Туфан абый.
 
Фикердәшләрем-каләм­дәшләрем монда килеп йө­рерләр, бәлки, иҗат белән шөгыльләнерләр, дип хыял­лангансыңдыр. Урыны әйбәт авылыңның, кешеләре дә әй­бәт. Җитәкчеләр яратып әйт­кәнчә, бераз “инфраструк­ту­ра”­ларны яхшыртасы, төзи­се, рәткә китерәсе була инде.
 
Бу мәсьәләләр хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Ә эш башында йә Мә­дәният министрлыгы, йә Язучылар берлеге торырга тиеш дип уйладык. Сүз бит синең нигезеңне карап тоту, елга бер тапкыр монда килеп сине искә алу турында гына бармый.
 
Синең Өлкәннәр көне уңаеннан әйткәннәрең искә төште әле. “Елына бер мәртәбә вак-төяк күчтәнәч өләшү – әти-әнисен гомер буена карамаган бер малайның елга бер мәртәбә аларның туган көнендә радиодан җыр җырлатуы кебек”, – дигән идең. Елына бер синең туган көндә Мәрәтхуҗага килү радиодан җыр җырлату гына булып калмасын иде, дибез инде. Бу хатны укыгач, бер-бер фикер әйтүче табылмасмы, безнең уйлар белән өстәгеләр дә уртаклашмасмы дип өметләнәм.
 
Россиядә ел саен меңлә­гән авыл юкка чыга, диләр. Син, мәсәлән: “Яһүдкә авыл кирәк түгел, ул шәһәрдә дә яши ала. Авыл – татарның чишмә башы. Авылны бетерү – татарны бетерүнең иң кыс­ка юлы”, – дип әйтә торган идең. Гомер буе “авыл” дип бәргәләнеп яшәдең, Туфан абый. Инде хет күренекле шәхесләребез нигезләрендә зиратлар гына калмасын иде.
 
Инде, акылыбыз җитеп, Олы Мәрәтхуҗада “Мәдәни үзәк” тә төзесәк, ул бөтен татарны үзенә тартып торган бер изге урын булыр иде. Менә шундый өметле сүзләр белән хатымны төгәлләп торам. Киңәшәсе-сөйләшәсе сүзләр күп әле синең белән, Туфан абый. Димәк, хатлар да язылыр.

 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.09.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»