|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2018 Криминал
Казанда укучы баланы көчләгән ир үз гаебен танымыйКазанда яшәүче ир-ат укучы баланы көчләгән өчен 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте. Агентлык язуынча, 2017 елның мартыннан июленә кадәр 28 яшьлек ир-ат әти-әнисенең дусларында даими кунарга калган. Ул фатир хуҗасының 15 яшьлек кызына үтерү белән янап, көчләү гамәлләре кылган. Судта көчләүнең биш очрагы исбатланган.
Моннан тыш, узган елның сентябрендә бу ир-ат хуҗабикә рөхсәтеннән башка аның фатирына кергән.
Суд казанлыны “Көчләү” һәм “Торакның кагылгысызлыгын бозу” маддәләре буенча гаепле дип таныган. Якындагы 8, 5 елда ир-ат каты режимлы колониядә булачак. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.
--- |
Иң күп укылган
|