поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.09.2018 Шоу-бизнес

Зәмирә Рәҗәпова: «Тормышымда гомер онытылмаслык гайбәт булды!»

Гайбәтеңне сөйләсәләр, гөнаһларың кими ди, имеш... Бу сүзләр чыннан да дөрес булса, артист, җырчы халкыннан да гөнаһсыз кеше юктыр инде. Игътибар үзәгендәге кешене сөйлиләр шул. Хәер, «артист буласың юк иде» дип куяр иде безнең авылдагы бер абзый.

Танылган булуның бер ягы шул инде (уңай ягымы, тискәреме – монысын һәр артист үзе хәл итә) – һәр адымың исәптә, уңга каерылсаң да, сулга китсәң дә тамашачыңның җентекле карашыннан читтә калмыйсың. Берсе бер төрле күреп, икенчесенә сөйли, тегесе үз чиратында, үзенчә ишетеп, өченчесенә җиткерә, кыскасы, «ватык телефон» системасы тулы көченә эшли, һәм артист турында бер дигән гайбәт барлыкка килә!
 
Хәзер бигрәк тә уңайлы бит – яраткан артистыңның социаль челтәрендәге битенә кереп «дуслашып» аласың да, тормышындагы бөтен вакыйгаларны вагы-төяге белән белеп, хәбәрдар булып торасың. Әле уйлаганыңны язып, үз фикереңне белдереп куярга да мөмкинлек бар. Кайвакыт танылган кешеләрнең фотолары астында, чын мәгънәсендә, салкын сугыш башлана, чөнки фикерләр төрле, каннар кайнар – виртуаль дөньяда гына булса да, үз сүзеңне өстен калдырасы килә бит... Кыскасы, тормыш кайный, чәйнәүчеләр чәйни, артистлар азыкны биреп тора – барысына да күңелле! Берәр җырчыны икенчесе белән «гүләйт иттереп», хатыныннан яки иреннән «аеру» өчен, гадәттә, дусларча кочаклашып, йә бергә басып төшкән бер фото җитә!
 
Гайбәтләр күп, тик барыбер арадан бер-икесе, сәерлеге беләнме, мәгънәсезлеге беләнме, аеруча истә калганы була. Бу темага сорауны, хәзерге вакытта популяр булган артистларга биргәч, үзем өчен кызык кына бер күзәтү ясадым: хатын-кызлар үзләре турындагы гайбәтләрне уйлап та тормыйча искә дә төшерәләр, тәмләп, җентекләп сөйләп тә бирәләр. Ә ир-егетләр өчен бу шактый авыр сорау булды – кайсысы бөтенләй искә төшерә алмый, кайсысы «минем турында нинди гайбәт булсын инде?» дип чын күңелдән аптырап куя. Булмас ди... Белмисез генә...
 
Зәмирә Рәҗәпова (алып баручы, тамада): «Ооо, гомер онытылмаслык бер гайбәт булды минем тормышымда! җиде ел тирәсе элек (Айдар абый Фәйзрахманов белән «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара торган чорлар иде) Балтач районы Балыклы авылында Сабан туе бәйрәмен уздырып ятам. Яныма бер апа килде, исәнләштек, минем иҗатымны күзәтеп бара, ошата икән, фотога да төштек, Себер якларыннан Сабан туена кунакка кайтканнар икән. Шулай бераз аралашып алгач, кыенсынып кына сорау бирә бу миңа: «Сеңелем, безнең Себер якларында синең турында бер сүз йөри, әйтергә дә уңайсызланам инде, сине Айдар Фәйзрахманов белән йөри дип әйтәләр, Айдар синең аркада гаиләсеннән киткән ди, хатыны бик елый икән, кызганабыз үзен... Сиңа алай йөрү килешми инде, кызым...» – ди! Еларга да, көләргә дә белмәдем! Әле шулвакыт янымда ирем дә басып тора, ярый ул андый гына гайбәтләрне аңлый торган кеше. Ә бу чыннан да сүз булып Айдар абыйның гаиләсенә ишетелсә? Айдар абый гаять итагатьле, тактлы кеше, студиядәге баскычлардан төшкәндә дә кул биреп төшерә, бәлки шуларны ниндидер аерым игътибар билгеләре дип кабул иткәннәрдер. Себер якларыннан килгән уенчылар катнашты бит тапшыруда...»
 
 

Альбина БӘШИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.09.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»