поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.03.2010 Җәмгыять

АНА ЯЗМЫШЫ

Шигырьләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ана язмышы

 

Картлар йорты, тәрәзләре моңсу.

Сагыш бөркә алар дөньяга.

Йорт алдында кулын тезгә куеп,

Утыра бер карчык, бичара.

 

Ак яулыклы ап-ак чәчле әби,

Иман бөркә аның йөзләре.

Яшьлек яры мәңгелеккә күчкәч,

Ялгыз үтә гомер көзләре.

 

Ялгызлыклар кыен, әби чыдый,

Бер Ходайдан сорый түземлек.

Соңгы юлга инде бар да әзер,

Сандыгында тулы үлемтек.

 

Хәер-сәдакәләр сандык төптә,

Тәртип белән бар да салынган.

Әмма әйтер сүзләр әйтелмәгәч,

Йөзләренә сагыш сарылган.

 

Бәхиллекләр бирер өчен янда

Балалар юк, шунсы аяныч.

Ә бит ана өмет белән яши,

Булыр, диеп, балам – таяныч.

 

Ләкин алар юклар, ана- ялгыз,

Олы юлда яшьле күзләре.

Калтырый да кипкән иреннәре,

Пышылдыйлар дога сүзләрен...

 

Ана күңеле һәрчак баласында.

Бала күңеле – чиксез далада.

Карчык, бахыр, сезне кичерер дә,

Гафу итәрме соң, и Алла?!

 

Уйлану

 

Көтү авыр,

Йөрәкләрдә давыл

Күңел тула, юктыр чаралар.

Бала үскән,

Еракларга күчкән,

Ана йөрәгендә яралар.

 

Көтә үзе,

Тәрәзләрдә күзе

Бала киткән якка төбәлгән.

Ник ул кайтмый,

Әллә күңеле тартмый.

Гомер юлларымы чуалган?!

 

Ялгыз башы

Күз яшьләре аша

Кабатлый ул бары бер дога:

"Телим шатлык,

Күңеленә – сафлык,

Бәхет кошы кунсын кулына".

Ялгыз ана

Күз яшьләре тама,

Олы юлга бага тәрәздән.

Яшьлек бик тиз үтә,

Гомер җебен сүтә,

Ә картлыкта Ходай ни язган?

Бөек исем – Ана

Онытма син – бала!

Салма аны кара кайгыга.

Җылы сүзеңне әйт,

Күрсәт кадер – хөрмәт,

Тиңдер аңа Кояш, Ай гына.

 

Картлар йорты

 

Картлар йорты, моңсу бигрәк бу ике сүз.

Тәрәзләрдән юлга бага ничәмә күз…

 

Бу күзләрдә яшь пәрдәсе, бетмәс сагыш,

Аңлау кыен… язмышмы бу… әллә ялгыш…

 

Йортта җылы, тәрбияле, бар да җитә,

Әмма картлар өмет белән нидер көтә.

 

Үткәннәрне сагынып үтә гомерләре,

Уйлангачтын, өзеләдер бәгырьләре…

 

Кайсы уйлый үз баласын, йөрәк маен,

Күзләреннән яшьләр тама минут саен…

 

Туган нигез төшкә керә, чыкмый уйдан,

Үз йортында яшәүдән соң кемнәр туйган?

 

Кечерәйгән инде гәүдә, ап-ак чәчләр,

Җыерчыклы бите буйлап ага яшьләр…

 

Гомерләр дә көзне узып кышка бара,

Ялгыз кыен үтелә бу ике ара…

 

Язмышмы бу, ялгышмы бу – кемнәр аңлар,

«Балам килер», – дигән юлга ява карлар…

 

Карлар салкын, сезгә карый яшьле күзләр…

Картлар йорты… Бигрәк моңсу шушы сүзләр…

 

 Башкортстан, Тәтешле районы.


Мөхәммәт НУРИ
Матбугат.ру
№ | 28.03.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»