|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2018 Җәмгыять
Татарстанда мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча кайнар элемтә эшлиРоссия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар элемтә 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу ведомство сайтына сылтама белән мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә. “Татар-информ” билгеләп үтүенчә, республикалылар балалар киемнәре, аяк киемнәре, мәктәп формасы, уенчыклар, канцелярия товарлары, балалар азык-төлеге сыйфаты куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товарларга куелган норматив гигиена таләпләре буенча сораулар бирә алачак.
Шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221 90 16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
--- |
Иң күп укылган
|