поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.08.2018 Әдәбият

Депутатлар Язучылар берлегендә Туфан Миңнуллин турында истәлекләр сөйләде

Кичә Татарстанның Язучылар берлегенә депутатлар җыелды. Очрашуның максаты – элек бергә эшләгән коллегалары – татар драматургы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу иде. Кунаклар арасында узган чакырылышларда парламентка сайланганнар да, закон чыгару эшчәнлеген хәзерге көндә дәвам иткән депутатлар да бар иде.

Туфан Миңнуллинның тууына 25 августта 83 ел тулды. Быел 2 майда аның вафатына 6 ел булды, дип яза Татар-информ.
 
“Без Туфан Миңнуллинны искә алып, ел саен май аенда Казанда иҗади проект оештыра башлаган идек. 2016 елда аның җырларын барлап, Актерлар йортында концерт уздырдык. 2017 елда Язучылар берлегенең Тукай клубында шигырь һәм җыр бәйрәме үткәрдек. Быелгы чара Туфан Миңнуллинның туган көне чорына туры килде. Аның белән Дәүләт Советында бергә эшләгән, фикердәшләр булган хезмәттәшләрен җыеп, истәлекләр кичәсен уздырырга карар кылдык. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бу тәкъдимне хуплап алды”, - дип сөйләде кичәнең төп оештыручысы Земфира Гыйльметдинова. 
 
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтен җитәкләгән Земфира Гыйльметдинова драматург турында якты истәлекләр саклавын, “Сәхнә” журналында бергә эшләгән елларны сагынып искә алуын әйтте.
 
 
Язучылар берлегендә оештырылган кичәгә егермедән артык кеше чакырылган булган. Биредә Разил Вәлиев, Марат Галиев, Фатих Сибагатуллин, Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Сүрия Усманова, Чулпан Әхмәтова кебек шәхесләрне, Спас районы башлыгы Камил Нугаевны, язучылардан Гәрәй Рәхим һәм Марсель Галиевне, шулай ук Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны күрергә мөмкин иде. Туфан Миңнуллинның якыннары һәм гаиләсе дә катнашты. Кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова үзенең хәләл җефете – Корбангали әфәнде һәм улы Данияр белән килгән иде.
 
Туфан Миңнуллин турында истәлекләр уртаклашу чәй өстәле янында, артистларның чыгышлары белән үрелеп барды.
 
 
“Без Туфан ага белән 45 ел аралашып яшәдек. Бүген бигрәк тә дәүләт эшендә, парламентта яныбызда аның юклыгын бик нык сизәбез. Кешенең бөеклеген еллар үткән саен аңлыйсың, Туфан Миңнуллинның шәхесе һәм иҗаты киләчәктә әле тагын да зуррак бәя алачак”, - дип белдерде кичәне алып бару вазифасын үз өстенә алган ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. 
 
Данил Салихов Туфан Миңнуллинның Язучылар берлеге эшчәнлегенә, берлеккә әлеге бинаны алу һәм ремонтлауга да зур өлеш керткәнен искәртте. “Туфан абыйның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак башкарган эшләре бәяләп бетергесез, без аның иҗади мирасын да, шәхес буларак та истәлеген сакларга тиеш”, - диде Язучылар берлеге рәисе. Шәхсән ул үзе Биектау районының Кече Битаман авылында Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары оештыруын әйтте. Аны ике елга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Данил Салихов киләсе елда булачак II семинарга алдан ук чакырып куйды.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»