|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2018 Мәгариф
Укытучыларның уртача хезмәт хакы күпме?Казанның белем бирү учреждениеләрендә 17 меңгә якын педагог эшли. 66 процент укытучының югары һәм беренче квалификацияле категориясе бар. Быел укытучылар штатын 200 яшь белгеч тулыландырачак. Гомумән алганда, белем бирү системасында 5 мең тирәсе яшь белгеч эшли. 2018 елда Казанның белем бирү учреждениеләрендә уртача хезмәт хакы түбәндәгечә: мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесенең уртача хезмәт хакы - 47 884 сумны, тәрбиячеләрнеке - 27 532 сумны, мәктәп җитәкчеләренеке - 67 699 сумны, укытучыларныкы - 32 392 сумны, өстәмә белем бирү учреждениесе җитәкчесенеке - 40 022 сумны, ә укытучыларныкы 27 262 сумны тәшкил итә.
--- |
Иң күп укылган
|