|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2018 Шоу-бизнес
София Ротаруның гомере - Уфа табиблары кулындаХалык җырчысы шимбә көнне ашыгыч рәвештә башкала дәваханәләренең берсенә китерелде. София Ротару 25 августта башкаладагы эре компанияләрнең корпоратив кичәсендә чыгыш ясый. Концерт биргәннән соң, җырчы үзен начар хис итә, аңын югалта. Аны ашыгыч рәвештә башкала дәваханәләренең берсендәге реанимациягә салалар.
"Комсомольская правда" гәзите хәбәр итүенчә, җырчы кичә аңына килгән, хәле яхшырган. Ул республиканың иң көчле табиблары күзәтүе астында.
Бүген табиблар халык җырчысын Уфада дәвалау, Мәскәүгә озату, яисә София Михайловна үзе сораганча, дәваханәдән чыгару турында консилиумга җыелачак.
--- |
Иң күп укылган
|