|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2018 Дин
Рбишчада ике бәйрәм бергәРбишчаның күренекле шәхес-ләре булган Садековлар гаиләсе изге Корбан гаете һәм Абдулхамит Садеков мәчетенең 20 еллыгы уңаеннан сыер чалып, мәчет абзарында корылган чатырларда зур мәҗлес оештырдылар. Бу мәҗлесне оештыру эшләрен-дә Сәит аганың барча балалары белән берлектә авыл хатын-кызлары һәм күрше Кече Рбишча егетләре дә актив катнаштылар. Авылдаш Харис хаҗи Хакимов корбан итеп билгеләнгән сыерны чалды, Мансур һәм Халит Садековлар зур самавырларны гөжләттеләр, Кече Рбишча егетләре берничә казанда корбан итеннән шулпа пешерделәр, Түбән Новгородтан махсус чакыртылган пешекчеләр казаннарда пылау әзерләделәр, хуҗабикәләр һәм авыл хатын-кызлары чатырлардагы өстәлләрне кору белән мәшәкатьләнделәр. Мәҗлес Кече һәм Зур Рбишчадан, күрше Куйсуы, Мочали авылларыннан һәм өлкә үзәгеннән килгән 250 чамасы кунакны сыйдырды.
Хөрмәтле кунаклар арасында Рос-сиянең Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Тимур хәзрәт Фәхретдинов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Абдулхамит мәчете имамы һәм шулай ук Кызыл Октябрь районы мөхтәсибе вазифасын башкаручы Харис хәзрәт Исмаилов, Зур Рбишчаның беренче һәм күрше Кече Рбишча мәчетләре имамнары Мансур хәзрәт Шәрәфетдинов белән Әмир хәзрәт Юсипов, Иске һәм Яңа Мочали имамнары Булат хәзрәт Сәбитов белән Усман хәзрәт Бадяутдинов һәм Куйсуы авылы имамы Гаяр хәзрәт Җәфәров та бар иде.
Беренче булып барча кунаклары Харис хәзрәт Исмаилов бәйрәм белән тәбрикләде һәм күп еллар дәвамында авылның терәге булып торган Садековлар гаиләсен хөрмәтләп килүләре өчен рәхмәт белдерде. Гаяз хәзрәт Закиров мәҗлес табынына дога кылды, мәрхүм Абдулхамитны җылы сүзләр белән искә алды, аннары гаилә башлыгы Сәит агага авыл һәм милләт җанлы мәрхәмәтле балалар тәрбияләп үстергәне өчен өлкә Диния нәзарәте исеменнән бүләкләр тапшырды. Сәит ага да үз чиратында барчасына да рәхмәт белдереп, Аллаһы Тәгалә алга таба да вакытсыз гомере өзелгән баласы исемен йөрткән мәчетнең башка юбилейларын шулай ук күркәм һәм матур иттереп үткәрергә насыйп итсен, диде.
Ике бәйрәмне тоташтырган мәҗлес барышында Садековлар гаиләсе, аеруча мәрхүм Абдулхамит исеменә кунаклар тарафыннан күп җылы сүзләр әйтелде, аларның туган авылларына карата кылган изге гамәлләре турында да сөйләделәр.
Төрле еллар дәвамында авылдашларын гына түгел, башка авыллардан һәм төбәкләрдән дә килгән кунакларны матур сабантуй бәйрәмнәре белән сөендереп килгән Мансур Садеков та сүз тотты, мәҗлес кору буенча әзерлек эшләрендә актив катнашкан ике дистәдән артык авылдашларына рәхмәтен белдерде.
Ахырда Харис хәзрәт Исмаилов Корьән сүрәләре укыды, Гаяз хәзрәт Закиров мәрхүм Абдулхамит Садеков рухына дога кылды.Аннары дин әһелләре бәйрәм сәбәпчесе булган юбилейлы мәчеткә намаз укырга юлландылар.
Барча кунаклар Садековлар гаиләсе исеменә рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр, Сәит ага аларны җылы сүзләр белән озатып калды.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|