|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2018 Җәмгыять
Савыт-саба юа торган губканың 5 төрле ФАЙДАСЫСавыт-саба юа торган губканы сабын савыты урынына кулланып була. Сабын савыты, гадәттә, гел сулы була, ә губка дымны үзенә тартачак. Йорт җиһазлары аяклары паркетны тырнамасын өчен, асларына губканы кисеп куегыз. Губка кисәкләрен җилем белән ябыштырыгыз. Губканы энәләр кадап куя торган мендәрчек сыйфатында да файдалана аласыз.
Кайбер бакчачылар губканы тирән итмичә генә кискәләп, орлыклар чәчеп чыга. Губканы суга манып куялар. Дымлы җылы тирәлектә орлыклар тиз шытып чыга.
Губканы гөл савыты төбенә дә куеп калдырырга мөмкин. Ул артык дымны алып, гөл тамырларын черүдән саклый.
--- |
Иң күп укылган
|