|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2018 Мәдәният
Моңга гашыйк халыкКүңелле эссе җәйләр үтеп бара, күңелдә якты хәтирәләр сакланып, вакытлар узу белән яңарып тора. Шундый истәлекле мизгелләрнең берсен язып китми мөмкин түгел. Быелгы җәй уртасында, ямьле июль аенда җырчы Сара концертлары белән Сергач якларында гастрольләрдә булырга туры килде. Бик күп авылларда йөрсәк тә, күңел түренә Яндавишча халкы аеруча үтеп керде. Ник дисәң, ул шундый кызык килеп чыкты, һәр авылның тамашачысы да, мәдәният йорты да, мөдире дә үзгә бит. Яндавишчага килеп, мәдәният йортын күрүгә кәефебез бераз төшеп, күңел сыкрап куйды, эченә кереп урнашуга ул бөтенләй диярлек калмады. Һәрберебезне “ник килдек икән?” дигән сорау борчыса да, сер бирмәдек. Шулай да җимерелергә торган шыксыз бинаны яктыртып, ягымлы йөзе белән тулыландырып торган клуб мөдире – Сәйфетдинова Надерә Хәммәт кызы белән күрешкәч, кәефебез яхшырып киткәндәй булды. Надерә ханыма: “Мәдәният йортыгыз бигрәк кызганыч хәлдә, җимерелергә тора, халык килерме икән?”, - дигән сорауны бирми булдыра алмадык. Ул үз чиратында безне тынычландырган кебек, килерләр, безнең халык моңга гашыйк, диде. Чыннан да, яндавишчалылар Сергач төбәгенең бүтән авылларыннан аермалы буларак, иң актив тамашачыларның берсе булды. Алар Сараның җырларын күз яшьләрен сөрткәләп, йотлыгып тыңладылар, басып алкышладылар. Биючебез Ильяс Мингазовка кушылып биеделәр, гармунчы егетебез Алмаз Рәхимов башкарган җырларга кушылып җырлап та алдылар. Башка авылларда бик үк сизелмәгән җылылык, эчкерсезлек яндавишчалыларда тулысы белән, ташып тора иде. Без хәтта җимерелергә торган мәдәният йортында икәнлегебезне дә онытып, рәхәтләнеп, сәхнә тутырып концерт куя бирдек. Сара үзенең иң матур җырларын тамашачыга бүләк итте, мин һәм Ильяс Мингазов төрле мәзәкләр сөйләп, тамашачы күңелен яуладык, тавыш операторы Дмитрий Анисимов моңны бар көченә яңгыратты. Егетләребез Алмаз белән Ильяс тамашачының алкышларына түзә алмый үз җырларын да башкардылар. Концерт халыкның җылы карашы, гөрләтеп алкышлаулары белән үрелеп барды һәм бер мизгелдәй сизелми үтеп тә китте. Беткәч тә халык сәхнәдән җибәрми, рәхмәтләрен әйтеп, алкышлап бик озак торды. Сәхнә артына кереп җырчыбыз Сарадан дискларга кул куйдырып, сорауларын да бирми калмадылар. Мондый тамашачы белән күрешү үзе бер бәхет ул. Мәдәният йорты мөдире Надирә Сейфетдиновага, концертка килгән тамашачыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үз чиратында мәдәният йорты мөдире Яндавишча халкының моңга битараф булмавын, килгән һәрбер концертка йөрүен азсызыклап үтте. “Бездә концертлар еш булып тора, халык артистларны алкышлап каршы ала, йотлыгып тыңлый белә. Шуңа күрә күпчелек артистларыбыз Яндавишча тамашачысына өстенлекне бирә”, - диде Надерә Хәммәт кызы. Бу сүзләрне без дә хуплыйбыз. Чыннан да, мәдәният сарае ярым җимерек хәлдә булуга карамастан, бирегә халык күп килгән иде. Урын юк дип тә тормадылар, басып карадылар. Аларның шат, елмаюлы йөзләре әле дә күз алдымда тора. Киләчәктә дә яндавишчалылар моңга гашыйк булып калсыннар, концертлар да еш килеп торсын, ә иң мөһиме - Яндавишчада яңа мәдәният йорты төзелсен иде дигән теләктә калабыз.
Зөлфия КАМАЛ |
Иң күп укылган
|