поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.08.2018 Мәдәният

Хыяллар чынга ашты

1-5 августта Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып үтте. Аның эшчәнлегендә өч дистәдән артык якын һәм ерак чит илләрдән, Россиянең 60 регионыннан, Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 1000нән артык, шул исәптән Түбән Новгород өлкәсеннән дә дистәдән артык татар яшьләре катнашты.

Шушы форум делегаты, Печә авылында туып үскән якташыбыз, югары уку йортын бетереп, бүген Түбән Новгородта яшәүче, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясенең иң актив ярдәмчеләренең берсе Сылу ОСМАНОВА (фотода) безнең белән Форум турында уй-фикерләре, кичерешләре белән уртаклашты.
 
- Хыяллар чынга аша! Менә минем дә кечкенә бер хыялым - Казанны барып күрү иде. Шушы теләк быел минем өчен зур бонус белән чынбарлыкка әверелде - Татарстанның башкаласы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумын җыйды һәм миңа шушы форумда Түбән Новгородтан делегат булырга насыйп булды.  
Иң беренче көннән үк форумда бердәмлек хисе, милләтебезгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану атмосферасы патшалык итте.  1004 делегатны  татар халкына хас булган зур кунакчыллык белән каршы алдылар һәм шуннан ук тыгыз программа башланды, делегатларның буш вакыты юк иде дисәң дә ярый. 
Казан шәһәренең Иске Татар бистәсе буенча сәяхәткә чыктык. Безне татар мәдәниятенең тарихи урыннары һәм объектлары белән таныштырдылар, мәсәлән, Нурулла, Апанай, Галиев, Мәрҗәни, Зәңгәр мәчетләр, Каюм Насыйри, Чәк-чәк музее. Һәрбер объектның тарихын һәм бүгенгесен сөйләделәр. Ә Камал театры алдында Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша каршы   алды. Ул аңа хас булган күтәренке кәеф һәм ачык күңел белән театрның тарихына кагылды, аның белән бәйле төрле сораулар бирде, делегатлардан дөрес җаваплар ишеткәч бик шатланды һәм безнең белән фотога да төште. Аннары «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасында урнашкан Казанның меңъеллыгы музеена юл тоттык .
Форумның икенче көне бик-бик җаваплы һәм дулкынландыргыч иде, чөнки минем “Нижгар театр студиясе” исемле проектым “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган иң перспектив “Проектлар аллеясы”на сайлап алынды. Проектның идеясенә Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үзенең югары бәясен бирде һәм киләчәктә куелган максатларга ирешүдә уңышлар теләде.
 Шул ук көнне пленар утырышта татар теле һәм татар милләтенең үсеш мәсьәләләре һәм алар белән бәйле проблемаларны чишү юллары турында фикер алышканнан соң, федераль округлар буенча проектлар сессияләре башланды. Мин үз проектымны Идел буе округы сессиясендә тәкъдим иттем. Экспертлар арасында утыручы “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйров проект турында үз фикерләрен әйтте һәм тиешле киңәшләрен бирде. 
Форумның өченче көнендә һәр делегатка күңеленә килгән дискуссион мәйданчык сайлап алырга мөмкинлек тудырылды. “Тарихи хәтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мәдәният”, “Татарстанның яшь илчеләре”, “SMM һәм блогинг” исемле мәйданчыкларда төрле юнәлешләрдә әңгәмәләр, фикер һәм тәҗрибә уртаклашулар барды. Пленар утырышның азагында Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчесе итеп янә Тәбрис Яруллин сайланды, шулай ук форумның Советы билгеләнде. Шушы Совет составына кертелү һәм Түбән Новгород өлкәсе вәкиле исеменә лаек булу минем өчен көтелмәгән зур шатлык булды. 
Көнебез «Эрмитаж» концерт-холлында заманча концерт һәм бию кичәсе белән төгәлләнде. 
Ә инде иртә белән Шәһри Болгар җиренә юнәлдек. Юл озын булуга карамастан, автобуста беркем дә күңелсезләнеп утырмады, баян моңына кушылып “Алмагачлары”н һәм “Тала-тала”ны рәхәтләнеп җырлап бардык. Борынгы бабаларыбыз яшәгән, ислам дине кабул ителгән изге Болгар җирләрендә алган хисләрне җиткерү, хатирәләрне барлау өчен бу язма гына җитми, аерым берне  язарга кирәк.
 Алга таба безнең маршрут Арча шәһәренә, милли сабантуйга дәвам итте. Бəйрəм уеннар һəм милли көрəш белəн беррəттəн жыр-биюлəргə уралып барды. Делегатлар зур түгəрəклəр ясап жырлап-биеделəр, рəхəтлəнеп күңел ачтылар, матур салют белән хозурландылар. 
Бөтендөнья яшьләр форумы Казанның “Черек күл” паркында оештырылган "Печəн Базары" фестивале белəн тəмамланды. Чарада татар мəдəниятенең иске һəм яңа үрнəклəрен күрергə мөмкин иде. Татар альтернатив музыкасы һəм милли биюләр буенча "Бию for you" мастер-класслар, милли, заманча стильле киемнәр һәм бүтән әйберләр - болар барысы да форумга җыелган миллəттəшлəребезне бер урында берлəштерде. Шулай ук фестивальдə "Гыйлем" проекты кысаларында фəнни лекциялəр, татар ашлары пешерү буенча мастер-класс һəм башка күңелле чаралар узды. “Печән базары”нда “Сөйләшүләр марафоны” кысаларында безнең Сергач мишәрләре сөйләме белән дә таныштырып киттем килгән кунакларны. Фестиваль кичен акустик музыка концерты белән дәвам итте. Дөресен әйткәндә, биш көнлек форум дәвамында булганнарны бу өстән тасвирлау гына. 
Шушы милли әкиятне безгә бүләк иткән барча оештыручыларга чиксез рәхмәт!  Минемчә, шундый чара татар яшьләренә уртак максатларга ирешүдә бердәм булу  мөмкинлеге бирә, үз милләтеңнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын һәм милләтне саклап калуда булыша. Иң мөһиме – битараф булмау! Безнең татарлык, милләт – ул зур хәзинә һәм үзен татарга санаган һәр кеше аның белән горурланырга, аны саклап калырга тиеш. Барысы да безнең кулыбызда! Яшьләр, битараф булмагыз, үз милләтегезнең мәдәнияте белән кызыксыныгыз һәм аңа тартылыгыз, ул искиткеч күпкырлы һәм кызык. Татар гаиләләре төзегез, балаларыгызга матур татар исемнәре бирегез, ешрак туган телдә сөйләшегез,  шул вакытта гына безнең милләтебез юкка чыкмас, - дип сөйләде Сылу.
 
 

Кадрия СӘМИУЛЛИНА
Туган як
№ --- | 24.08.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»