|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2018 Җәмгыять
Владимир Путин пенсиягә кагылышлы яңа карар кабул итәргә җыена
Август ахырында Владимир Путин пенсия реформасын "йомшартырга" мөмкин, дип хәбәр итә "Интерфакс"дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән. 28 августта Новосибирски һәм Омскига эшлекле сәфәре вакытында Путин пенсия реформасын "йомшарту" турында хәбәр итәргә мөмкин дип фаразлана. "Йомшарту" нәтиҗәсендә, хатын-кызлар - 60, ир-атлар 63 яшьтән лаеклы ялга китү күздә тотыла.
Журналистлар әлеге хәбәргә комментарий бирүне сорагач, Дмитрий Песков: "Әгәр моны президент кирәк дип тапса, ул моны эшләячәк, әмма әлегә мин башка берни әйтә алмыйм", - дигән.
--- |
Иң күп укылган
|