|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2018 Мәгариф
1 сентябрьдә Татарстанда җиде яңа мәктәп ачылачакТатарстанда Белем көнендә 7 яңа мәктәп ачылачак. Бу хакта «Татарстан Главинвестстрой» Дәүләт казна учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, яңа мәктәпләр 5,4 мең урынга исәпләнгән, ә аларның төзелешенә 4,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Акча федераль һәм республика бюджетларыннан күчерелгән.
Бу мәктәпләр исемлегенә «Салават күпере» торак микрорайонындагы мәгариф учреждениесе дә кергән. Биредәге мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән.
Казанда шулай ук Минск урамында «Светлая Долина» микрорайонында мәктәпләр ачылырга тиеш. Быелгы уку елында Чаллы, Түбән Кама, Буа районының Әлшәй авылында һәм Әгерҗе районының Кулегаш авылында балалар бакчасы да булган мәктәп беренче укучыларын кабул итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|