|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2018 Фаҗига
Татарстанда хатын-кыз йөртүче бәрдергән алты яшьлек бала үлгәнАксубайда чит ил автомобилен идарә итүче хатын-кыз алты яшьлек кызны бәрдергән һәм бала һәлак булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә Мазилин урамындагы 17нче йорт каршында килеп чыккан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, кыз өеннән утыз метр ераклыкта юл аша йөгереп чыккан. Шул вакытта аны 38 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «КИА Рио» автомобиле бәрдереп киткән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
--- |
Иң күп укылган
|