|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда коткаручылар югалган хатын-кызны эзлиТатарстанның Югары Ослан районында коткаручылар һәм волонтерлар югалган хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Түбән Ослан авылында яшәүче 68 яшьлек хатын-кызның көндезге 1 тирәсендә өйдән чыгып китүе һәм юкка чыгуы турында хәбәр килгән. Хатын-кыз зарядкасы беткән кәрәзле телефон һәм күлмәк алган.
Берничә сәгать буе туганнары аны үзләре эзләргә тырышкан, аннары коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр, дип яза агентлык.
2 нче зональ янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эзләү эшләренә кичке 18 сәгать тирәсендә керешкәннәр. Алар «Идел» бакчачылык ширкәтен һәм якындагы 11 гектар мәйданны тикшергәннәр, әмма хатын-кызны таба алмаганнар.
Эзләү эшләренә кинологлар, волонтерлар һәм урманчылар кушылган.
--- |
Иң күп укылган
|