|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2018 Дин
Исемен алыштырган Хәбибрахман: "Исемемне онытсагыз, "Беренче театр"ны искә төшерегез"Казан егете Хәбибрахман үзенең үзенчәлекле исеме белән җәлеп итте. Бүген мондый исемнәр модада түгел сыман. Баксаң, егетнең әти-әнисе кушкан исем Ленар икән. Моннан егерме ел элек үз исемен яратмыйча, егет рәсми рәвештә исемен алыштыра. Ленар - "ут өчен" дигәнне аңлата икән. Хәзер ул паспортта да, правада да, башка документта да Хәбибрахман. Исем алыштыру җиңел эш түгел икән, һәр яклап тикшерделәр ди. Кем белә, бәлки, ул начар ният белән йөридер. Егетнең әти-әнисе исем алыштыруны башта өнәп бетермәгән, аннары ияләнгәннәр.
Ни өчен нәкъ Хәбибрахман исемен сайлаган соң? Егет өйләнгәч, хатыны аны Хәбиби дип йөртә башлаган. Сөйгәнем, ягъни мәсәлән. Уйлаганнар да, Хәбибрахман дигән исемдә тукталганнар. "Бик сирәк күрешә торган дусларым гына Ленар дип эндәшергә мөмкин. Көндәлектә барысы да Хәбибрахман дип эндәшә. Ә инде исемемне истә калдыру авыр булса, "Беренче театр" спектаклен искә төшерегез", - диде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Миңнуллин Хәбибрахман Мәсхутович.
Бүген Ленар-Хәбибрахман Мәккә каласында "ДУМ РТ Хаҗ" юлламасы буенча хаҗ кыла. "Әлеге юлламаны әти алган иде. Әмма ул якты дөньядан китеп барды. Хаҗга миңа барырга насыйп булды", - дип сөйләде "Матбугат.ру"га Хәбибрахман хаҗи.
--- |
Иң күп укылган
|