поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2018 Җәмгыять

Йокысызлык көндәлеге (ЭКСПЕРИМЕНТ)

Кичә үземнең картая башлаганымны аңладым. Мин шулайрак дип чамалыйм, яшьлек үз-үзеңне эзләү ул. Рухи һәм акыл ягыннан туктаусыз үскән, үзен төрле яктан камилләштерергә тырышкан кеше һәрвакытта да яшь булып кала. Ә мин инде бик күптән бернигә дә гаҗәпләнгәнем, чын күңелдән бәхәсләшкәнем булмады.

Эшнең нидә икәнен аңлар өчен хатирәләр тартмасын (миндә шундый тартма бар) актарып студентлыкның беренче елларында яза башлаган һәм уртасында ташланган көндәлегемне тартып чыгарам һәм бервакыт үткәрелгән йокысызлык экспериментын табам.
 
Барысы да шуннан башланды, мин бик күп йоклый башладым. Йокы идарәсе дигән метод бар. Методның асылы — йоклаганда үзеңнең йоклаганыңны аңлап йокы белән идарә итү. Мин әкренләп шуңа өйрәндем. Төшләремдә мин илләр, дөньялар, галәмнәр буйлап сәяхәт иттем. Башта мин көненә 10 сәгать йокладым. Йокы вакыты күбәйгәннән күбәя барды. Мин әкренләп университеттагы парларны калдыра башладым, яки шуларда ук йокладым. Уянасы килмәде. Чөнки АНДА барлык теләкләр дә чынга ашкан кебек булды. Төшләр белән өн бер боткага әйләнде. Мин бутала һәм әкрен генә акылдан шаша  башладым. Бер мәлне мин үземне көзгедә күрдем. Котычкыч хәлдә идем. Башта ышанмадым, кыяфәтем бары куркыныч төш булып тоелды. Ләкин уянып булмады. Шунда мин айныдым. Дөньямның әкрен эрүен, дусларның юкка чыгуын, ашарга онытуымны , чәчләрен агара башлаганын, ябыгып, тиренең соры төскә керүен, күзләренең нуры югалуын күрдем. Йоклап китү куркыныч иде һәм мин йокламаска булдым.
 
Интернеттан ничек йоклап китмәскә икәне турында мәгълумат җыйдым. Иң яхшы ысул хәрәкәт һәм кофе белән баллы газировка булып чыкты.
 
Эксперимент.
 
Беренче көн (Йокламаска карар кылган көн)
Бик авыр. Күзләремне йомуга ук миңгерәя башлыйм. Уку белән шөгыльләрегә тырышам. Укый алмыйм, күңелсез. Дуслар белән күрешергә сөйләштек.
Казан урамнарын йөреп кайттык. Дуслар сагындырган. Кофе эчәм (яратмыйча).
17.10 өйдә күңелсез. «Клиника» сериалын карый башладым. 21.21 «Клиника»ның бер сезонын карап бетердем. Инглизчә карарга кирәк дип уйлыйм. Төн. Иң авыры. Эшсезлектән интегәм. Бүлмә буйлап әрле бирле йөрим музыка тыңлыйм һәм кофе белән пепси эчәм. Йокы качты.  03. 49 Таң ата. Матур.
 
Икенче көн.
Мин үземне гаҗәеп рәвештә җиңел хис итәм, йоклыйсы килми. Ашыйсы килә. Дустымны иртәнге ашка Макдональдска чакырам. Кофе эчәбез. Энергия күп, биисе килә. Бераз температура бар кебек сыман төсле булып тоела))). 16.00 арый башладым. Йокы килә. Тагын пепси белән кофе эчәм. Коче эчкәннән соң кул аяклар калтырый, йөрәк бик тиз тибә башлый. 23.00 төне буе сериал карыйм.
 
Өченче көн.
Йокысызлык туйдырды. Арыганлык сизелә. Тән 2 мәртәбә авыррак булып тоела. Дөнья әкренәйгән сыман. Реакцияләр әкрен. 13.00. Дәрестә утырам берни аңламыйм. Яза алмыйм. Туктаусыз бер ноктага төртелеп эленеп калам. Телефонда уен уйныйм. 18.00 Әни белән ачуланыштык. Ачу килә. Һава суларга чыгып киттем. Бераз энергия керде. 02.00 өйгә кайттым. Кисәк кенә бик куркыныч була башлады. Караңгы почмакларда кемдер, ниндидер шәүләгә ошаган кызыл күзле зат утыра булып тоелды. Тизрәк таң атуын көттем. ВК.аудиоязмаларыннан догалар, азан тыңлыйм. 3. 50 таңа ата.
 
Дүртенче көн
Көннәр артык озын булып тоела. Күңелсезлектән үләм, бигрәк тә төннәрен. Башка әллә нинди уйлар керә. Үз йөрәк тибешемне ишетәм. Үземнең ничек хәрәкәтләнгәнемне хәтерләмим. Кисәк кенә өйнең төрле җирләрендә барлыкка киләм.  Күп ашыйм. Артык күп ашыйм. Ашаганда үз иренемне тешләгәнмен һәм сизмәгәнмен. Кич тагын почмаклардагы кара шәүлә затлар барлыкка килде. Хәзер алар минем артымнан күләгәмә басып йөриләр. Бик куркыныч. Намаз укырга өйрәнәм. Өйдә үзем генә калырга куркам. Төнлә әнинең тын алуын тыңлыйм. Якты дөнья белән хушлашам.
 
Йоклап киткәнмен.
12 сәгать төш күрмичә йокладым. Мине караватка күчереп яткырганнар.
Исән.
 
Элеге эксперимент миңа бик күп нәрсә бирде. Беренчедән,мин тормышның нинди булуын искә төшердем.
Үзенмнең үлем алдында көчсез булуымны аңладым. Гаилә һәм дусларның тормышымда нинди урын алуын аңладым.  Хәзер көндәлекне укыганда динилекнең каян килгәнен аңлыйм. Кофеның кешегә ничек тәэсир итүен аңладым.
 
Әлеге экспериментны башка кешеләргә үткәрергә киңәш итмим.

---
Идел
№ --- | 22.08.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»