|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2018 Криминал
Бөгелмә районында берәү әбисенә 67 тапкыр пычак белән кадаганБөгелмә районы кешесе йоклый торган әбисенә 67 тапкыр пычак белән кадаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Татар-информ язуынча, 14 июльдә Көнчыгыш бистәсендә 32 яшьлек ир-ат туганнары белән алкоголь эчемлекләр эчеп утырган. 75 яшьлек хатын-кыз һәм оныгы арасында низаг килеп чыккан. Шул вакыт ир-ат кухня пычагын алып, караватта яткан пенсионер әби янына килеп, аңа күп тапкыр пычак кадаган. Аннан әнисен уяткан һәм полиция чакырган.
Шикләнелүче ир-атның өлкән яшьтәге туганына янаганы өчен суд хөкеме булган инде. Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
--- |
Иң күп укылган
|