|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2010 Мәгариф
ӨМЕТСЕЗ ПРОЕКТАпрель башыннан мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәне укытыла башлый. Әлеге проектны тикшерү барышында Татарстан үз сүзен ишеттерә алды: укучылар үзләре теләгән дин мәдәнияте нигезен йә этика нигезләрен өйрәнәчәк. Әмма шушы ыгы-зыгы арасында вузларга бер генә диннең – православиенең үтеп керүен сизми калганбыз. Гәрчә югары даирәләрдә моңа өч ел буе әзерлек эшләре алып барылса да. Бу мәсьәлә узган атнада «Татарстан – Яңа Гасыр» каналының «Җиде көн» тапшыруында күтәрелгәннән соң, халыкның колагы шомрайды: Татарстан вузларына да православие керәчәкме? Шул уңайдан Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең әнә шул хактагы фикерләрен белештек. Кызганычка, эш графигы тыгыз булу сәбәпле, ТР мәгариф һәм фән министры үз фикерен җиткерә алмады. Разил ВӘЛИЕВ, ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Күптелле республика буларак, безнең мәктәпләрдә православие дине мәдәнияте нигезләре түгел, ә диннәр тарихы гына укытылачак. Югары уку йортларын шул мәктәпнең дәвамы дип карарга кирәк. Ике-өч югары уку йортыннан кала бездә барысы да Россия юрисдикциясендә. Ләкин алар Татарстан җитәкчелеге, җәмәгатьчелеге фикеренә колак салмый булдыра алмаслар дип уйлыйм. Без – депутатлар да, башка җитәкче даирәләр дә – православие дине мәдәнияте нигезләрен теләсә кайсы уку йортында укытуга каршы, чөнки ул Россия һәм Татарстан Конституцияләренә каршы килә. Без бит үзебезне бөтен документларыбызда дөньяви дәүләт дип игълан иттек. Дөньяви дәүләт булгач, анда югары уку йортларында дин дәресләре укытылырга тиеш түгел.
Ринат ВӘЛИУЛЛИН, ТР Министрлар Кабинетының дин эшләре идарәсе башлыгы:
– Бер динне генә укыту Татарстан өчен мәслихәт түгел. Татарстанда мәсьәләгә берьяклы гына килү – бер генә динне укыту дигән нәрсә булмаячак. Вузларда бигрәк тә. Безнең Казан дәүләт университетында хәзерге вакытта дин белеме кафедрасы эшли. Анда чын дин белгечләре (дөньяви) әзерлиләр. Ә православиене генә кертүне өметсез проект дип тә карарга кирәк. Билгеле, һәрбер вузда моны гыйльми совет хәл итә. Әмма Татарстанның үзенчәлеген республика җитәкчелеге генә түгел, вузлар җитәкчелеге дә бик яхшы аңлый, алар андый нәрсәгә барырга тиеш түгелләр.
Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче:
– Сәясәт ачыктан-ачык билгеле: Россиядә бер динне, бер телне калдыру. Мәктәпләргә дин дәресләрен кертү дә, 309 нчы закон да шуңа юнәлтелгән. Милли мәктәпләрне бетереп, бер генә телне калдыргач, аның артыннан бер генә дин килеп керә. Бу берничә гасыр элек көчләп, ирексезләп чукындыруның бер формасы – аннан яманрак формасы. Православие динен балачактан кертеп, аның нигезенә салып калдырырга тырышалар. Моңа каршы торып буламы? Татар халкы нәрсә әйтә – шул була инде. Безгә әби эшли, бабай эшли, җитәкчеләр эшли, кемдер тиеш дип утырсалар, берни барып чыкмаячак. Кызганычка, безнең халык һаман да искечә – кемдер кемгәдер нәрсәдер эшләргә тиеш дип уйлый. Халык үзе өчен үзе эшләргә тиеш.
Православие Татарстандагы вузларга да үтеп керәчәк билгеле, безнең бит үз вузларыбыз юк. Инде гимназияләрне дә бетереп киләбез. Халык битараф. Андый халыкны беркем дә якламаячак.
Нәүбәһар КӘБИР |
Иң күп укылган
|