поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.08.2018 Мәдәният

Моң чылбыры өзелмәсен иде...

Гармун моңы… Күңелнең ниндидер бик тирәнгә бикләнеп калган кылларына кагылып, бар булмышыңны сихрилеккә күмгән илаһи моң…
Борынгы заманнардан ук татар халкы үзенчәлекле моңы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган.

Ул вакытларда музыка мәктәпләре дә булмаган бит! Моң ул кешенең йөрәгендә, күңелендә буладыр да, бер көнне ургып тышка чыгадыр: кемдер үзлегеннән гармун уйнап җибәрә, кемдер җырлап, ә кемдер биеп китә. Әйе, әйе, йөрәгендә моңы булмаган кеше бии алмас иде. Бию дә моңлы була шул. Мәсәлән, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” фольклор ансамбле җитәкчесе һәм бию остасы Наил абый Галимуллин “Ярмәк вагы”н биегәндә минем йөрәк үзеннән-үзе җырлый башлый сыман.

Төбәгебез элек гармунчыларга бик бай булган. Әле утыз еллар элек тә байтак иде алар. Ни кызганыч, алар да бакыйлыкка күчә баралар. Истәлеккә бары моңнары һәм гармуннары гына кала. Ә дәвамчылары булырмы? Моң чылбыры өзел¬мәсме?

Менә Камышлының тагын бер оста гармунчыларының бер¬се - Мөхәммәт абыебыз Шә¬кү¬ров та арабызда юк инде. Үткән елның соңгы көн¬нәрендә мәңгелеккә күчте…Ләкин бөтенләй китмәде, халык күңелендә гармуннарын, моңнарын калдырды.
 
 
Әтиләре Әхмәтзыя абзый сугышка киткәндә, булачак гармунчылар Мөхәммәт бе¬лән Тәлгатькә бары тик биш һәм ике яшь кенә була әле. Әх¬мәтзыя абзый бик оста гармунчы булып, гармунында уйнаганда моңсызлар да кушылып җырлаган, бии белмәгәннәр дә тыпырдап биеп киткән, дип сөйлиләр. Гармун ясау остасы Гали Гәрәев белән дә дус була ул. Сугышка киткәндә дусты ясаган гармунын улы Мөхәммәткә тоттыра да: “Мә, улым, истә¬легем итеп сакла, гармунда уйнарга өйрән, энеңне дә өйрәт, минем дәвамчыларым бит сез”, - дип әйтә. Ата кешенең күңеле сизгәндер… Бик озакка аерылыша алар…
 
Әтисе уйнаган, әнисе Фатыйма апа җырлаган көйләр кечкенә малайның күңеленнән гармун телләренә күчә. Абыйсыннан күреп, кызыгып, Тәлгать тә гармун телләрен барларга тотына. Кечкенә чакта өйдә генә гармун шыңгырдаткан малайларны, үсә төшкәч, аулак өйләргә, кичке уеннарга чакыра башлыйлар, Сабан туйларында да, “Боз озату” бәйрәмнәрендә дә алардан да кадерлерәк кеше булмый авылда. Шулай итеп Сок елгасы очында берсеннән-берсе чибәр, оста гармунчы егетләр үсеп җитә.
 
Мин Мөхәммәт абыйны үземне белгәннән бирле беләм. Без гаилә дуслары идек. Үзеннән ун яшькә ө묬кән-рәк әтиемне үз абыйсыдай хөрмәт итте ул. Аның кызы Алия белән мин уйнап үссәм, Гөлиясе белән сеңелем Резеда дуслар иде. Безнең балачак бик бәхетле үтте, дияр идем. Баш¬ка балаларның төшенә дә кермәгән атларга утырып кына әти-әниләр белән табигать кочагына чыгу дисеңме (хәзергечә әйтсәк, пикник була инде), балык тотып, уха пешерүләрме... Әтиләр ауга да, балыкка да гел бергә йөриләр иде. Алар сунардан кайткач, әниләрнең мичкә салып пешергән куян бәлешләренең тәмен белсәгез икән! Әдәбият-сәнгатькә мө¬киббән киткән гаиләләр буларак та берләшкәнбездер инде. Кич утырганда әти-әниләр безне дә җырлаталар, биетәләр, шигырь сөйләтәләр, конкурслар үткәрәләр иде. Күңелле дә, тәрбия чарасы да булган мондый кич утырулар, аралашулар онытыл¬мый.
 
Мөхәммәт абый авылы¬быз¬ның алдынгы механизаторы иде. Аннан соң ул күп еллар эретеп ябыштыручы булып та эшләде, яшьләрне дә үз эшенә өйрәтте. Тик кайда гына эшләсә дә, эштән арып кайтса да, ул гармун дустын кулыннан төшермәде, урыны гел сәхнә түрендә, табын түрендә булды. 
 
Мөхәммәт абый бик күп фестивальләр лауреаты исемен алган шәхес. Моң сөюче дуслар хәтерлидер әле, “Уйнагыз, гармуннар” фестивале таңга кадәр дәвам итеп, Мәдәният йортының концерт залында басып торырга да урын калмый. Тәнәфес вакытларында тамашачылар фойеда рәхәтләнеп биеп, күңел ачалар. Халык бигрәк тә гармунчыларыбыз На¬ил абый Сафин, Мөхәммәт абый Шәкүров, Мидхәт Фәхретдиновларның өчәүләшеп уйнауларын көтеп алып, көчле алкышларга күмә иде. Кызганыч, Наил Сәлим улы бик ир¬тә мәңгелеккә китеп барды. Мидхәт тә шунда, менә Мөхәммәт абыебыз да юк инде. Аларның  гармунда уйнаган көй-моңнары гына магнитофон тасмалары язмаларында саклана. Шуларны тыңласаң, үзәкләр өзелә. Йөрәктән чыккан моңнар гына йөрәккә барып җитә икән шул.
 
Мөхәммәт абый гармунчы гына түгел, гармун ясау остасы да, иске гармуннарга җан өрүче дә иде. Әтисенең истәлеге, улына  атап махсус ясалган гармун Раил кулында сайрый хәзер. Әйе, әйе, сайрый! Сез аның үзе уйнап, үзе җырлаганын ишетсәгез, исегез китәр. Ник уйнамасын да, ник җырламасын: гармунчылар нәселеннән бит ул. Аннан, кем аны тудырган да, кем тәрбияләп үстергән соң?! Гармунчы Мөхәммәт абый, әлбәттә, оныгы Ранилгә атап та гармун ясап калдырган. Ул да кечкенәдән гармун уйный. Ранилнең бик күп фестивальләрдә үз яшен¬дәгеләр арасында дипломант, лауреат булганы бар. “Безнең өметебез”, - диләр аның турында авылдашлары. Раил белән Ранил алга таба әтиләре, бабалары кебек сәхнәләргә чыгып, гармуннарын сайратырлар, һәм беркайчан да моң чылбыры өзелмәс. Җырларда җырланганча:
 
…Чыңласын гармун, 
               моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын
                               гармун…
 
Әйе, чыңласын гармун, моң¬лансын гармун. Тальян гармуннар - халкыбызның милли горурлыгы, татар авылларына гына хас музыка коралы бит алар. Ә гармунсыз авылны мин сандугачсыз урманга охшатам.
 
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
“Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе.

---
Бердәмлек
№ --- | 20.08.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»