поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2010 Җәмгыять

АРТЫК КӘПЕРӘЙГӘН – ИРТӘ КӘКЕРӘЙГӘН

Февраль аеның чатнама суык көннәрендә танышымны очраттым. Шәп тун кигән. Шәп дигәч тә, быелгы салкын кышта кызыгырлык түгел – нәфислеккә нәфис, ләкин юка, җылы эчлексез мутон тун.

– Ай-һай, көязләнгәнсең, – мәйтәм. – Акчаны күп аласыңдыр ахры. Ким дигәндә утыз мең торадыр бу туның!

 

– Утыз сигез, – ди таныш ханым. – Кая инде ул баю! Ирдән аерылганга ун ел була. Ике улым бар икәнен беләсең, аларны укытып чыгарганчы җиде кат тирем суелыр әле. Ә бу тунны кредитка алдым...

 

– Алай әҗәтләргә кереп, процент түлисе, нигә мәшәкатьләндең соң?

 

– Нигә дип... Кешедән калышасы килми бит! Безнең эштәге хатыннарны күрсәң син: парижанкалар кебек киенәләр. Шулар янына җиде-сигез меңлек пуховик киеп бара алмыйм бит инде...

 

Мине болай да беләләр

 

Озаклап сөйләшеп торып булмады. Туны бик җылытмый ахры, урам чатында суыкта гәп корып торырлык түгел. Танышым, суыктан бөрешеп, нәзек пирчәткәле кулларын угалап торды да, ярар, чылтырат, иркенләп сөйләшербез дип, биек үкчәле итекләрендә тая-тая, юлын дәвам итте. Ә миңа нәрсә, суыкны сизмим дә. Ник дигәндә, өстемдә сигез меңлек тупас кайры тун, дубленка була инде «безнеңчә», башымда ике меңлек йонлач бүрек, ә аякта – киң табанлы җылы «бульдозер» итек. Итекләрне җәй көне, кышкы кием-салымга бәяләр төшкәч, нибары мең ярымга гына алган идем. Үземнең кыяфәтне көяз танышымныкы белән чагыштырдым да, көлеп җибәрдем. Мин дә киенәм инде, мәйтәм, кыш җиттеме, төньяк котыпка барырга җыенгандай, җылы киемнәремне барлап чыгам. Өч-дүрт пар итегем бар. Берсе – көндәлеккә, кибеткә йә базарга барганда кия торган. Озын кунычлы, әкәмәт җылы эчле, җәенке табанлысы ерак юлга йөргәндә киелә. Кәттәрәге, очлырак борынлы, кунычы йон кайтармалысы – юньлерәк урынга, кеше арасына барганда кия торганы. Һәркайсы да бик очсызга гына алынган итекләр. Әле тагын мәңге тузмый торган мех эчле ботинкам бар. Ун ел чамасы элек, нибары 500 сумга гына Ломжа урамындагы базарчыкта бер әбидән сатып алган идем. Кеше кулыннан, тотылган әйбер алырга яратмасам да, очрап куя бит кайчагында шундый әйбер – ошый һәм бетте-китте! Кыскасы, табаны бер дә туза торган түгел, калын каучук «платформа»лы, ә өсте чын замшадан.

 

Үкчәле итекләрем бөтенләй дә юк дисәм, берәү бар икән әле, көзге юка итек. Әмма дә ләкин аны киеп, шәһәрне бер әйләнеп кайтсам, бүтән кимәс идем дигән көнгә төшәм. Күрер күзгә матур бу итекләрем уңайсыз да түгел, ләкин җәмәгать транспортында, кеше арасында кысылып, өстәвенә, аягөсте йөри башласаң, биек үкчәнең нинди газапларга төшерүен үзең генә беләсең. Әле киез итегемне онытып торам икән. Асты дымланмасын дип, табанына микроспора тектереп алдым бер үзбәк остасыннан. Гомумән, уңайлы киенергә яратам. Берничә кәчтүмем, өч-дүрт күлмәгем, нәфис блузкалар шкафта айлар буена эленеп тора да тора. Уянуга, кулым һаман аларга түгел, ә иркен, озын, җылы йон итәккә, муенлы иркен свитерга, йә булмаса рәхәт вельвет чалбарга үрелә. Кая барсам да танышлар белән күрешәм ич. Алар каршында көязләнәсем юк, чөнки мине болай да беләләр. Киемемнең чисталыгына-пөхтәлегенә генә битараф түгелмен. Ә менә театрга, концертка барганда бераз гына «әртистләнергә» туры килә инде. Гардеробыңда ни барына карап, нәфисрәк, оригинальрак киенергә тырышасың. Җәй көне бу кыен эш түгел: ни дисәң дә һәр хатын-кызның җәйге гардеробы баерак. Ә кыш көне эчтән нәзек оек киеп театрга баргач фойеда йә туалетта җылы киемнәрен, күлмәк алыштырып, туфлигә басып маташулар хатын-кызга артык мәшәкать тудыра. Үземнән чыгып та, бүтәннәрне күзәтүдән дә шундыйрак фикергә килдем: бездә, аеруча, татар гавамында кешелеккә киенүнең кышкы «ассортименты» юк диярлек. Хатын-кызларыбызның күбесе театрга, концертларга затлы, җылы күлмәк-костюм киеп түгел, ә җәйге дип әйтерлек, нәзек тукымалардан тегелгән кием киеп килә. Билгеле инде, матур шәмдәлләр янып торган, яхшы келәмнәр җәелгән тамаша залында – ачык изүле, озын бәрхет күлмәк киеп, пудраланган муеныңа бриллиантлар тагып, кадак үкчәле, елкылдап торган туфлиләрдән йөрсәң дә бик килешер иде. Хәтта кыш уртасында да. Әмма дә ләкин андый киемне «йөртергә» дә кирәк бит әле! Кайда ул хәзер андый аксөяклек бездә! Өстәвенә, театрга килүчеләрнең төп массасы затлы лимузиннардан түгел, ә халык белән дыңгычланган шәһәр транспортыннан төшеп килә. Аннары, заманы да бүтән бит инде аның. Пушкиннар заманы түгел. Күп булса, йөз кеше чакырулы балларда вәкарьле-әдәпле генә йөренүләр кая: берьюлы мең һәм аннан да күбрәк кеше сыйдырышлы залда терсәккә-терсәк терәлеп тамаша карыйбыз, тәнәфестә буфетка, бәдрәфкә чират торабыз. Халык ташкын булып агылган җирдә нинди декольте да, нинди бриллиантлар ди инде ул. Гадилек, уңайлылык һәм тагын бер кат уңайлылык! Спорт кәчтүме, кроссовка йә сырган чалбар киеп килмәсәң, шул ярый инде...

 

Көтү сарыклары

 

Хәер, мин бит әле теге, кредитка алып, юка, затлы тун киеп, туңып йөрүче ханымнан башлаган идем сүзне. Ә шул тирәдә фәлсәфә кору – уйны психологик бәйлелек, кимчелек касәфәте (комплексы) дигән нәрсәгә китереп бәйли. Урамга чыгыгыз да, яшьләргә, аларның киенү рәвешенә игътибар итегез: күбесе, инкубатор чебешләредәй, бер үк төрле киенә. Кызларның аягында кышын да, яз-көзен дә – уңайсыз, биек үкчәле итек йә ботинка булыр, туксан тугыз проценты – сыланып торучы, түбән билле чалбардан һәм кыска курткадан йөри. Чәч-башлары тузган, транспортта чәчелеп, электрланып, киемгә, битеңә сылана. Мондый килеш-килбәт яшьләрнең үзләренә дә, бүтәннәргә дә уңайлы түгел, чөнки кышын биек үкчәдә алар боздагы сыер кебегрәк интегеп йөриләр, иелгәндә кыска чалбарлары астыннан эчке киемнәре күренеп тора, өстәвенә, билләре ачык йөрү сәбәпле, бөерләренә һәм башка әгъзаларына салкын да тияргә мөмкин. Чәчләрен дә пөхтә итеп үреп тә җыеп куясылары бар барын, ләкин ярамый: модага хилафлык килә! Кемдер безгә таккан ул моданың җимергеч үз идеологиясе барлыгын башларына да китереп карамый яшьләр. Алар, нигездә, көтү инстинктына ияреп яшиләр. Иң мөһиме – «көтү»дәге бүтән яшьтәшләреннән аерылып тормасыннар, аларча киенсеннәр, аларча кылансыннар. Буынсызлык, үз йөзеңне эзләмәү, индивидуальлеккә омтылмау, әнә шулай, яшьләрнең килеш-килбәтеннән үк башланадыр дип беләм. Араларында кинәт үзенчә киенгән, үзенчә бизәнгән кеше күренеп китсә, сөенеп куям – әһә, бу теге көтү сарыгы түгел, бу – үзенчә фикерли торган, бәйсезрәк шәхес булса кирәк, афәрин, дим. Протест дулкынында яшәүче, ак каргадай күзгә ташланып торучы яшьләрне әйтүем түгел әле бу. Андыйлары, элеккеге панклар, хиппилар, бүгенге «гот»лар кебегрәк, үзләренә аерым бер игътибар таләп итәләр һәм алары да, асылда, үзләренчә уйлаучы бер катлам вәкилләре. Шулар янәшәсендә тәмам «кешечәләрчә» бөтенләе белән нормаль яшьләр бар. Бары модага ияреп йә модага каршы килеп түгел, ә уңайлылык, тәнгә вә җанга файдалылык җәһәтеннән дөрес киенәләр. Озын чәчен толымга үреп салган, җайлы һәм җылы пәлтә йә куртка кигән, таймый торган табанлы итектән, суыкта – башына җылы бүрек кигән йә шәл чорнаган кызларны да күргәлим. Мактыйм үзләрен. Егетләргә дә кагыла алдарак әйтелгән сүзләр. Үзләрен дә, бүтәннәрне дә хөрмәт итә белүче яшьләр күбрәк булса икән!

 

Ябык тугымлы чылбыр

 

Яшьләр дә яшьләр дим. Кимлек касәфәте бүтәннәргә иярү яшьлектән башланып, күп очракта, кешенең гомере буена дәвам итә, күрәмсең. Мал җыю, мода куу, үзе бер чир рәвешен алып, кешене талкый, йөрәген боза. Ә ул чирне, гөл үстергәндәй, су сибеп үстереп торучылар бар – кием-салым, көнкүреш әйберләре индустриясе. Кулланучылар җәмгыяте (общество потребителей) дигән термин бар. Бу – әлеге дә баягы, яңадан яңага кызыгып, Ходай биргән сәламәтлеген яңа машина, затлы кием-салым, йорт җиһазы, көнкүреш техникасы бәрабәренә алыштыручы тоз күзлеләр, ягъни нәфес корбаннары. Кешенең табигате шундый: ул барысына да кызыга, төрледән дә төрлене тәмләп йә киеп карыйсы килә аның. Язмамда әйтергә теләгән төп фикерем дә нәкъ менә шушы яссылыкта ята булса кирәк – кызыгу дигән хасияттә. Ни уйласаң, шул килер ди ахыр заман алдыннан. Алга килү дигәннән, кайтып кереп, телевизорны кабызсам, анда үзебезнең Казан журналисты муллыктан кешенең үз-үзен контрольдә тота алмавы, еш кына үзенә, гаиләсенә һич кирәк булмаган әйберләр сатып алуы хакында фәлсәфә корып утыра. Яңадан-яңага кызыгу, бер карасаң, чыннан да, табигый хәл кебек. Элек совет заманында балык кибетендә килки белән минтайдан гайре бернәрсә юк иде. Ә хәзер ниндиен телисең – горбуша да, керкә дә, палтус та, кальмар да, кызыл уылдык та бар. Ничек инде шулардан авыз итеп карамаска ди! Хәер, кесәң «рөхсәт иткәндә» кыйммәтле балыктан йә уылдыктан авыз итү гөнаһ түгел. Ә инде нәфесең котырып, деликатесларны ресторанда ашарга ияләнеп китсәң? Кеше акчаны көрәп ала икән, нигә әле ул үз теләкләрен чикләргә тиеш, дисезме? Яши-яши, уйлый-уйлый, әлеге бик тә урынлы сыман дилемманы хәл итәргә дә өйрәнеп киләм, шөкер. Шәрехләп карыйбызмы? Бер Казанда гына да йөзләгән ресторан бар. Уртача дигәннәрендә генә дә, тыйнак кына ашап-эчеп чыгыйм дисәң, «бер борынга» 500-800 сум түләргә кирәк. Ә тәмам хушланганчы утырсаң, бер кешегә ике-өч мең сум да җитми. Ә рестораннар матур гына эшләп ята икән, димәк, аларга йөриләр. Йөриләр икән, һаман саен яңалары ачыла тора. Яңа маркалы машина да, кәттә телефоннар да, «модалы» кием-салым да шул рәттә – алалар икән, яңалары эшләп чыгарыла. Кыскасы, ябык тугымлы чылбыр барлыкка килә. Кеше исә шул тугым эчендә йөгерүче тиенгә әверелә. Үз нәфесенең һәм әйбер җитештерүче бай концерннарның корбанына...

 

Әйтүе җиңел, кешегә акыл өйрәтү тагын да җиңелрәк, ә теге тугымнан чыгып буламы икән соң?

 

Нәфес һәм чама хисе

 

Авылга кайтып, берничә ай өзлексез шунда яшәп алганнан соң, үземә өр-яңадан «Америка ачтым» кебек: табигать белән бер булып – бакчада эшләп, тавык асрап, җиләк җыеп, су ташып, утын ярып (мунча өчен генә булса да) яшәп карагач, кәттә техниканың да, биек үкчәле итекнең дә, хәтта краннан йөгереп килүче суның да әллә ни кыйммәте калмый. Билгеле инде, бөтенләй үк патриархальлеккә дә төшеп бетәсе килми: гади генә кер юу машинасы кирәк, тегендә-монда барып кайтырга, хәерче генә булса да машина булса, янә комачау итми, алмашка бер-ике матур кәчтүм, күлмәк тә кирәк, ә артыгы нәрсәгә? Иң кирәкле, күп киелә торган киемнәрем – урманга йөрергә ярый торган галуш, җиңел чүәк, эшләпә, резин итек, спорт чалбары, җиңел шорты, нәзек киҗе-мамык блузалар. Кышын – киез итек, кайры тун, җылы шәл, бүрек. Тик менә шунысы бар: нәфес белән чама хисе арасындагы чик кайсы төштә ул? Күршеләрем цивилизация рәхәтләренә күбрәк кызыга барган саен (тәрәзә төбеннән асфальт юл үтә, күпләр машина алыштыра, нефтьчеләрне чакырып, кое бураталар, суны өйгә үк кертәләр һ.б.), минем аргы урамгарак, урман-тау кочагына күчү теләгем көчәя. Шунда бер буш урын сатып алып, җыйнак кына өй саласым һәм табигать баласы булып яшәп карыйсым килә. Куркам мин бу цивилизация рәхәтлекләреннән. Аяк астыбыздан җир-суны тартып алып килә ул. Кешелекнең берзаман акылга утырасын, күп рәхәтлекләреннән ваз кичәсен көтүе кыен. Күбрәк яшәгән саен кешелек дөньясы камилләшә, акыллылана бара дип кем әйткән? Әгәр кемдер әйткән икән, димәк, ул йә үзе үк акылсыз, йә сукыр. Әйе, кеше яңадан-яңа техник казанышларга ирешә бара, тормышын җайлый торган нәрсәләр уйлап таба, ләкин рухи яктан чери, гамьсезләнә генә. Ахырзаман саләмәте әнә шул буладыр инде. Бөтен өмет теге индивидуалистларда – көтүгә иярмичә, үзбаш, ялгыз йөрүчеләрдә. Шулар яңа төркемнәргә тупланып, «кулланучылар» көтүен тарката алса гына инде...


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 34 | 20.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»