поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.08.2018 Мәдәният

Тинчурин театры августта традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра

26-29 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларны һәм башкала кунакларын традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра. Быел августта тинчуринлылар тамашачыларга барлыгы дүрт спектакль тәкъдим итәчәк. Шуларның өчесе – узган сезон премьералары.

Спектакльләр циклы 26 августта драматург Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган “Шаян Гөлшаян” комедиясе белән башланып китә. Спектакльнең төп героинясы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә үзе артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта.
 
27 августта тамашачылар драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Алай түгел, болай ул” комедия-скетчын карый алачак. Әлеге әсәр моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Комедия аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән – скетчлардан гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.
 
28 августта театр сәхнәсендә Илһам Гали әсәре буенча куелган “Гомер буе сине көтәм” мелодрамасы күрсәтелә. Спектакльнең төп героинясы Әдиләне язмыш шактый сыный: ул бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Әмма барлык сынауларны җиңеп чыгарга аңа балачак дусты Гадел ярдәм итә. 
 
29 августта театр Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында – ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Анда тәрбияләнүчеләрне язмыш төрле юллар белән шунда китергән. Төп каһарман Рәшидәнең дә кайчандыр үз гаиләсе булган. Әмма, өч улы сау-сәламәт була торып та, ул бүген гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр. Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган әлеге спектакль шушы сорауларга җавап эзли. 
 
Спектакльләрнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.
Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Билетларны театрның рәсми сайтыннан һәм кассадан сатып алырга мөмкин. 

---
Тинчурин театры
№ --- | 17.08.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»