|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2018 Җәмгыять
Казан аквапаркында бәби тапкан хатынның ире ни ди?Әхмәдиевләр гаиләсе Казанның «Барионикс» аквапаркына ял итәргә барган җиреннән икенче бәбиләрен алып кайткан! Динә Әхмәдиева шунда бәбиләгән. – Хатыным 10 август көнне табибта булган иде. Әле бәби тапканчы ике атна вакытыгыз бар, дип кайтарып җибәрделәр. Шуңа күрә без ял итеп алырга булдык, – ди гаилә башлыгы Рамил Әхмәдиев.
Йөклелек чорында гаиләнең аквапаркта өченче тапкыр булуы икән. Бу көнне алар рәхәтләнеп дүрт сәгать су коенган, тамак ялгап та өлгергәннәр.
– Аквапаркка сәгать 11дә килгән идек, 3ләр тирәсендә хатынның эче авырта башлады. Динә: «Сезне чишенү бүлмәсендә көтәм», – дип кереп китте. Берникадәр вакыт узгач, су китте дип, миңа үзе шалтыратты. Чишенү бүлмәсенә йөгереп килгәндә, мине инде котлый башладылар, – дип искә ала ир ул көнне.
Хатын баланы 20 минут эчендә таба. Рамил сүзләренчә, Динәгә баланы тиз табарга гидромассаж белән җылы су ярдәм иткән.
Хатынга бала табарга аквапарк администраторы, коткаручы һәм фельдшер ярдәм иткән.
– Динәне карадым да бала тудыру йортына кадәр барып җитмәячәген аңладым. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә, бала инде туган иде. Бик тиз булды ул. Башкалар паникага бирелсә дә, булачак ана үзен бик тыныч тотты, – ди фельдшер Максим Ризаев.
Аквапарк кунаклары яңа туган сабыйны алкышлар белән каршылаганнар.
Әхмәдиевләр улларына Азамат дип исем кушкан.
– Бала да, хатын да үзен яхшы хис итә. Хастаханәдән чыгарга әзерләнәбез менә, – ди Рамил.
Аквапарк администрациясе гаиләне гомерлек бушлай абонемент белән бүләкләгән.
--- |
Иң күп укылган
|