поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.08.2018 Ана теле

Ана теле: Сөйләмне тәэсирле итү чараларыннан синтаксик фигуралар. Мәкаль, әйтемне кулланасызмы?

Мәкаль. һәркемгә бу төр телбизәкне көндәлек сөйләмебездә куллануның нечкәлекләрен ачыклау кирәк. Остазлар фикеренә мөрәҗәгать итик.

Хәтерлимсез, Нәкый Исәнбәт безгә мәкальнең төп максаты кешегә аралашу барышында куллану икәнен искәртеп кенә калмады, бу кирәкле гамәлнең, ягъни куллануның механизмын, әмәл-ысулларын да ачыклап китәргә тырышты. Бер манзараны ул бәян иткәнчә күз алдына китерик әле. Әйтик, авылда җыелыш. Клуб хакында сүз бара. Телгә оста бер агай сүз ала да артта гына басып сөйли башлый: – Безнең клуб турында ни әйтәсең? Аның хәле мәгълүм инде, ачык та тишек, тәрәзә дә ишек. Ул бик тыныч яши, төнлегеннән җил өрми, ишегеннән кеше керми. Бигрәк тә анда безнең председатель керми. Нигә керсен? Аның үз өе алтын бишек, кеше өе үтә тишек.– ди. Җыелыш гөр итә. Бар да түрдәге председательгә карый, көлә башлый. Председатель сискәнә, кызара, графин кагып, җыелышны, аннан да бигрәк теге ачы мәкальләр кыстыручы агайны тәртипкә чакыра. Ләкин сөйләүче агай аптырамый, уңайсыз хәлдән чыгу өчен тагын мәкальгә ябыша: – Нигә көлешәсез? Ялгыш әйттемме әллә? Бер дә гаеп итмәгез: Тел минеке, сүз мирнеке,– дип куя. Шуның белән баягы сүзләре үз фикере генә булмыйча, гомуми фикер икәнен тагын бер мәкаль белән ныгытып, үз өстеннән җаваплылыкны төшерә һәм шуның белән тагын да ныграк тозлап куя.
   
Бу мисаллардан шуны аңлыйбыз: болай карауга мәкальнең хикмәте аңлашылса да, аның актив мәгънәсе һәм роле тормышта кулланган вакытта ачыла, аннары аны кем һәм нинди максат белән әйтүенә карап мәгънәсе авыша, төрлечә юралыш таба. Чөнки аларны бу агай бу очракта клуб һәм председательгә карата үзенә бер мәгънәдә кулланса, икенче урында, икенче максат белән әйтелгәндә, шул ук мәкальләр икенче юнәлеш һәм мәгънә табачаклар. Шулай булгач, бая китаптан укып караганда, мәкальләрнең ни өчен ялангач, бәйләнешсез, хәтта аңлаешсыз булып тоелуы хәзер аңлашыла: без аларны тормыштан аерып, ялангач, абстракт бер төшенчә хәлендә кәгазь өстендә генә караганбыз икән. Димәк, мәкаль үзенең конкрет мәгънәсен һәм конкрет кулланышын сөйләмдә таба. Ул анда тормыш куйган берәр сорауга җавап булып төшә, нине булса раслый, таныклык бирә, ышандыра яки кире кага. Үзен генә алганда төссез, хәтта кайчагында сай булып күренгән кайбер мәкаль дә җанлы сөйләмдә тапкыр һәм тирән икәнен ачып җибәрә. Чөнки ул үзе дә сөйләү телендә туган һәм авыз әсәре булып әйтелер өчен телдә яши.
   
Аннары бу агайның мәкальгә таянганда: –Тел минеке, сүз мирнеке,– дип әйтүендә тагын бер хикмәт бар: ул шуның белән безгә мәкальнең практикада ничек һәм ни өчен кулланылуын, халык ни өчен аңар таянуын әйтеп бирә: тел минеке дигәннең мәгънәсе – мин телем өчен җавап бирәм, әмма мәкаль халыкныкы, ул халыкның күмәк фикере, тормышта сыналган, кагыйдә хөкеменә кергән дәлил, шуның өчен уртак хакыйкать буларак, син дә, мин дә аңа таянабыз, шулай булгач, мин аны әйткәнгә син дә үпкәләмә, кабул ит, дигән сүзе була.
   
Димәк, мәкальдә күпчелек аны үзенеке иттереп таныта торган бер хасият бар. Бу гомумхалык өчен уртак булган хасият мәкальнең мәгънәсе тирән, формасы ритмик яки башкача булуында гына түгел, бәлки анда салынган идея халык тарафыннан хәкыйкать яки берәр дәлил, кагыйдә дип танылган булуыннан да килә. Аннан соң аерым мәкаль болай карауга әлләни мәгънәле һәм матур булып күренмәсә дә аның тик тормыш мөгамаләсендәге сөйләмдә генә үзенең конкрет мәгънәсен һәм кулланышын таба икәнен дә шул ук мисалдан күрербез. (“Татар халык мәкальләре”. Өч томда. 1 том. Мәкальләребез турында. 10–12 б.).
   
Бу классик әсәрне укыганда мин шул көн газетларында очраган мәкальләрне теркәп куйганмын. Әдибебез таләбенә туры килә диптер инде: Кунак булсаң, тыйнак бул; Сөймәснеке сыймас; Язның бер көне ел туйдыра; Алма агачыннан ерак төшми; (Нәҗибә Сафина. Т.я., 2013, 15 гыйнв.); Ана сөте белән кермәгән – тана сөте белән кермәс; Гаилә имгәксез булмый; Кызыл прәннек көнендә кадерле; Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра (Т.я., 2013, 26 гыйнв.); Без капчыкта ятмый; Аерылганны аю ашар; Бәхет күктә булмый, кулда була; Акыллы авыр эштә ашыкмый; Сабырсызга дәүләт кунмый (Т.я., 2013, 2 июль); Аларны сөйләмдә куллану үзенчәлекләренә  алда тукталып алырбыз әле.
   
Янә бер телбизәгебез турында. Әйтем. Телбизәкнең бу төренең дә билгесе –халыкныкы булуы, анда милләтнең тапкырлык, кыскалык сыйфатлары чагыла; Нуҗа калҗа ашата (бурлаклар әйтеме);   Бер очрашу – үзе бер гомер; Бирде дөнья кирәкне; Ай күрде, кояш алды; Алтын эчендә йөзү; Без капчыкта ятмый; Кызыл кар яуганда (Нәҗибә Сафина. Т.я., 2013, 15 гыйнв., 14 март, 2 июль); Әлеге дә баягы, Галәветдин таягы ( Азатлык. 1994, 15 март);  Үрнәге барның терәге бар (Татарстан радиосы, 1989. 8 апр.).
   
Мәкаль, әйтемне бүгенге журналистикада куллану үзенчәлекләрен күзәтеп алыйк. Хәзер тәкъдим ителә торган мисаллар күнегү өчен. Мәкаль белән әйтемне фразеологизмнан, афоризмнан аерасызмы. Аларны гаммәви чараларда (газетта, радиода) куллану үзенчәлекләре бармы,  көндәлек сөйләмдә кулланудан аерыламы? Идрисне авариядән соң күргәч, чәчләрем үрә торды (Э.Фатыйхова. Безнең гәҗит, 2013, 11 сент.); Фәйрүзә апа ике ел буе ут белән су арасында яши: бер яктан ире тирги, икенче яктан кызыннан кичерү таба алмый (И.Кадыйрова. Безнең гәҗит, 2013, 25 сент.); Капка төбендә ләчтит саткан әбиләр авызыннан хак сүзләр дә ишетеп була (А.Нургатина. Безнең гәҗит, 2013, 25 сент.); Асларына су керә башлады, ахрысы (И.Сираҗи. Безнең гәҗит, 2013, 16 окт.); “Каравыл, талыйлар!” – дип кычкырырдай вәзгыять икән бит, ә мин авыз ерып йөргәнмен (И.Сираҗи.  Безнең гәҗит, 2013, 9 окт.); Көймәсе комга терәлде булса кирәк: сүз чыгармый, мыштым гына утыра (И.Сираҗи. Безнең гәҗит, 2013, 16 окт.); Судан коры чыгарга өйрәнеп бетте инде түрә дигәннәребез (И.Фәйзрахманов. Безнең гәҗит, 2013, 11 ноябрь); Төнлә дуслашкан җеннәрем көн күрсәтмәде (И.Ядкәрова. Безнең гәҗит, 2013, 11 ноябрь);                               
   
Мәкаль, әйтемнәрне, троп, телбизәкләрне кулланганда да, сүзләр кебек үк,  семантик анализлау тәртибен кертергә кирәк. Минемчә, уңай һәм тискәре төсмерлеләргә төркемләү зарур. Мәсәлән, ишелеп төшү  уңай төсмерлеме, тискәреме? Шуны тәмам ачыклап бетерми торып сөйләмгә җәлеп итү  “Безгә ишелеп төшкән хәсрәтне күтәрештеләр” (Т.я., 2012, 13 окт.) дигән мисалдагы кебек  каршылыклы фикер тудыра. Димәк ки, сүзнең уңай һәм тискәре төсмерен тоемлау сәләтең булганда гына тропның да уңай–тискәре нечкәлеген тоемлап була. Тырнау – тискәре (юньләп киселмәгән тырнак тәнне тырный; усал мәче тырнады); Тропка да аның тискәре мәгънәсе салынган: күңел тырналды; усал карашы тырнап алды.                
   
Шәхси куллану үзенчәлекләрен системага салганда яшенә, җенесенә, һөнәренә  һ.б. карап дип  төркемләү үзем аклый шикелле. Мәсәлән, яшенә карап – өлкәннәрнеке: Балтачтан өлкән укытучы Рифхәт Зарипов: Багучы ырым итә, ырымы кырын китә (Т.я., 2012, 25 сент.).
   
Диккать итми калмагансыздыр, телбизәк осталарының иҗат тәҗрибәсеннән күрдек ки, иҗатында мәкаль, әйтемнәр белән оста эш итүчеләргә, гадәттә, афоризм иҗаты да ят түгел. Моны янә дәлиллик әле. Менә Илсөяр Хәйруллина да озак еллар иҗаты белән шушындый сәләткә ия булуын исбат иткән журналист. Хәзергә без аның соңгы елларда бастырган публицистик-журналистик әсәрләреннән безнең тарафтан барланган кайбер афоризмнарын гына китерәбез. Уйлану, анализлау, кайбер нәтиҗәләр ясау өчен: Алырга телисеңме, бирә дә бел (В.Т., 2008, 22 апр.); Балаларны алдарга ярамый (С.Т.1986, 5 окт.); Биш куллап тартып алды (Шунда ук); Дан ни дисәң дә авыр нәрсә (В.Т., 1994, 16 сент.); Урман ул  күп буыннарның капиталы (В.Т., 2008, 20 сент.); Чабу өзеп, җиң ялгау; Буш чикләвек тоттыру (С.Т., 1986, 5 окт.); Көйләп-чөйләп кенә эш бармый (С.Т., 1986, 15 авг.).
   
Хәер, афоризм, еш очракта мәкаль, әйтемнәр рәтендә каралса да, үзенә аерым җанр исәпләнә, фәнни категория булып санала. Без дә аңа махсус язма багышларбыз.
                                  Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»