поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.08.2018 Мәдәният

Салават Фәтхетдинов: “Акча белән чыккан җырчы ничек чыга, шулай кереп китә ул"

“Татар моңы” конкурсының жюри әгъзасы рәисе Салават Фәтхетдинов “Татар моңы” Халыкара конкурсы буенча фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үткәргән "Татар моңы-2018" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концертына багышланган матбугат конференциясе барышында сөйләде.

“Бүгенге көндә мең ярым җырчы һәм артист арасында үзеңнең урыныңны табу бик авыр. Чөнки җырлау стиле, музыка юнәлешләре бихисап. Мин халыкны мәгънәсез дип әйтә алмыйм, тик без тере Илһам Шакировны онытып барабыз! Хәзерге вакытта аның хәле ничек, ул нинди халәттә икәнен кем әйтеп бирә ала? Соңгы елда кем аның янында булды? Бу дөрес хәл түгел. Ул исән булганда, аны кадерләргә, яратырга кирәк. Әлфия Авзалова үлгәннән соң да, бер ел аны мактадык, аның турында сөйләштек һәм оныттык. Хәния Фәрхи дигәндә, хәзер ярый “Хәния Фәрхи” проекты калды, аның исеме белән әле нәрсәдер эшләп була. Бу – мөнәсәбәт түгел, минем башка сүзем юк”, - диде Салават Фәтхетдинов.
 
Салават Фәтхетдинов “Татар моңы” конкурсының аермасы нәрсәдә икәнлеген аңлатты, дип яза Татар-информ. “Бездә шундый оешмалар бар: икешәр йөз кеше җыялар да, дүрт самолетка төялеп, татарларны эзләп чыгып китәләр. Ә “Татар моңы” конкурсына чит ил татарлары үзләре килә. Алар катнашып, монда калыр дигән зур өмет бар”, - ди ул.
 
“Акча белән чыккан җырчы ничек чыга, шулай кереп китә ул. Аның сәхнәдә гомере бик кыска. Акчага сатып алган әйбер озак тора алмый. Талантны сатып алырга мөмкин түгел. Акча белән ерак бара алмассың”, - дип белдерде җырчы.
 
Салават Фәтхетдинов артистларның хәзерге эстрада вазгыятенә аерым тукталды. “Беренчедән, яшьләрне телефон бәйлелегеннән тыярга кирәк. Аларга кул селкергә, кычкырырга булсын. Артист башкарган җырның сүзләре дә мөһим түгел аларга. Хәзер ритм башка. Өч нотадан торган җырларга мин каршы. Андыйлары да булсын, яшьләрнең үзенең юнәлеше бар, әмма алар бу “юләрлек”не беренче урынга чыгарырга тәкъдим итә бит. Алар үз урыннарында җырласын, ә кем яхшырак җырлый дип бәйләргә кирәкми. Һәркемнең үз урыны булырга тиеш. Мин сау-сәламәт булганда беркемне кимсетмим дә, кыерсытмыйм да. Миңа ошаган һәм ошамаган әйберләр бар, мин һәрвакытта да үземнең фикеремне әйтәм”, - диде ул.
 
“Татар җырларыбызны саклауны яшьләрдән башларга кирәк. “Пентатоника” дигән төшенчә бар, аны татарлар һәм башкортлар гына булдыра ала. Башка беркем дә безнең кебек җырлый алмаячак. Тарихның бер үзлеге бар: ул кабатлана. Тилеләнербез, тилеләнербез дә аннан соң хакыйкатькә кире әйләнеп кайтырбыз. Мин шулай уйлыйм”, - диде Салават Фәтхетдинов.
 
“Мин һәрвакытта да канәгать түгел, шул исәптән үземнән дә. Мин күбрәк спортка кирәкме, әллә мәдәнияткәме – әйтә алмыйм, минем гел иллегә илле булды. Мин элек спортсмен булдым, хәзер улым спорт белән шөгыльләнә, тагын ике арада йөри башладым. Мөгаен, сәнгатькә, мәдәнияткә мин күбрәк кирәктер, шуңа да карамастан, спорт минем икенче тормышым”, - дип нәтиҗә ясады Салават Фәтхетдинов.
 
"Татар моңы" вокал һәм кораллы ансамбльләрне, халык җырларын, татар классик музыка әсәрләрен башкаручы 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган талантларны берләштерә. Әлеге конкурска Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән катнашучылар чакырыла. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе оештыра. Конкурс быел унынчы тапкыр үткәрелә.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»