поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.08.2018 Криминал

Алексеевск районындагы фаҗига бар республиканы тетрәндерде

Алексеевск районының Горка авылында соңгы көннәрдә булган фаҗига турында республикада ишетми калмаган кеше бик сирәктер. Мондый хәбәр­ләр, гадәттә, өйдән өйгә, телдән телгә йөри. Халык аһ итә, гаеплене эзли. Асрамага алган тугыз яшьлек кызның үлемендә гаилә башлыгын гаеплиләр. Әлеге гаиләдә бичара кыздан тыш, аның тагын өч туганы тәрбия­ләнгән.

Асрамага алган сабыйлар­ның әниләре  исән, күрше авылда яши, сирәк кенә булса да балалар белән күрешергә дә килгәләгән. Аналык хокукыннан мәхрүм ител­гәнгә, балаларын опека һәм по­печительләр бүлеге тартып алган. Ә Горка авылындагы яңа гаиләгә алар 2015 елда килеп эләгә. Әлеге гаилә үзләренең ике баласы янына бары бер сабый гына алырга теләсә дә, туганнарны аерырга ярамый дип, дүртесен дә биреп җибәрәләр. Фермерлар, йортлары иркен, ху­җалыклары нык, мал-туар күп асрыйлар, балалар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәс, дип уйлады микән опека бүлегендәгеләр...
 
Берничә ел элек үзәк каналда баручы “Пусть говорят!” тапшыруында да асрамага бала алган гаи­ләләрне күрсәткәннәр иде. Ирле-хатынлы бер француз гаиләсе дә 15 ел элек Россиядәге балалар йортыннан малай һәм кыз алып киткән. Балалар инде зур үскән, берсе аутизм белән авырый, ләкин аның үз-үзен тотышында чир билгеләре күзгә ташланмады. Барысы да – ита­гатьле, тыныч, ачык йөзле. Бак-­ т­ың исә, аларның шул ук балалар йортында туганнары калган. Бе­рәм-берәм шуларны барладылар: берсе  үлгән, икенчесе – төзәтү колония­сен­дә, өченчесе – психоневрология диспансерында... Тапшыруга җыел­ган халык, балаларны туганнарыннан аерган дип, французларга үпкә катыш ачулы сүзләр яудыра башлады. Ник барысын да бергә алып кит­мәдегез, диләр.  Чит ил вәкилләре: “Алу гына түгел, аларны карап үсте­рәсе дә бар, бу – бик зур җа­вап­лы­лык”, – дигәч кенә, ярсыган халык сүрелде...   
 
Ә Алексеевск районындагы кызны үтерүдә гаепләнүче кулга алынган. Моңа үлгән кызның тә­нендә  кыйналу һәм пешү эзләре табылу сәбәп була. Медицина экспертлары  үлемнең сәбәбен баш сөягенә һәм миенә зыян килү белән аңлата. Гаиләдәге башка балалар приютка озатылган. Алар белән психологлар шөгыльләнә, ә тик­шерүчеләр сөйләшүләр алып бара. Шулай ук тикшерүчеләр район­­ның опека һәм попечи­тель­ләр бүлеге хезмәткәрләреннән дә әлеге хәлгә аңлатма сорый. Чыннан да, ачыклыйсы сораулар күп.  Бәлки гаи­ләдәге балаларны әни кеше юл һәлакәтенә очрап, йөри алмаслык хәлгә килгәч үк алып китәргә кирәк булгандыр. Ата кеше шундый зур хуҗалыкны һәм гаи­ләне тартып барган. Ә ник ул  барысын да акыл белән уйлап, вакытында үзе балалардан баш тарт­маган? Күрше-ти­рә арасында, балалар аларга хез­мәт итү өчен кирәк булды, урамга чыгып йөр­гән­нәрен дә күрмәдек, һаман эш белән мәшгуль иделәр, диючеләр дә юк түгел.     
 
 Татарстан очрагыннан тыш та, төбәкләрдә аяныч күренешләр булып тора. Берничә ел элек исә  андый тетрәндергеч хәлләр бары тик Америкада гына булырга мөмкин кебек тоела иде безгә. Инде менә балаларны чит ил кешеләренә бирү тыелды. Ләкин... Вәзгыятьне аңлар өчен, соңгы ике елны гына күздән кичерик әле. 2016 елда Мәс­кәү өлкәсендә бер гаилә 6 яшьлек кызны үтерә һәм соңрак “бала югалды” дигән хәбәр тарата. 2017 елда Волгоград өлкәсендә асрамага алынган бала кайнар суга пешә. Әти-әнисе “ашыгыч ярдәм” чакырмый. Нәтиҗәдә малайның гомере өзелә. Амур өлкәсендә әни кеше, ачуы чыгып, асрамага алынган баланы кыйный. Сабый күп санлы җәрәхәтләрдән җан бирә. Шушы елның гыйнвар аенда Смоленск өлкәсендә күп бала атасы асрамага алган җиде яшьлек кызны үтерә.   Ул вакыйгалар, ни кызганыч, без­нең көннәрдә булып ята.
 
Болары – куркыныч хәлләр. Әлбәттә, асрамага, уллыкка-кыз­лык­ка бала алган гаиләләр арасында аларга бөтен игътибарын, тырышлыгын биргән олы йөрәкле кешеләр күбрәк. Безгә аларның сабырлыгына, акылына баш ияргә кала, чөнки бүгенге заманда үз балаң­ны үстерү, аның белән уртак тел табу да җиңел түгел. Ә монда бер оя чит кеше балалары алып үстереп (араларында авырулар да бар), аякка бастыралар. Без бер­кемгә дә гаеп ташларга, үгет бирер­гә дә җыен­мыйбыз, андый аяныч вакыйгалар кабатланмавын гына телибез. Спас районында яшәүче Гөл­сә­рия Скляренко белән  дә сөй­ләшеп алдык. Әлеге гаиләдә унике бала тәр­бия­ләнә. Җидесен асрамага алганнар. Гөлсәрия һөнәре буенча – укытучы. 
 
– Мондый очракта асрамага бала алган бөтен гаилә үзен гаепле кебек сизә, нишләптер хурлыгы бөтенебезгә дә төшә, – ди Гөлсәрия.  – Алексеевский районындагы гаи­ләгә нәрсә булгандыр инде, ишет­кәч, борчылдык. Безнең асрамага бала алуыбызга тиздән 15 ел була. Бик җиңел димәс идем. Ләкин нинди адымга баруыбызны алдан ук белдек. Ирем дә, үзем дә шундый фикергә килдек: ул сабыйларны үзеңә карату өчен, күбрәк бергә булырга, сөйләшергә кирәк. Кайчакта укытучылары мәктәптә үзләрен начар тоталар дип зарлана. Ә өйдә әй­бәтләр дигәч, гаҗәп­сенәләр. Пси­хиатрга да күренеп торабыз. Ул белгечнең, әлеге балалар ярый сезгә эләккән, юкса мондый холык белән бүтән гаиләдә яши алмаслар иде, сездә елдан-ел яхшы якка үзгәрәләр, дигәне дә бар.  Хә­зер бала тәрбияләүдә тәҗ­рибә җитәрлек. Элек психология буенча китаплар укыдык, психологка йөрдек. Балалар бер-бер­сенә охшамаган. Берәр ярамаган нәрсә эшләсәләр, кычкырмыйча, куркытмыйча аңлата­быз. Соңын­нан үз­ләре дә безнең белән ки­лешәләр. Баланы тәрбиягә ал­гансың икән, аны яратырга, хөрмәт итәргә тиеш­сең. Ул сине ярсыта, ачуыңны чыгара икән, алма яки кире илтеп бир. Бу сабыйлар дөнья­ның пычрак ягын безгә кил­гәнче күреп өл­гергән бит инде. Ә безнең бурыч – яхшы якны күрсәтү.
 
“Ата-анасы ташлап калдырган балалар үпкәчел була, күңелләрен эретү ансат түгел һәм бөтен гаилә дә моны булдыра алмый, алар аңа әзер түгел. Балалар йортларын ябып, сабыйларны гаиләләргә өлә­шү дөрес гамәл булдымы икән? Хәзер социаль оешмаларда да шарт­лар яхшы, бала өчен җан атып торган тәҗрибәле тәрбиячеләр, педагоглар күп. Алар  малайларны, кызларны дөнья көтәргә яхшырак та өйрәтә алыр иде кебек...” – ди психолог Гөлнара Ибраһимова.  
 
Россиядә асрамага бала алган гаиләләрдә күзәтчелекне арттырырга, реформа ясарга кирәк,  ди­гән фикер бүген генә барлыкка кил­мәде. Әлеге сүзләрне Россия тик­шерү комитеты җитәкчесе Алек­­сандр Бастрыкиннан да күп тапкыр ишеттек. Бу көннәрдә Россия Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләт­ле вәкил Анна Кузнецова да Татарстанда булган күңелсез вакыйгага бәя бирде. “Асрамага бала алучы гаиләләрнең әзерлеген энә күзен- нән үткәргәндәй тикшерергә ки­рәк, – ди балалар омбудсмены. – Опека органнары кая караган, кайда булган? Гаиләдәге киеренкелекне алар сизәргә тиеш иде бит?!” Әлеге сорауны ул Татарстан Прокуратурасына юллады.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.08.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»