поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.08.2018 Әдәбият

Студент Адилә Әхмәтҗанова шигырьләре

Мин, Адилә Әхмәтҗанова, 2001 нче елның апрель аенда Арча районы Кәче авылында дөньяга килгәнмен. Кәче төп гомуми белем мәктәбен тәмамлап, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Хәзер мин 2 нче курс студенты. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк булгангамы, әллә табигатьне һәм тормышны артык яраткангамы, мин уй-фикерләремне шигъри юлларга сала башладым.

Шигырьләрем аша, табигатьне һәм тормышны гына тасвирлап калмыйча, дөреслекне ачыкларга һәм үземне борчыган сорауларга җавап эзләргә тырышам.

 
 
Яратам

Таң ата...
Алсу күк маныла зәңгәргә...
Шул күккә кулымны сузуым...
Бу бәхет!
Ә мин бит
Яратам...
Дөньяны!
Бер бәйләм чәчкәдәй
Кочакка җыям да,
Яратам...
Таңнарын, төннәрен,
Нур тулы көннәрен
Яратам...
Тынгысыз мизгелләр,
Ирекле хыяллар диңгезен,
Тормышның мин үзен
Яратам...
Яңгырын, карларын,
Күл, елга, тауларын
Яратам...
Кайтаваз саламындөньяга,
Мәхәббәт аңлатам:
"Яраааатаааам!
Сорарсыз: "Ни өчен?"
- Мин яшим, ә димәк, яратам...
9.07.18

Гашыйк җанга ни кирәк соң тагын?
"Яратам!" -дип җитә, әйтү дә.
Сөю тулы, назлы карашыңнан
Мин әзермен, хәтта эрергә. 

"Син булганда, мин бәхетле",- дисең, 
Нинди рәхәт сүзең тыңларга.
Син янымда булсаң, һич курыкмыйм
Диңгез кичеп, күккә очарга.

Гашыйк җанга күп кирәкми лә соң,
"Яратам!" -дип җитә, әйтү дә.
Ни җитә соң, "Син- минеке,
Мин-синеке, җаным!"-диюгә?!
14.02.18

Сәер халәт...
Аңлашылмый ни сизгәнем...
Сәер гамәл...
Акылымны җиңде йөрәгем...
Сәер сүзләр...
Мин дәшмичә түзмәдем...
Сәер хисләр...
Өметемне өзмәдем...
Сәер тынлык...
Ә мин сине эзләдем...
Сәер үзем...
Яшерен генә сине күзләвем...
Сәер йөрәк...
Ә син мине күрмәдең...
Сәер үзең...
Кабаландың, әллә нишләдең...
Сәер мин, син
Тынлык бозып сүзләр сөйләвем...
Һәм сәер без...
Ә мин менә шулай теләдем!..
29.11.17 

Гаеплеме?

Минем дөрес яшәмәвем 
Үртәләнә сезнең тарафтан.
Ялгышсам да, тырышамын
Аерырга акны карадан.

Эреп тамган тамчылардан
Ишетсәм мин язгы көйне?
Сез ишетмәс көй булганга,
Мин гаепсез гаеплеме?

Айдан төшкән аз яктылык,
Җитсә нәфсесез күңелгә?
Тик бер сорау: нинди файда
Артык дөрес яшәвемдә?

Дөрес яшәү канунына
Буйсынырга теләгем юк.
Мәгънә тапмыйм өйрәтелгән
Мин яшәүдә, робот булып...
13.03.18

Күзләремнең йомылуын тоеп
Татлы йокы көтүемме? әллә
Уйларымны сәйләннәрдәй тезеп
Җыюыммы озын бер мәрҗәнгә?

Тәрәз ашак ергән ай яктысы
Бүлә кебек төнне ике төскә:
Кап-караңгы төнгә, ак манылган
Куе зәңгәр аксыл сихри кичкә.

Чәчне генә түгел, җанны, хәтта
Сыйпап үткән назлы салмак җилдә,
Аңлый иде төннең төсен, көчен
Һәм борчымый иде беркемне дә...

Йокы белән озак көрәшүче
Күзләремнән йокы качты бермәл.
Тәрәзәдән кергән ай яктысы 
Әллә җил гаебе? Белмим төгәл.

Юк дим, нидер дөрес түгел иде
Ышанырлык түгел чынбарлыкка.
Барысы да шундый гади кебек,
Аңлашылмый әмма аңлашып та.

Төннең көчен җил аңлаган төсле,
Мин аңласам, нидер булыр сыман.
Тик мин генә гади чынбарлыкны
Катлауландырам күк юри һаман...
8.08.2018
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»