поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2018 Җәмгыять

«Татар мәктәбе абруйлы булырга тиеш»

Милли телләр кысрыкланган көннәрдә “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов белән очрашып, шул темага сөйләшү алып барган. “Бердәмлек” газетасы укучыларына да бу язма кызыклы булыр, дип ышанабыз.

Самарадагы 400 укучыга исәпләнгән “Яктылык” мәк¬тәбендә бүген 496 бала укый. Тиздән мәктәп бинасы киңәергә тиеш, нәтиҗәдә мәктәптә укучылар саны тагын да артачак. 

- Балалар саны елдан-ел арта, ата-аналарның, бала¬ларның үзләренең дә безнең мәктәптә укырга теләкләре бар, ә урын җитми. Менә икенче ел инде мәктәбебезне киңәйтү, күршебездә булган бинаны алу юнәлешендә эш алып барабыз. Бу елның беренче январеннан шәһәр администрациясе ул бинаны безнең оператив идарәгә тапшырды. Теркәү пулатын¬нан документларны алдык. Хәзер янәшәбездәге бина кануни рәвештә безнеке санала. Бүгенге көндә аны төзекләндерү проектларын эшлибез. Өлкә губернаторы төзекләндерүне өлкә бюджетына кертергә вәгъдә итә. Чөнки анда чыгымнар зур булачак, - дип сөйли Радик Газизов.

“Яктылык” мәктәбе тарихы 1989 елдан башлана. Башта милли активист, кичке мәктәп директоры булып эшләүче Хәридә Дашкина һәм өлкә “Туган тел” татар оешмасы көче белән кичке мәктәп каршында татар теле дәресләре оештырыла. 1994 елда шушы ук кичке мәктәп бинасында көндезге 7-11нче сыйныфлар ачыла. Ә көндезге мәктәп буларак рәсми рәвештә ул тулы куәтенә 1997 елда эшләп китә. Мәктәп өчен бирелгән 280 бала сыешлы элеккеге балалар бакчасы бинасын киңәйтеп, 400 укучы өчен үзгәртеп коралар.
 
Әле бирелгән бина 1989 елда Хәридә Дашкина җи¬тәкләгән кичке мәктәп би¬насы ул. Сталин чорында тө¬зелгән мәктәп эчтән дә, тыштан да шактый таушалган. Шуңа да карамастан, анда соңга кадәр мәгарифкә караган дәүләт оешмалары эшләп килгән.
 
- Бина эчендәге бүлемнәр агачтан. Андый биналарга янгын сүндерүчеләрнең дә, Роспотребнадзорның да таләп¬ләре каты. Балалар анда укый алмый. Төзекләндерелгәч кенә, аны мәктәп итеп кулланырга мөмкин булачак, - ди мәктәп директоры.
 
Янәшә торган бу бинаны хәзерге мәктәпкә ышык корылма белән тоташтырмакчы булалар. Моннан тыш, яңа бирелгән бинага тагын бер кат өстәп, аны өч катлы итмәкчеләр. Шулай ук аңа янкорма ясатырга да ниятлиләр.
 
- Шулай итеп, мәктә¬бебезне 30 процентка ки¬ңәйтәбез булып чыга. Бинада сыйныф бүлмәләреннән тыш ашханә, спорт һәм акт заллары булачак, дип уйлыйбыз. Ашханә, спорт заллары хәзер эшләп килгән бинабызда да бар. Әмма балалар саны артканлыктан, анда сыймаячакбыз. Бер генә спортзал бүгенге мәктәп өчен шулай ук аз. Төзекләндерү барышы финанслаудан тора, өлге документларын быел әзерләп бетерсәк, киләсе елда безне өлкә бюджетына кертүләре ихтимал», - дип планнары белән уртаклаша Радик Рифкать улы. 
 
Әйе, тарихи җирләрендә яшәгән татарлар зур шә¬һәрләрдә күпләп татар мәк¬тәпләре булдыра алмады. Мишәр якларында исә Самара, Мәләкәс, Сарытау һәм Мәскәү кебек эре шәһәрләрдә генә татар мәктәпләре эшләп килә. Дөрес, 100 ел әүвәл бу шәһәрләрдә шактый гына татар мәктәпләре эшләгән. Самарада да узган гасырның егерменче-утызынчы елларында берничә мәктәп татарларныкы булган.
 
Милли үзаң шактый гына күтәрелгән чорда, ягъни туксанынчы елларда, Самарада Хәридә Дашкина, Рәшит Абдуллов, Шамил Баһаутдин, Азат Надиров кебек фидакарьләр тырышлыгы белән ачылган “Яктылык” мәктәбендә татар балаларына милли тәрбия бирү максаты куела.
 
«Яктылык» бу эшенә бүген дә тугры кала. Ул рәсми рәвештә кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп дип атала, ә халык телендә исә татар мәктәбе дип йөртелә, чөнки, нәкъ менә татар теле, әдәбияты, татар тарихы һәм татар мәдәнияте бу уку йортында махсус укытыла.
 
- Мәктәп татар телен укыту өчен булдырылды да инде. Әмма, математика, физика кебек башка фәннәрне яхшылап өйрәтмәсәң, мәктәп популяр булмый, әлбәттә. Шуңа күрә бу фәннәрне иң яхшы укытучыларыбыз укыта. Дәүләт имтиханнарын да бик яхшы биреп, балаларыбыз абруйлы уку йортларына укырга керәләр. Популярлык менә шуннан тора. Ата-аналар да безнең эшне, укыту нәтиҗәләрен күреп, балаларын безгә китерәләр, - ди директор.
 
Туксанынчы елларда яңа ачылган татар мәктәпләренең даны мәктәптәге тәртипкә, тәр¬биягә дә бәйле иде. Ул чакта татар мәктәпләрендә бозык¬лык, җинаятьчелек юк дигән күзаллау киң таралды. Бу да милли мәктәпләрнең популярлыгын арттырды. “Яктылык” хәзер дә бу күрсәткеч белән мактана ала. Егерме елдан артык эшләү дәверендә әлеге мәктәпнең бер генә укучысының да тәртип бозу очрагы теркәлмәгән.
 
“Азатлык” хәбәрчесе “Якты¬лык”та булган вакытта да директор бүлмәсенә берничә ата-ана чират тора иде. Алар шәһәрнең төрле бистәләрендә яшәүче татар ата-аналары. 
 
- Татар телен үрәнсеннәр мында, тәртип тә яхшы мында, - диде мишәрчәләп ике баласын ияртеп килгән бер ата.
 
Радик Газизов әйтүенчә, укырга килгән балаларга тест уздырып, әңгәмә корып алалар. “Шундый сыйныфларыбыз бар - аларда инде буш урыннар юк, алырга теләсәк тә, балаларны кабул итә алмыйбыз”, - ди ул.
 
- “Яктылык” аерым фән¬нәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп булып санала. Аерым фән дигәне - ул татар теле инде. Шуңа күрә татар мәктәбенә гариза бирергә килгән ата-аналарның баласы, урыс, татар, үзбәк, кыргыз булуларына карамастан, татар телен дә өйрәнәчәк. Бу мәҗбүри. Тел тирәсендәге бүгенге вакыйгалардан соң да бездә берни дә үзгәрмәде. Татар телен без ничек әлегә кадәр укыттык - шулай дәвам итәбез, - ди Радик Газизов.
 
Милли тәрбия бирүнең төп шарты - туган телле, мәдәниятле мохит булдыру. Мәктәптә мондый мохит булса да, шәһәрдә юк. Укучылар ял иткән вакытта нишләргә? Монысын да “Яктылык”та хәл иткәннәр.
 
- Без инде өченче ел Казандагы “Сәләт” оешмасы белән эшлибез. Үзебездә дә күп проектлар оештырабыз. Элек “Сәләт”нең Татарстандагы җәйләүләренә бара идек. Былтыр исә беренче мәртәбә “Сәләт”нең бер җәйләвен үзебездә, Самарада, оештырдык. Анда безнең мәктәп балаларыннан тыш, өлкәдәге татар авылларыннан да балалар катнашты. Быел шулай ук Самарада икенче тапкыр “Сәләт”нең кышкы һәм җәйге аланнарын үткәрдек, - ди мәктәп директоры.
 
Рәфис ҖӘМДИХАН.
Самара шәһәре.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 11.08.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»