поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.03.2010 Җәмгыять

ГАЗЕТА УЛ – ҖӘМГЫЯТЬ АДВОКАТЫ

“Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире һәм нәшире Рәшит Рәкыйп улы Әхмәтов белән әңгәмә

– Яхья ага Абдуллин “Үткәннәр һәм уйлар...” дигән китабында, 90 нчы елларны искә алып, Сезнең турыда “бу зат татар милли хәрәкәте канат җәйгәндә аны бастыру өчен бөтен көчен куйды... татар маңкортларын җыеп контр демонстрацияләр оештырып маташты... Рәшит Әхмәтов бу газета эшен бик мәкерле юл белән алып бара” дип язган иде. Бу дәгъваларга ничек җавап бирерсез? 1990 елдагы Әхмәтов 2010 елдагы Әхмәтовтан нык аерыламы?

 

– Берни белән дә аерылмый. Без – Россия демократик партиясе ул чагында Ельцинны, демократияне яклый идек. Ул вакытта Россиядә демократия иде. Хәзер илдә автократия, тоталитаризм хөкем сөрә. Ельцин командасында булган күп кенә демократлар Путинны якламый. Ул вакытта хакимиятнең бер өлешен тәшкил иткән демократлар хәзер эчке оппозициядә. Миңа калса, Шәймиев үзе дә шул Ельцин хөкүмәтенең демократик канатына якынрак. Чөнки аның белән эшләве уңайлырак иде. Күрегез хәзер нәрсә: республика җитәкчеләрен, губернаторларны сайлап кую бетерелде, сүз иреге юк, сайлауларда хокук бозулар киң колач алды. Ул вакытта Дәүләт Думасы да Хөкүмәткә оппозициядә иде. Хакимият вәкаләтләре бүленгән иде. Ул вакытта безнең парламент та күпкә кызыклырак булды. Хәзер еш кына йөз мәсьәләне бер көндә карыйлар. Хәзер парламент булып кылану гына. Нәрсәгә безгә автократик илдә яшәргә?! Мәсәлән, минем андый илдә яшисем килми.

 

– Сезнең мәкаләләрне укып чыкканнан соң, сәясәт, икътисад, сәнгать мәсьәләләрендә шактый тирән йөзүегез күренә. Берүк вакытта лирик та, физик та булырга мөмкин, димәк?

 

– Нигә мөмкин булмасын?! Яхшы физик ул – яхшы лирик та. Болар бер-берсенә бәйле. Кешедәге энергияне төрле тарафка юнәлтергә була. Иң мөһиме – үз-үзең булып калу. Әйтик, нигә культура белән дә шөгыльләнә башладым соң? Комплимент-мактаулар күп, тәнкыйть юк. Әгәр тәнкыйть юк икән, культура мәгънәсен югалта. Сәясәттә дә бу шулай. Гомумән алганда, газета ул – җәмгыять адвокаты. Бездәге матбугат мәйданының 90 процентын алып торучы рәсми газеталар дәүләтне гражданнардан яклый. Ә бит без гражданнарны дәүләттән якларга тиеш.

 

– Сезне театр тәнкыйтьчесе дә дип әйтеп була. Бәлкем Сезгә “Театр”, “Сәхнә” дигән махсус журнал чыгарыргадыр? Мәскәүдәге театр журналларына рецензияләрегезне җибәргәнегез юкмы?

 

– Җибәреп караганым булмады. Миңа “Литературная газета”га язып кара дип тәкъдим иткәннәр иде. Вакыт җитми. Үз газетам бик күп вакытны ала. Газетамның һәр саны укучыны чак кына булса да акыллырак итсен иде дигән максат куеп яшим. Кеше көндәлек тормыштан аерылып як-ягына карасын, әйләнә-тирәгә күз салып, мөстәкыйль фикерли башласын иде. Дөрес, мин үземне һөнәри театр тәнкыйтьче дип исәпләмим. Әйе, театр, кино, сынлы сәнгать әсәрләре карарга, матур әдәбият укырга яратам. Яратасың икән, табигый, игътибарлырак карыйсың. Әлбәттә, һөнәри тәнкыйтьчеләр таләпчәнрәк, кырысрак, ихласрак, ачыграк булырга тиеш. Сәясәттәге демократия сәнгатькә дә демократик күзлектән карауга этәрә. Мөгаен, мин сәясәткә дә сәяси театр дип карый торганмындыр. Мин кеше эшчәнлеген бүлгәләп карамыйм. Теләсә нинди эшчәнлектә югары сәясәт тә, сәнгать тә бар. Җәмгыяви күренешләргә тирәнтенрәк карарга кирәк.

 

– Сез Россия сәясәтен, Путин гамәлләрен дә тәнкыйтьләргә курыкмыйсыз. Үзегезне оппозициядәге газета дип саныйсызмы?

 

– Юк, әлбәттә. Без оппозициядә түгел. Акыллы кешеләр өчен газета чыгарабыз. Минемчә, без фәкать объектив газета. “Новая газета”ны да оппозициядәге газета дип әйтеп булмый. Ул – җәмгыятьтә яшәп килгән, әмма күпчелеккә мәгълүм булмаган фактларны халыкка җиткерүче газета. Без объектив фактларны да халыкка җиткереп бетерә алмыйбыз әле. Айга дүрт сәхифәле дүрт газета чыгару бик аз ул. Безгә килгән материалларның 30 проценты гына дөнья күрә. Сыймый калган материаллар да кызыксыз түгел. Әмма күп нәрсә тиз искерә. Хәзерге вакытта нормаль журналлар үз вазыйфаларын югалтты. Шуңа күрә алар өчен дә эшләргә туры килә. Тиражыбыз әкрен булса да арта тора. Безне Мәскәүдәге, чит илләрдәге элиталар да укый. Әле күптән түгел генә Башкортстандагы Дәүләт хезмәте академиясе газетабызга язылды. Миңа калса, Татарстан турында бик күп мәгълүматны Америкада безнең газета аша алалар.

 

– Бервакыт Дәүләт Думасы җитәкчесе Грызлов: “Парламент дискуссияләр урыны түгел”, – дип белдерде. Парламентта бәхәсләшмиләр икән, иртәме-соңмы бәхәсләр урамга күчә бит.

 

– Билгеле, бөтен дөньяда парламент – бәхәсләшү, сүз көрәштерү урыны. Законнар төрле яклап, җентекләп тикшерелергә тиеш. Грызловның әлеге белдерүе аның һаман феодаль мөнәсәбәтләрдән ерак китә алмавы турында сөйли. Мин “Бердәм Россия” партиясенең киләчәге бардыр дип уйламыйм. Шактый бюрократик партия ул. Әгәр Шәймиев тәкъдим иткәнчә, анда өч клуб булдырсалар – уң, патриотик һәм уртадагы көчләрнең фикерләрен чагылдыручыларны тәгаенләсәләр кызык булачак иде. Кызганыч, бу тәкъдим барып чыкмады. Бәлкем, хәзер Медведев дискуссияләр кысасын киңәйтер. Әнә телевидениенең бишенче каналы шактый кызык эшли башлады. Күптән түгел генә булып узган кышкы олимпиада – путинчылыкның законлы нәтиҗәсе, минемчә. Иҗадилыкны, ирекне юкка чыгаргач, торгынлык элементлары барлыкка килде. Мәдәният тә, спорт та, культура да кисәк артка тәгәри башлады. Хәзер, XXI гасырда туктап торырга вакытыбыз юк. Әгәр болай дәвам итсәк, озакламый олимпиадаларда бер медаль дә яулый алмаячакбыз.

 

– Бер карлыгач яз китерми, диләр. Бер “Звезда Поволжья” гына дөньяны үзгәртә аламы?

 

– Әлбәттә, үзгәртә ала. Матбугат сүзе, дөреслек бар дөньяны үзгәртергә мөмкин. Солженицынның “Архипелаг–ГУЛАГ” әсәре совет тормышын юкка чыгаруга үзеннән зур өлеш кертте, дип юкка гына әйтмиләр бит. Бу процесс котылгысыз. Иреккә омтылу һәр кешенең, хәтта бюрократның да канында бар, диләр. Хрущев властьтан киткәч, интеллигенциягә кизәнүләре өчен, бик үкенгән диләр. Шәймиев тиктомалдан гына Хрущевны яратмый бит. Минемчә, ул фикерләү, дөньяны кабул итү рәвеше белән алтмышынчы еллар зыялысы булып кала. Хакимияттә чагында аңа зыялыларга ныграк таянасы иде. Бу таяныч аңа киләчәктә әле бик кирәк булуы бар.

 

– Миңа калса, Сезнең иң зур кимчелегегез – татарча укый-яза белмәү. Туган телегезне өйрәнергә җыенмыйсызмы? Сез еш кына мәкалләрегездә татар матбугатны тискәре яктан тасвирлыйсыз. Татарча аңламагач, укымагач, ничек бәяләргә мөмкин? Янә авылны шәһәргә каршы куеп, авылны түбәнсетебрәк күрсәтергә тырышуыгыз да аңлашылмый.

 

– Беренчедән, ничек тә татар шәһәр мәдәниятен булдырырга кирәк. Шунсыз нәтиҗәле дәүләт машинасы корып булмаячак. Югары мәдәниятне исә фәкать шәһәрдә генә булдырырга мөмкин. Авыл, ни кызганыч, бездә бик нык идеаллаштырылган. Бәлкем, бу татар интеллектуалларының шәһәрдә бер-ике буын гына яшәвенә бәйледер. Мин үзем Саровта, икенче төрле әйткәндә, Арзамас-16 шәһәрендә туганмын. Академик Сахаров безнең күрше урамда гына яшәде. Мин шул мохиттә, ирекле иҗади бәхәсләр кайнап торган тирәлектә үстем. Саров ул чагында атом-төш коралы ясалган, уйлап табылган урын иде. Шуның нигезендә соңрак Новосибирскида академшәһәрчек барлыкка килде. Аннан Казанга күчеп кайткач, нишләп монда хокук яклаучыларның Хельсинки төркеме оешмады икән дип аптырадым. Югыйсә, Казан – университет шәһәре. Нишләп татарлар үзләренең Хельсинки төркемен булдырмаган?! Хәтта Урта Азиядә дә оештыра башлаган булганнар аны. Университет шәһәрендә бәхәсләшү мәйданы бик кысан, тар булуы бик сәер. Әлбәттә, татар телен белмәвем – минем зур кимчелегем. Татар теле – бик катлаулы тел ул. Әнә Рафаил Хәкимов, Камил Исхаков, Зилә Вәлиева да татарча белми, яхшылап сөйләшә алмый иде. Хәзер алар өйрәнде. Бу бер зарурлык. Мин шәһәр Советы депутаты булганда безгә татар теле өйрәткәннәр иде. Ни кызганыч, укыту методикасы камиллектән ерак, татар телен бөтенләй белмәүчеләргә исәпләнмәгән. Минемчә, ул мәктәп балаларына адресланган. Мөгаен, заманчыл, махсус курслар оештырырга кирәктер.

 

Хәзер менә без Туфан Миңнуллин хикәяләрен бастырабыз. Алар урысча беренче мәртәбә нәшер ителә. Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы – Гәүһәр Хәсәнова дигән бик талантлы ханым тәрҗемә итә. Аларны оригиналендә укыйсы килә дә бит... Шулай да мин татар культурасын урыс укучысына да җиткерергә кирәк дип уйлыйм. Әйтик, Туфан Миңнуллин элегрәк әсәрләрен тәрҗемә итүгә исе китми, хәтта каршы иде. Мин аны Чыңгыз Айтматов дәрәҗәсендәге язучы дип исәплим. Татар язучысының Россия укучысына да әйтер сүзе бар. Гомумән, татарлар бу дәүләттә үзәк урыннарның берсендә булырга тиеш. Татарлар арасында талантлы математиклар, философлар, шагыйрьләр шактый күп бит. Элегрәк милли культурабыз шактый кысрыкланган иде. Минемчә, татар культурасы – дөнья дәрәҗәсендәге мәдәният ул.

 

Татар матбугатына килгәндә, бу – татар матбугатын укучы Дамир Исхаков, Фәндәс Сафиуллиннар фикере. Әнә Олег Соколов кебек урыс зыялылары, ни кызганыч, урысларның “З.П.” кебек кызыклы газеталары юк, Сез урыс телендә татар мәдәнияте өчен көрәшәсез, дип әйтә. Хәзер күпләр югары дәрәҗәдәге татар культурасы барлыгын таный башлады. Мин рәхәтләнеп Камал театрын карыйм. Мәскәүнең Малый театрын, Рига урыс театрын, “Ленком”, “Современник”ны да караганым бар. Безнең театр – әле бәһаләнеп бетмәгән, зур куәте булган театр. Гомумән, без татарларга үз-үзебезне кимсетебрәк бәһаләү хас. Безгә аннан котылырга кирәк. Без Шәймиевне Нобель премиясенә тиктомалдан гына тәкъдим итмәдек. Ул аңа лаек бит. Татарстанда аздан гына Чечнядәге кебек конфликт булмый калды. Республикабызга хәтта танклар да кертмәкчеләр иде. Шәймиев зирәгрәк булып чыкты: 90 нчы елларда мөстәкыйльлек тә алдык, татар культурасын хөрмәт итәргә дә мәҗбүр иттек. Югыйсә, 25 ел элек Татарстанга бик өстән карыйлар иде. Хәзер киресенчә. Әгәр татар матбугаты, татар каләм ияләре кискенрәк, кызыклырак язса, татарча укырга, өйрәнергә теләүчеләр артачак, минемчә.

 

– Белүемчә, Сез ике дистә елдан артык ит ризыклары ашамыйсыз, алкоголь эчмисез. Бу бер фәлсәфә нәтиҗәсеме, әллә сәламәт яшәү рәвешеме?

 

– Бу сәламәт яшәү рәвеше буларак башланган иде. Казанга фәннәр докторы, космонавтларны тукландыру белгече Галина Шаталова килгән иде. Күп кенә туклану системаларын өйрәнгән кеше ул. Ит белән туклану кеше өчен зарарлы дигән фикергә килгән. Әнә вегетариан Лев Толстой нинди калын романнар язган. Леонардо Да-Винчи, Платон да – шундый затлар. Итсез рацион югары эшләү сәләте бирә. Бу һәркемгә дә ярыймы икән, белмим. Чөнки һәр кеше үзенчәлекле. Шаталова, ит ашаганга күрә, кеше алкоголь куллана, дип исәпли. Ит ризыкларын эшкәртү өчен алкоголь кирәк, күрәсең. Күчмәннәр дә юкка гына кымыз эчмәгән бит. Табынында ит ризыгы күбрәк булган саен, кеше алкогольгә якынрак ахры. Төрле теорияләр бар. Һәрхәлдә, бу фикерләр миңа якын. Әле мин бервакыт бәкедә коену белән дә шөгыльләнеп алдым. Бөтенләй алкоголь кулланганым булмады дип әйтмим. Студент чагында азрак эчкәләдем. Әмма алкоголь һәрвакыт акыл эшчәнлеген тоткарлый иде. Лев Толстой, эчкечелек – үзең теләп аклыдан шашу ул, дип юкка гына әйтмәгән бит. Иҗади эш вакытында ничек эчмәк кирәк?! Хайван хәленә төшәсең килсә, эчәсең инде. Әнием ягыннан безнең нәселдә биш буын муллалар булган. Дөрес, әтием хәрби иде. Хәер, әти ягыннан да күбесе укытучылар. Әле әти дә укытучылык белгечлеге алган булган. Әнием – Көнбатыш Башкортстаннан, әтием Тукай районында туып үскән. Атом бомбасын булдыру проектында катнашканга, Арзамас-16 шәһәренә барып эләккән. Аннан, отставкага чыккач, Казанга күчеп кайттык.

 

– Хатын-кыз белән яшәве авыр, әмма алардан башка тагын да кыенрак, диләр. Килешәсезме? Гади генә әйткәндә, ялгыз яшәү туйдырмадымы? Әле юасы, ашарга пешерәсе дә бар.

 

– Минем менә дигән керү юу машинам бар. Ашарга пешерү – яраткан эшем. Барча таныш хатын-кызларым, син бик тәмле пешерәсең, диләр. Гомумән, ир-ат хатын-кызга караганда яхшырак ашчы. Мин суны, азык-төлекне алдан әзерләп куям. Дөрес, еш кына Мәдәният министрлыгы ашханәсендә тукланам. Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы ашханәсендә әлләни тәмле пешермиләр. Элекке обком ашханәсе Мәдәният министрлыгына күчте. Анда камыр ризыкларын аеруча яхшы пешерәләр. Вакыт булганда үзем пешерәм. Иң яраткан ризыгым – щи һәм карабодай боткасы. Мин гади ризыклар яратам. Инде хатын-кызларга килгәндә, алардан башка тормышны күз алдына китерә алмыйм.

 

– Әгәр чит илдә яшәү мөмкинлеге булса, кайда яшәр идегез?

 

– Мөгаен, Австралиядәдер. Анда тормыш дәрәҗәсе АКШ, Канада белән чагыштырганда да югарырак. Әле бит анда меңләп татар күченгән. Хәтта 1960 елларда Австралия хөкүмәте, чит илләрдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итеп, Тасмания утравына күчеп килергә чакырган, диләр. Әгәр бу барып чыкса, анда татар дәүләте булмаса да, татарлар яшәгән бер өлкә пәйда булыр иде. Мөгаен, әле дә соң түгелдер. Австралия – бик кызык кыйтга ул. Анда йомшак климат, бик борынгы җәнлекләр дә сакланып калган. Хәтта андагы аборигеннарның күзләре шундый үткен – егерме бишенче кадрны күрә диләр. Яралар ике мәртәбә тизрәк төзәлә. Бакчачы буларак, андагы идеал климат кызыктыра мине. Анда бик күп төрле яшелчә үстереп булыр иде. Янәшә генә океан. Бәлкем Татарстаннан берничә мең яшь егет, кызны Тасманиягә җибәрергәдер. Аның территориясе Татарстан хәтле. Бәлкем, безнең өчен ул бер запас аэродром булыр иде. Татарлар бик тырыш халык. Тәртип, дисциплина яратучан. Бик тыныч. Минемчә, бернинди ыгы-зыгы чыкмаячак. Без бит беркайчан да иректә, иркенлектә үсмәгән, яшәмәгән. Әгәр татарлар ирек яуласа, минемчә, бик тиз алга китәчәк. Юкка гынамыни Татарстан читтәге татар авылларында конкуренциягә сәләтле, уңган, булдыклы кешеләр күп. Татар эшләргә ярата. Процентка, риба хисабына яшәү тыелганга, мал җыюга әлләни хирыс түгел безнең халык. Исламның шифалы йогынтысы бу.

 

– Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

 

– Мин театр яратам дип әйттем инде. Китап укуга бик һәвәс. Хәзер мин минус җиде ярымлы күзлек киям. Кечкенә вакытта юрган астында фонарь яндырып та укый идем. Биш йөз битле китапны бер көндә укып чыккан чаклар да булды. Җәен бакчада яшәргә яратам. Сәяхәт итүгә әлләни исем китми. Бөтен җирдә дә бер чама инде. Бакчада рәхәтрәк. Күл, наратлык, кояш, саф һава. Кошлар сайрый.

 

– Малаемны төрек лицеена укырга бирмәкче идем, дип сөйләгән идегез бервакыт...

 

– Бирмәкче идем – хатыным каршы булды. Улым 2 нче татар гимназиясен алтын медальгә тәмамлады. Хәзер Казан университетының фәлсәфә факультетында укый. Дөрес, бераз үкенә сыман. Бу инде эчке эзләнүләр нәтиҗәседер. Газетага язгала, дип әйтәм дә бит, исе китми. Шулай да ул бик игътибарлы. Миңа калса, аннан бик яхшы театр тәнкыйтьчесе чыгарга мөмкин. Спектакль караганнан соң фикер алышабыз. Еш кына аның фикерләре кызыклы, бераз сәеррәк була.

 

– Сезнең атказанган исемегез дә юк, “бәллүр каләм” дә бирергә җыенмыйлар сыман. Үзләре белеп бирмәгәч, артыннан йөрмәячәкмен, дисезме?

 

– Әлбәттә, артыннан йөрмәячәкмен. Әнә, Толстойның, Достоевскийның да бернинди бәллүр каләме, Россия империясенең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исеме булмаган. Әмма бик шәп язганнар. Мондый конкурсларда һәрвакыт талантлылар җиңә дип әйтмәс идем. Иҗат кешеләренең күбесенә интригалар ят нәрсә. Инде кемгәдер ялынырга да кирәк. Мәсәлән, безнең газетаны Камалтынов яратып бетерми. Дөрес, Шәймиев бик яхшы мөнәсәбәттә. Вакыт тегермәне бөтенесен тартачак, ахыр килеп, җирдә бер дөреслек кенә калачак. Газетабыз ун ел чыга инде. Тәнкыйтьләгәннәр, көлгәннәр күп булды. Хәзер шактыеның тавыш-тыны да юк. Билгеле, көнчелек бар. Аннан башка булмыйдыр да. Нишлисең, җәмгыять шундый. Миңа калса, газетабыз уннан бер куәтенә генә эшли. Безгә төрле органнардан даими басым ясап торалар. Аларның күбесе, миңа калса, Россиягә зыян сала. Әйтик, төрек лицейлары укытучыларын Татарстаннан җибәрү шундый зыянлы эш булды. Аларда укыган укучылар бик толерант, дәүләти, россиячел фикерле, киң карашлы иде. Ниндидер тар маңгайлы чиновниклар, буш урында конфликт тудырып, зыян салды. Бәлкем, аларга кемдер акча түләгәндер. Шуңа карамастан, җиң сызганып эшләргә кирәк. Ходай каршына ак йөз, пакь намус белән барыйк. Без бер катлау зыялы укучылар тәрбияләдек. Владивостокта, Урта Азиядә, ерак чит илләрдә дә укучыларыбыз бар. Әнә, Дмитрий Рогозин, безнең идеологик оппонент саналса да, “З.П.” – илнең иң яхшы төбәк газетасы, дип исәпли. Күп кенә язмалар бүген дә актуальлеген югалтмый. Төп максат, әлбәттә, югары татар культурасын үстерү. Безнең дөньякүләм югары культурабыз булырга тиеш. “Без булдырабыз!” дип әйткәндә икътисадый уңышлар күз уңында тотылса да, минемчә, иң мөһиме – культура. Татар мөселман зыялыларын әзерләү – бик зур бурыч. Ни кызганыч, урыс интеллигенциясе Россиягә җимергеч йогынты ясаган, илне фаҗигагә, революциягә китергән. Ә безгә дәүләт белән бик сак эшләргә һәм дәүләтнең кешегә хезмәт итүенә ирешергә кирәк. Дөрес, урыс фашизмы көч җыеп килә. Бу мине бик борчый. Мөгаен, аптыраганнан, тупыйктан чыгу юлын күрмәүдәндер бу. Чөнки бик бай ил, чиновниклар нык урлаша. Нәрсә эшләргә соң? Алар бу кыен хәлдән бик тиз чыгу юлын тапмакчы. Бу эчкечелектән бик тиз котылырга теләүдә дә күренә. Әхлак булса, эчкечелеккә дә, угрылык-коррупциягә дә урын калмаячак. Хәзерге элита – кичәге көн элитасы ул. Әгәр мөселман элитасы, югары культура булдыра алмасак, Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйраз бик тиз килеп җитәчәк. Милләт ул – югары культура, әхлак, зыялылар.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»