|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2018 Фаҗига
Сочида һәлак булган малайны Аксубайда җирләделәрСочидагы Лазаревское районында яңгыр сулары чокырына төшеп һәлак булган Николай Мальковны бүген Аксубай районы Иске Илдерәк авылы зиратында җирләделәр. Бу хакта мәгълүматны авыл җирлегендә расладылар. Малайның әти-әнисенең, әби-бабасының чыгышы белән шушы авылдан булганы билгеле, дип яза Татар-информ. Диңгезгә ял итәргә баланы әтисе ягыннан әбисе алып барган. 3 августта ул чокырга төшеп китеп, диңгезгә агып китә. Әбисе оныгын коткара алмый. Быел Коля 1нче сыйныфка укырга керергә тиеш булган.
Түбән Кама районы Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владимир Емельянов кичә малайның мәетен башта Ширәмәт авылына алып кайтканнарын әйтте. 2018 елның апрелендә генә гаилә Ширәмәткә күченгән булган. Әти-әнисенең Түбән Кама нефтехим һәм ТАНЕКО заводларында эшләгәне мәгълүм.
Сочи мэриясе Татарстан малаеның үлемендә җаваплылыкны өлешчә баланың әбисенә йөкләгән.
--- |
Иң күп укылган
|