|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2018 Дин
Татарстаннан хаҗга баручылар юлга чыктыАгымдагы елда республикадан 1800 кеше «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы әзерләгән Хаҗ-эконом, «Эконом-авиа», «Стандарт» һәм «Комфорт» программалары белән хаҗ кылачак. «Стандарт» программасында милли татар ризыклары белән сыйлау күздә тотыла. Татарстаннан хаҗга беренче төркем "Казан" халыкара аэропортыннан 4 августтан 5 августка каршы төндә кузгалды. 49 кешедән торган беренче төркем республиканың Кукмара районыннан килде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ел саен беренче төркемне үгет-нәсыйхәт һәм Коръәннән хәдис китереп: "Камил кылынган хаҗның әҗере, һичшиксез, җәннәттер", - дип, шәхсән үзе озата.
Кукмара районыннан тупланган төркем "Хаҗ-эконом" программасы нигезендә Казан-Мәскәү-Дубай катнаш маршруты буенча «Аэрофлот» авиакомпаниясе белән оча. Алар Мәккәгә кадәр бөтен шартлары буллган «Мерседес» автобусы белән юлларын дәвам итә.
Агымдагы елда республикадан 1800 кеше «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы әзерләгән Хаҗ-эконом, «Эконом-авиа», «Стандарт» һәм «Комфорт» программалары белән хаҗ кылачак. «Стандарт» программасында милли татар ризыклары белән сыйлау күздә тотыла.
Татарстаннан соңгы төркем хаҗга 15 августта китәчәк. 247 кешедән торган иң зур төркем сәфәргә 11 августта иртәнге сәгать биштә турыдан-туры Казан-Мәдинә авиарейсы белән очачак. Хаҗиларны озатып йөрү өчен республикадан 20 табиб барачак. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы белгечләр бар. Хаҗга баручылар менингит һәм дифтериядән прививкалар ясатты.
Моннан тыш Татарстан мәчетләрендә хаҗга баручылар өчен махсус әзерлек курслары алып барылды. Имамнар булачак хаҗиларны Согуд Гарәбстаны кануннары, хаҗ кылу кагыйдәләре һәм фарызлары белән таныштырды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|