|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2018 Мәдәният
Кызыл Байрак авылында “Сәйдәш аланы” бәйрәме була18 августта 12.00 сәгатьтә Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, данлыклы композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәш аланы” сәнгать бәйрәме үтә. Әлеге бәйрәм беренче мәртәбә Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров инициативасы, Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән 2000 елны үткәрелгән иде. Бәйрәмнең концерт программасы берничә өлешкә бүленгән. Концерт дәвамында Салих Сәйдәшевның иҗаты һәм тормыш юлы яктыртылачак. Кичә программасында түбәндәге җырчылар: Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Биктаһиров, шулай ук Илгиз Закиев һәм Артур Исламов. Камал театрының яшь артистлары Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин, Гүззәл Гюльвердиева да җырлар башкарачак. Ә Татарстанның халык һәм атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм театрның яшь артисты Илнур Закиров шигырь укыячак.
Бәйрәмнең алып баручылары - Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова. Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров җаваплы.
Бәйрәмнең сценарий авторы һәм режиссеры җырчы, Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты, вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиев.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, быел Кызыл Байрак авылына барырга теләүче тамашачылар өчен Казаннан автобус каралмаган.
--- |
Иң күп укылган
|