• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Шәкүр
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник. 8-93-77-73-48-73
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим,Усады Столбище(Аэропорт)якларыннан 89506660021 ват сап)
  • Суган орлыгы сатам. 150 сумнан. Казан. 89003222047
  • Казанда эш эзлим. Офиста яисә текст басучы хезмәтләрен карыйм. Подработка булса да ярый. 89518921231
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • Казанда грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
  • Бэрэнге сатам сорт Гала 1.5 тонна Тел 8908 330 83 01 (Вацап) 89274141015 (вацап)
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник.
  • Узем янына гостинкага татар кызы эзлим.Адель Кутуя, Гвардейскаяга якын.Заселение с 1 апреля.8(906)3215965(Вацап)

 

 
Архив
 

               

24.03.2010 Шоу-бизнес

ЗӨФӘР БИЛАЛОВ БЕЛӘН ЗӘЙНӘП ФӘРХЕТДИНОВА “МӘХӘББӘТ ХАКЫНА”

27, 28, 29 март көннәрендә Казанның УНИКС концертлар залында Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова “Мәхәббәт хакына” программасын тәкъдим итәләр. Татарның иң матур җырчы парын күрми, ишетми калмагыз. Концертлар ял көннәрендә 17 сәгатьтә, эш көннәрендә 18 сәгать 30 минутта башлана.

 

 

 


Матбугат.ру
№ | 24.03.2010
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№38 (40245) / 30.03.2010 00:38:15

Карале,ъ, син кайсы сандык төбендә ятып чыктың соң, гупчем иске приколлар белән тулган синең башың.Шутка юморың аксый, причем ике аякка берьюлы...

№37 (40194) / 29.03.2010 18:00:17

а.б.
пёш кулеш.

№36 (40190) / 29.03.2010 17:25:20

Минем бер генә кычыткан җиремне дә синең таушалган мәзәкләрең баса алмаячак,ъ. Юморыңны көчәйт - сөйләшербез!

№35 (40178) / 29.03.2010 16:26:51

чынлап та бик искә мәзәк Сыңар хәреф! пластинкаңны әйләндер.

№34 (40176) / 29.03.2010 16:23:36

Эченда калмасын айт-айт....син айтмичан булдра алмыйсын шул.
телен кычытадыр.

№33 (40173) / 29.03.2010 15:45:12

...Концертыгызга бардык,бик ошады. Зэйнэп конечно супер!!!!! Но, Зофэр килэчэктэ сине матур-костюм_кулмэктэн чыксан иде жырларга Хэзерге киемен сина бармый. Алар инде куптэн тарайган хэм модадан чыккан. Бэлки шулай яшьрэк куренэм дип уйлыйсындыр,лэкин киресенчэ колке генэ куренэсен Зэйнэп янында. Шундый солидный хатынга андый ир туры килми. Срочно узгэрт имиджынны.Сине бик хормэт итэбез ,упкэлэмэ эйткэнгэ. Концертыгызны карар очен Казанга кадэр килдек!!!!

№32 (40160) / 29.03.2010 10:25:47

ъ, мәзәгең нафталинлы- бер, үзеңнең ни язганыңны үзең аңладыңмы - ике, бу мәзәк бу урында бөтенләй дә туры килми - өч.Бәлки берәр каты җирең бардыр синең,ъ, только миең тирәсендә түгел...

№31 (40086) / 27.03.2010 19:03:17

Дворец съездов поет Зыкина.
орут бииииссс наконец Зыкина говорит
Спосибо товариәи больше не могу.
С первого ряда встает армянин и говорит
Ты не пой,только туда ходи сюда хади не пой дорогая...

№30 (40082) / 27.03.2010 16:21:36

Җил. Сез аңламаган җыр бик мәгънәле. Исән-сау чакта бер - беребезнең хәлен белергә, аралашып яшәргә чакыра. Әгәр дә инде сездә аңлау сәләте юк икән, бик кызганыч. Гомумән, аларның җырлары бик тирән эчтшлекле. Башкару осталыкларына да сүз әйтеп булмый. Татар эстрадасын тәшкил иткән 3 көнлек"йолдызчыклар" үрнәк алырлык матур, талантлы пар алар.

№29 (40080) / 27.03.2010 15:43:45

Бик әйбәт пар.Безгә аларның шәхси тормышы кирәкми, җырласыннар гына.Тик кайбер җырларының мәгнәләре юк,килде-китте җыр җылаганчы,мәсәлән,җир астында юллар юк.Бу яше иллегә җитә торган кеше җырымы соң.Исән чакта күрешик-ул моны кемгә әйтә икән.Хәзер исерекләрдә болай җырламый.Әле ул аны ишетеп калсыннар дип,җиде-сигез кат кабатлый.Башкалар каян аладыр матур җырлар,Болар үзенчә профисионаллар бит инде.Җырчыны күлмәк кенә түгел,җырның текстын дөрес итеп башкаруы матурайта.

№28 (40078) / 27.03.2010 15:08:49

Авылда яшим, шунлыктан озак еллар татар концертларында булырга туры килмәде , бигрәк тә «йолдызлар»
катнашында. Бәхеткә, татар концертларыннан безнең тирәдә аудио-видео язмалар пәйда булды,
һәм мин шуларның берничәсен карау бәхетенә ирештем.Тик, кәефне кырганы шул – концертны
алып баручы дигән кешеләр үзләренә игътибарны артык җәлеп итә. Ягез, кем концертка ике очраклы кешенең
фәлсәфәсен тыңларга дип килә? Тыйнак кына итеп, чираттагы
җырчыны һәм җыр-музыка авторларын игълан итеп тор-сүз юк!
Ә боларның бар белгәне – урынлы-урынсыз шаярту- сүз боткасы
бутап яту! Килешми! Ниндидер, чит-ят , килешсез (сару кайнаткыч!)
гамәлләр безнең сәхнәләргә менеп кунаклаган икән! Мәдәният
министры кая карый?! ?! Бит, сәхнә күрке сәләтле башкаручы, тыйнак алып баручы!

№27 (40000) / 26.03.2010 15:25:46

Илдар Хәкимов Уразовага приставка булга кебек үк приставка түгел инде Зөфәр анысы. Гүзәл бит ире белән кеше янында да нәчәлник булып сөйләшә. Ә монда талантка күрә мөнәсәбәт, анысы да тамашачы тарафыннан. Зәйнәп Зөфәрне ир иткән кебек һәммәбезгә ир тота белергә кирәк. Малайлары, бизнесы, шәһәр үзәгендә фатиры...состоявшийся мужчина.Зәйнәпне тормышындагы иң мөһим кеше итеп танып юл куймаса, күптән опера театрында солист булыр иде.

№26 (39999) / 26.03.2010 15:19:42

Җырласыннар гына инде, күлмәге черт с ним. Хәзергеләр бит җырлый белми. Спонсор акчасына тектергән күлмәкне күрсәтер өчен генә сәхнәгә чыгучылар күп. Ә болар җырлый белә, сезнең кайберләрегез бик матур итеп киенә беләдер. Анысы тоже ярый торган эш.Бәлки матур киенүегездән тәм табасыздыр. Алар җырлаудан тәм таба. Менә. Шул гына иде.

№25 (39996) / 26.03.2010 14:48:33

Тыштан ялтырап,эчтән калтырап,хәзер гөмбә кебек үрчеп торган, "йолдызланып" йөрүче тавышсыз-моңсыз җырлаучылар белән Зәйнәп-Зөфәр арасында уртаклыкның булуы да мөмкин түгел!Аларның чын җырчылар булуын күңелгә сеңеп калып,еллар буена без юлдаш итеп килүче бай репертуарлары раслый.Урсал тауда,Туган нигез,Авылым хатирәсе,Вальс,Туган якның китмәс кошлары без,Авылыма,Балаларга фатыйха,Ярату...Саный китсәң -күп инде алар тудырган җырлар.Тышкы формага,компьютерлаштырылган салкын музыкага өстенлек бирми алар,чөнки табигый моңнары,гаҗәеп дәрәҗәдә эшләү сәләте,югары зәвыкь бар аларда.Гади табигать балалары булып калалар.Шулай дәвам итсеннәр!

№24 (39995) / 26.03.2010 14:00:36

сорау бар
Зәйнәпкә генә бирәм.

№23 (39991) / 26.03.2010 11:08:43

Мансурга. Зәвыклы киенер өчен билет бәясенең күп булуы кирәкми ул. анары - театрлар дәүләт акчасына яши, җырчылар үзләре эшләп тапкан акчага.

№22 (39990) / 26.03.2010 11:06:16

Фантом, сез кайсы модельерда яки кайсы кәттә бутикта киенәсез. Адресын яза алмассызмы...

№21 (39987) / 26.03.2010 10:11:56

Сүрәттә татар эстрадасының иң матур "пар күгәрчене".
Шайтан алгыры, үзебезнекеләрне Лионтьев кебек карачкыга әйләндерәсегез киләмени? Андыйлар да бар бит,карагыз шуларны, без, алла боерса җыр тыңларбыз,чын матурлыкка сокланырбыз.

№20 (39986) / 26.03.2010 10:10:29

WWW, Солы капчыгы кигәннәрне кемнең күрәсе килер икән... Алар бит театрлар кебек 150-200 сумлык тамаша күрсәтеп йөрмиләр, сценография чыгымнары да театрныкы белән чагыштырмасыз. Миңа ни..., үзләренә ошагач, йөрсеннәр лә. Ошатмаучы бер Мансур гына түгел - шунысы бит әле аның проблема чыгара.

№19 (39985) / 26.03.2010 10:01:04

Зәйнәп гомер буе киенә белмәде анысы, үз яшенә яраклы кием киү башына да килми. Мансур абый дөрес әйтә.

№18 (39980) / 26.03.2010 09:34:04

Мансур иптәш,оренбург театры ничә килде инде Казанга, артистлары бетле базардан киенгән кебек. Чүт-чүтләрдән үзгәрүне бәлки үз театрыгыздан башларсыз, Сезне анда эшли дип беләбез, гел-гел мактап язасыз бит. Кемнең моңы юк - шуңа күлмәк мөхим,ә мондый матурларга солы капчыгы да килешә. Үзебезнекеләр, Татарстанныкылар, килмешәкләр түгел, шөкер.

№17 (39978) / 26.03.2010 09:21:50

Бу костюмнар Аюпова придумкасыдыр инде. Ул хыялыйга инопланетяннар киендерергэ генэ бит инде. Зофэр дэ Зэйнэп тэ чын музыкантлар. Толкунова гомер буена сэхнэгэ чэченэ мэржэннэр тагып чыкты. Модадан артта калган диюче булмады.

№16 (39976) / 26.03.2010 08:38:05

Зәйнәп-зәйнәп карадылар - йота алмадылар әле. Молодец, Зәйнәп! Зөфәре Зәйнәпкә приставка инде еллар дәвамында. Нишлисең, һәркемнең - талантына күрә үз урыны.

№15 (39972) / 25.03.2010 23:27:21

Сәнгать нәкъ әнә шул "чүт-чүт"ләрдән җыйнала инде ул! Кешечә, берәр дизайнер-имиджмейкер ярдәменә мөрәҗәгать итеп булмый микәнни... "Йолдызлар" чутында йөргән кешеләргә болай ярамый инде, әйтсәң-әйтмәсәң!

№14 (39961) / 25.03.2010 21:16:56

Зәйнәптәге моң һәм талант сокландыра. Өстедәге чүпрәк-чапрак белән түгел, табигый матурлыгы белән тамашачыны ничә дистә ел үзенә тартып тора ул. Афәрин!

№13 (39956) / 25.03.2010 20:56:56

Зайнап была и остается как есть неоптесанной.

№12 (39950) / 25.03.2010 20:36:13

тапканнар бәйләнер нәрсә! ир исемен күтәреп йөрисез инде,оялмыйча!

№11 (39948) / 25.03.2010 19:54:13

Чынлап та, Зөфәрнекедәй чәч күптән модадан чыкты.Кыскартсаң, коерыксыз әтәч сыман булып калачак, Зәйнәбе кырында.Ахры, монда бик яхшы белгеч кирәк, парлы(егет-кыз, ир-хатын) җырчыларны киендерү өчен.
Аннан соң:
- Нишләп билет бәяләре шулай арта? - дип зарланмагыз!

№10 (39947) / 25.03.2010 19:49:06

Зөфәрнең бу сачы (ишәк койрыгы дисәң дә була)турында Матбугат ру га язган идем,берничә аө элек-әллә укымаган,әллә укып та игнорировать итә.Ямьсез бит инде ни генә әйтсәң дә-әй килешми дә 40ны узган муҗикка.Үзе аңламаса аңламасын,Зәйнәп син әйтеп кара әле,нармалны маҗик булса сине тыңларга тиеш.Уфф үләәәм!!!

№9 (39946) / 25.03.2010 18:50:08

ярар зәйнәбенә сүз әйтерлек түгел дә ди инде анысы..ну менә карагыз сез зөфәрне: нинди чәч анда, соң ул мода әллә кайчан бетте һәм дә арттагы озын чәч гүпчи дә килешми үзенә, неужели шуны әйтүче юк?! и канса кансув, нормальный мужик булып чыгарга кайчан өйрәнер инде бу татар артистлары?! шаккатам.

кстати, зөфәр тагы женски блузка кигән!

№8 (39945) / 25.03.2010 18:28:22

Зәйнәптә чын татарча, ясалган плассмас чәч такмаган, артыгын кыланмаган матурлык. Күлмәкләре кызылрак кызылын, но сәхнәдән башкача күренәчәк ул, матур булып. Артист күлмәкне карточкага матур төшсен дип кенә түгел, 22 рәттән матур күренсен дип тә тектерә. Ярата идем гә. Яратсаң яшь булган өчен генә яратма, моң өчен ярат. Һәр яшҗтә кешенең үзенә бер аерым матурлыгы була.

№7 (39891) / 25.03.2010 11:07:29

Зәйнәп белән Зөфәрдәге тырышлыкка исең-акылың китәр!Гомумән,кайдан эзләп табалар да,ничек өйрәнеп,халыкка җиткереп бетерәләр диген.Зәйнәп башкаруында "Ярату" дигән җырны тыңлаганда,сөйгән ярлар күз алдына килеп баса.Реклама ясый димәгез,ләкин бу конwертка барсагыз -үкенмәссез!

№6 (39857) / 24.03.2010 21:51:44

Матурлар көрән төс яратмый...
Вообще-то, сез җыр тыңларга барасыздыр бит?!

№5 (39855) / 24.03.2010 21:45:17

Аптырамагыз, әлегә безнең интернетта фото(рәсем) ямьсез.Берзаман, матурайтырлар әле.

№4 (39854) / 24.03.2010 21:39:14

ииииии, шунын кадэр узгэрер икэн кеше! икесе дэ нинди чибэрлэр, яктылар иде. эллэ бу фотода шулай ямез чыкканнар. НО, ужас бит бу. абау!

№3 (39821) / 24.03.2010 15:00:03

Минга Зуфар жалко.

№2 (39813) / 24.03.2010 14:18:42

Хата киткән бит. Зәйнәп белән Зөфәр - Татарстанның халык артистлары.

№1 (39784) / 24.03.2010 11:00:59

Menä icmasam, äybät äytelgän - mäxäbbät xaqynda!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik