|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2018 Фаҗига
Яшел Үзәндәге фаҗигале юл һәлакәте турында өстәмә мәгълүмат барлыкка килде (ФОТО)
Яшел Үзән янында ике кеше һәлак булган авария турында өстәмә мәгълүматлар барлыкка килде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. “Татар-информ” Яшел Үзән янында өч машина – “БМВ”, “Лада” һәм “Хендэ” автомобильләре бәрелешү турында хәбәр иткән иде.
Әйшә авылы янында җитди юл һәлакәте турында хәбәр экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына иртән килә.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән - Казан юлының 108 чакрымында өч җиңел машина бәрелешкән. Бәрелешү сәбәпле, машиналар юл астына төшеп киткән.
Юл фаҗигасендә 29 яшьлек “БМВ” йөртүчесе һәм “Лада” руле артындагы 61 яшьлек ир-ат һәлак булган. “Хендэ” автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе һәм 31 яшьлек пассажир ханым төрле җәрәхәтләр алган, алары "Ашыгыч ярдәм" машинасында Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр.
Һәлакәт урынына килгән 2нче эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын сүндергән, автомобильләрнең ишекләрен ачып салоннан зыян күрүчеләрне чыгарган.
--- |
Иң күп укылган
|